16+

Ярадан хәтта кан да саркымый, бары бәхетсезлек исе аңкый

Үзенең кияүгә чыкмаган көе балага узуын ничекләр хәбәр итәргә дип куркып йөргән Алияне әнисе тиз тынычландырды:

Ярадан хәтта кан да саркымый, бары бәхетсезлек исе аңкый

Үзенең кияүгә чыкмаган көе балага узуын ничекләр хәбәр итәргә дип куркып йөргән Алияне әнисе тиз тынычландырды:

– Әй, балам! Аптырама! Өйләнер, беркая да китмәс, - диде.
Шулай булды да! Алиянең бәби көтү хәбәреннән күзләре шардай булып шундук табан ялтыраткан Марсель, көннәрнең берендә: “Ялгышканмын, кичер, бергә булыйк! Баланы табасың! Чык миңа кияүгә!” – дип килеп җитмәсенме?! Алиянең үз хәле хәл булган мизгелләр, егетнең ничек шулай җиңел генә кире уйлавын аңлап, төшенеп тормады да. Күңеле болганып, укшып изаланды...

Йоласын йолалап, Марсель әти-әнисе белән кул сорарга килде, Алияләрдә тыйнак кына никах мәҗлесе узды, аннан соң егет ягында туй гөрләде. Ап-ак туй күлмәгеннән кабарып күренеп торган корсаклы кәләшкә гаҗәпләнә торган заман түгел бит... Килгән кунаклар “Икегез дә пар килгәнсез, тигез гомер итегез!”не җырладылар да, рәхәтләнеп сыйланып таралдылар.

Тупырдап торган малай алып кайтты Алия! Иреннән зарланырлык түгел, аңлашып, тату яшәгән кебек. Көннәр буе эшләп арып кайткан Марселенә баласын тоттырмый, ял иттерә. Тәмле ашата, назын да, игътибарын да кызганмады иренә. 

Тормышта кояшлы матур көнне ямьсезли торган усал җилләр искәләп куя шул кайчак. Ул җилләрнең салкынын сизде Алия. Ир дигәне гел “эштә” була башлады. Гадәттәгедән соңрак кайта, ял көннәрендә дә эшли. Моңарчы матур сүзләр ишеткәләсә, инде кырын караштан башкасы юк. “Йөридер, читтә кемедер бар”, дигән уйга гына урын калды.

Әнә шундый шикле уйлары белән әнисе янына кайтты Алия. “Дөресен бик тиз  белеп була, без капчыкты ятмый ул, кызым, иртәгә бер урынга барып кайтам да, аннан соң барысын да хәл итәрбез”, - дип, кабат җиңел генә тынычландырды кызын әни кеше.

Таңнан торып каядыр барып кайткан әнисе кош тоткандай балкып килеп керде өйгә.
- Алия, бүген үк ирең янына кайт! Өйдән куа дип уйлый күрмә, гаилә җылысын саклар өчен үзең өйдә булырга кирәк! - диде дә, зур гына сумка тартып чыгарып, киявенә күчтәнәчләр тутыра башлады.

Куркып кына өй ишеген ачып кергән Алияне Марселе бер кочак кызыл розалар белән каршы алды. Гаҗәпләнерлек иде бу күренеш: ни шатланырга, ни шикләнергә белмәслек, аптыраш... 
- Әбигә шалтыраткан идем, сезне киттеләр диде. Үзем кайтып алган булыр идем, ник хәбәр итмәдең, әнисе, - дип улын сөеп-назлап, өскә чөеп уйный да башлады Марсель. 

Шулай итеп, бу юлы да яшь гаиләдәге әллә нинди аңлашылмаучанлык җиңел генә чишелде дә куйды. Яшәү дәверендә мондый катлаулы чорларны әллә ничә тапкыр кичерергә туры килде аларга. Алия үзенең борчуын әнисенә сөйләве була, ничектер бар да җайлана да куя иде...
Еллар уза торды. Көннәрнең берендә, Алия әнисенең авыруы турында яман хәбәр алды. Җыенды да, шундук юлга кузгалды. Очып кайтты әнисе янына. Чыннан да, хәлләре начар иде ана кешенең.

- Кызым, миңа китәр сәгать сукты. Елама! Инде бернишләп тә булмый. Роза түти әллә ничә тапкыр үлем тырнагыннан коткарып калды инде мине, тик бу юлы көчем җитмәс диде. Шуның өчен савыгуга өмет юк. 
Шуннан соң Алиягә Роза түтинең кемлеген сөйләп бирде. Тормышында нинди генә катлаулы очрак килеп чыкса да, аңа мөрәҗәгать итәргә кушты. Ул, һичшиксез, булышачак, диде.
- Әни, юкны сөйләмә инде... - дигән иде Алия.
- Бер дә юк нәрсә сөйләмим, моңарчы иреңне сиңа шул Роза түти генә каратып тотты, юкса сезнең юллар күптәннән аерылган булыр иде инде. Хәер, ул юллар кушылырга тиеш түгел иде, Роза түтәң генә ялгап куйды.

Әнисенең бу сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белми аптырап калды Алия. Үлем алдыннан саташуыдыр дип юрады. 

Озакламый әнисен югалтты Алия... Мәрхүмәнең ашларын уздырып җибәреп, югалту ачылары бераз гына басыла төшеп, күзләреннән яшьләр кипкәч кенә, үлем түшәгендә әнисе әйткән сүзләрнең чынлыгына төшенде. Көн уйланды, төн уйланды... Марселе аның янында бары бозым ясау юлы белән генә яши икән ләбаса! Яратмый... Ниндидер кара көчләр ярдәмендә генә яши...

Авыр, бик авыр булды Алиягә моны белү. Ул бөтенләй югалып калды. Мәрхүмә әнисенә ачуланыргамы аңа хәзер?! Алга таба ничек яшәргә? Ничек үзеңне яратмаган кеше белән гомер итәргә? Үзен генә түгел, Марселен дә бәхетсез итә түгелме соң?! Татлы ялганнарга уралган бәхетле елларыннан зур сәлам алды шул Алия: бүгенге ачы хакыйкать аның бәгырен сызып үтте. Ә иң яманы: ул ярадан хәтта кан да саркымый, бары ниндидер бәхетсезлек исе аңкып тора.

Клара Яфизова,
Түбән Кама.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading