16+

Озаклап сөйләшергә вакыты юк аның – тизрәк грейдерына йөгерә

Авылда табигать кочагында тәгәрәп үскән балаларның, әти-әниләре һәм авылдашлары үрнәгендә, җир белән бәйле хезмәтләргә күңел багълавы гадәти хәл.

Озаклап сөйләшергә вакыты юк аның – тизрәк грейдерына йөгерә

Авылда табигать кочагында тәгәрәп үскән балаларның, әти-әниләре һәм авылдашлары үрнәгендә, җир белән бәйле хезмәтләргә күңел багълавы гадәти хәл.

Әлки районының Алпар авылында дөньяга аваз салган Рамил Шакиров та мәктәптә укыганда ук тракторчы һөнәрен сайлый һәм шушы һөнәренә бүгенгәчә тугърылык саклый. Инде 34 ел автогрейдерчы булып эшли ул. Җәен  асфальт җәя, ә кышын юлларны кардан чистарта. Казанның әле бер, әле икенче урамында очратырга мөмкин аны.
– Белемем буенча мин – механизатор. Армиягә киткәнче дә, армиядән кайткач та “Алпар” совхозында эшләдем, К-700 тракторын йөрттем. Игеннән бушаган кырларны туңга сөргәндә тарала торган туфракның һәм камылның тәмле исен гомер онытырлык түгел. Армия хезмәтен Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә уздым. Ул шәһәр күз ачкысыз җилләре белән истә калды, – дип, яшьлек хатирәләрен барлап, башлады сүзен Рамил.

Грейдерчы булып китүенең дә серен чиште.
 – Миңа 24 яшь, яңа гына өйләнгән мәл. Төзелештә эшләп йөрим. Бервакыт әтинең бертуган энесе Мөнип абый үз янына эшкә чакырды. Ул безнең “Трест”та баш механик булып эшли иде. Шулай итеп, хатынны асфальт заводына лаборант, мине грейдерчы итеп урнаштырды. Һәм менә 34 ел буе биредә эшлим. Шушы дәвердә оешмабыз берничә тапкыр исемен үзгәртте. Хәзер ул “Трансстрой” дип атала”, – ди ул.
 Рамил Шакировны Казанның Мөштәри урамында эшләп йөргән вакытында очраттык. Безнең белән сөйләшкәндә дә тракторыннан күзен алмый, әле бер, әле икенче җирен тикшереп куя. Тимер җене кагылган икән моңа да.
 – Техниканы хатыныңны яраткан кебек яратасың, ахырысы, – дим, шаяртып.
Рамил сүзне җитди кабул итте.

– Грейдер – үзенчәлекле, күпфункцияле машина. Техниканы вакытында майларга, кысасы җирен кысарга, карап торырга кирәк. Дөрес, хатынны яраткан кебек яратырга кирәк техниканы. Әгәр игътибарыңны киметсәң, ул эшләмәскә дә мөмкин. Ярату хисен тимер дә сизә, – ди әңгәмәдәшем.
 – Алмашка яшьләр бармы соң?
 – Хәзер яшьләнең мондый авыр техникага исләре китми. Грейдерларда күбесенчә өлкәнрәк буын эшли. Яшьләр җиңел генә акча юнәтергә тели. Без хезмәттә кайнап үстек, эштән курыкмыйбыз. Яшьләр дә эшнең җиңелен сайланмасыннар, һәр эштән тәҗрибә туплап үрләр яуласыннар иде - ди Рамил.
Хезмәттәшләре аны бик хөрмәт итә. “Беркайчан каршы килми, бик ярдәмчел, үз эшенең чын остасы”, - диләр.

 Без әңгәмә корган вакытта яныбызга Казанның “Горводзеленхоз” тресты вәкилләре килеп туктады.

– “Буран” операциясе игълан ителде. Казанның үзәк урамнары юлларын кардан арындырырга башка предприятиеләр эшчеләре дә җәлеп ителде. Безгә нәкъ менә Рамилне бирүләренә сөендек, чөнки ул эшен җиренә җиткереп, тырышып эшли. Аның кебек уңган грейдерчыларны башка белмим мин, - ди “Горводзеленхоз” трестының Вахит районы буенча участок башлыгы Гөлсинур Насыйбуллина.
Рамил тормыш иптәше Раилә белән бер ул һәм бер кыз үстергән. Бүген өч оныклары бар. Рамил әле ул оста гармунчы да.

Гармун ул шифалы дару шикелле. Гармун моңы үзеңнең дә һәм башкаларның да күңел кылларын тибрәндерә. Бәйрәмнәрдә яки эштән арып, хәл җыйганда кулларыма гармун алам. Берничә көй башкаруга, тәнгә куәт кайта. Ләкин, тормышта иң мөһиме-гаилә һәм хезмәт. Гаиләңдә бер-береңне хөрмәт итеп, балаларыңның үсүенә һәм тормышларына сөенеп яшәсәң, бу үзе-бәхет. Нинди һөнәр иясе булсаң да, эшеңне яратып һәм җаваплылык тоеп башкарырга кирәк. Безне шулай тәрбияләделәр. Инде үзем пенсиягә якынлашып килгән кеше буларак, яшьләргә эштән һәм җаваплылыктан курыкмаска киңәш итәм, - дип тәмамлады сүзен Рамил Шакиров.
 Озаклап сөйләшергә вакыт юк. “Юлларны чистартырга кирәк”, – дип, грейдерына йөгерде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading