16+

Ә балы бик тәмле иде

Күршем күчтәнәчкә яңа суырткан бал керткән. Йоклар алдыннан тәмләп, тирләп-пешеп шул бал белән чәй эчеп йокларга яттым. Күземә бер дә йокы керми, яңа суырткан бал белән бәйле истәлекләр искә төшә.

Ә балы бик тәмле иде

Күршем күчтәнәчкә яңа суырткан бал керткән. Йоклар алдыннан тәмләп, тирләп-пешеп шул бал белән чәй эчеп йокларга яттым. Күземә бер дә йокы керми, яңа суырткан бал белән бәйле истәлекләр искә төшә.

Кечкенә сеңлем бик зәгыйфь булып туды. Табиблар аңа рахит диагнозы куйды. Әни елына берничә тапкыр аның белән хастаханәгә кереп ята иде. Бер тапкыр ятуларында әти энекәшем белән мине дә аларның хәлен белергә алып барды. Ат арбасына түшәлгән печән астына кечкенә кәстрүл белән яңа суырткан сыек бал яшереп куйды. Без, бала-чага, андый нәрсәне тиз күрәбез бит. Күчтәнәчкә дип алып кайткан инде ул аны. 60 нчы елларда хәзерге кебек авылда умарта тотучылар күп түгел, бал чыннан да кадерле күчтәнәч иде. Мин ул вакытта мәктәпкә укырга кермәгән, шул алты яшьлек вакыт. Энем үземнән ике яшькә кече. Ат арбасына утырып, күрше авыл хастаханәсенә киттек. Әти алда атны чаптырып бара, безгә борылып карау юк. Без, шуннан файдаланып, печән астындагы теге кәстрүлне тартып чыгардык та, бармагыбызны мана-мана, бал ашарга керештек. Балы тәмле... Әле беребез мана бармагын, әле икенчебез. Сыек балга юлдагы тузан менеп кунаклый. Ул вакытта юлда тузан мамык кебек күпереп тора иде. Транспорт йөрмәгәч, тапталмый бит.
Хастаханәгә барып җиттек. Тәрәзәдән безне күргән әни йөгереп чыкты да безгә күрсәтә-күрсәтә нәрсәдер кычкыра башлады. Алданрак барган әти безгә борылып карагач, аптырап китте. Энекәшем белән минем бөтен битебез кап-кара, тузан балга сыланып каткан. Кулыбызда күчтәнәчкә дигән балдан бушаган кәстрүл. Бал өчен эләккәнме-юкмы, анысын хәтерләмим...
Шул әлеге дә баягы кечкенә сеңлебезнең авыруы тагын да көчәйде. Аяклары кәкрәйде, корсагы бүлтәеп чыкты, күзләре бик зур булды. Өч яшьләрендә идеме икән, без күрше Сара апаларда бәрәңге утыртабыз. Сеңлебез дә үзебез белән. Шул вакыт кинәт аның акырып елаганын ишетеп алдык. Йөгереп барсак, сеңлебезне кортлар уратып алган. Караучы булмагач, бакча башындагы умарта кортлары оясына барган да аларның кереп-чыгып йөри торган тишекләренә бармагын тыккан. Кортлар, ачуланышып, аңа ябырылган. Өч көн буе әни аны кулында гына күтәреп йөрде. Бөтен җире шешенеп беткән мескенемнең, су гына эчереп тордылар. Табиблар, исән калмас, дисәләр дә, шөкер, аягына басты тагы. Һәм иң гаҗәбе - сеңлебез күзгә күренеп сәламәтләнеп китте. Шул бал кортлары аны авыруыннан коткарды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading