16+

Харап итте ана капиталы...

Подъезд төбендә күптән күрешмәгән күршем белән хәл-әхвәл сорашып торганда, суд приставлары әңгәмәбезне бүлде: - Икенче подъездда яшәүче Рәшит Нәсиховичны беләсезме? - дигән сорауларына мин җавап бирергә өлгергәнче, күршем Дамирә: - Ә, теге, өендәге суыткычларына кадәр ватып-җимереп чыгарып аткан юләрме?! - дип сорауларына сорау белән җавап бирде. Приставлар белән бергә булган...

Харап итте ана капиталы...

Подъезд төбендә күптән күрешмәгән күршем белән хәл-әхвәл сорашып торганда, суд приставлары әңгәмәбезне бүлде: - Икенче подъездда яшәүче Рәшит Нәсиховичны беләсезме? - дигән сорауларына мин җавап бирергә өлгергәнче, күршем Дамирә: - Ә, теге, өендәге суыткычларына кадәр ватып-җимереп чыгарып аткан юләрме?! - дип сорауларына сорау белән җавап бирде. Приставлар белән бергә булган...

Подъезд төбендә күптән күрешмәгән күршем белән хәл-әхвәл сорашып торганда, суд приставлары әңгәмәбезне бүлде:
- Икенче подъездда яшәүче Рәшит Нәсиховичны беләсезме? - дигән сорауларына мин җавап бирергә өлгергәнче, күршем Дамирә:
- Ә, теге, өендәге суыткычларына кадәр ватып-җимереп чыгарып аткан юләрме?! - дип сорауларына сорау белән җавап бирде.
Приставлар белән бергә булган бик борчулы кыяфәтле озын буйлы, яшь чибәр ханым:
- Әйе, нәкъ шул кеше турында сорыйлар, - диде безгә.
- Менә бу машинаны күрәсезме, сезнең күз алдында аны ачып карыйбыз, - дип сүзен дәвам итте пристав ханым. Аны ачкыч белән ачып торасы да юк иде, ул бикләнмәгән килеш калдырылып киткән. Минем берни аңламый аптырап торуыма теге яшь ханым ачыклык кертте. Лилия белән Рәшит аерылышканнар, милекне бүлгәндә машина ике бала белән калган хатынга тиеш табыла. Тик ир дигәнең башта машина документларын бирми аптырата, аннары приставлар килеп тинтерәтә башлагач, машинаны ачык килеш ишегалдында калдыра да каядыр кача.
Әмма мине бу вакыйгаларда иң шаккатырганы ул булмады. Чарасызлыктан гаҗизләнгән, тәмам арыган ханым сүзен дәвам итте:
- Безне шул капитал харап итте дә инде, эх, вакытны кире әйләндереп булса...
Хәлләр болайрак була. Лилия эш урыныннан ипотека буенча өч бүлмәле фатир ала. Мондый иркенлеккә тиенгән гаилә сөенечтән нишләргә дә белми. Беренче кызларына иптәшкә малай да алып кайталар. Икенче бала тугач бирелгән капиталны ике дә уйлап тормый фатир бурычын түләүгә тоталар. Тик дөнья түгәрәк дип куанып озак яшәргә язмый, ир дигәнең, гаиләсенә суынып, соңга калгалап кайтып йөри башлый. Озакламый Лилиягә «яраткан кешесен» табуы турында сөйли. Шул көннән соң көн дә өйдә тавыш-гауга, ватыш-җимереш китә. Рәшит йорттагы бөтен җиһазларны, хәтта суыткычны да ватып-җимереп, чүплеккә чыгарып ата. Бу хәлләрне күреп яшәгән балаларның халәтен, әлбәттә, аңлау кыен түгелдер. Тик ир дигәнең моның белән генә чикләнми, ике баласы белән яңа «мәхәббәтен» алып кайтып: «Бу йортта минем өлеш тә бар!» - дип яши башлый. Лилия бу хурлыкка чыдый алмый, ике баласын алып, туганнарына чыгып китә. Ә Лилиянең капиталны гаепләвенең сәбәбе шунда: ана капиталы фатир сатып алганда бурыч өчен тотылган очракта, сатып алынасы фатир шәхси милек итеп документлаштырыла һәм һәр гаилә әгъзасының үз өлеше була. Ягъни әлеге фатирда һәркемгә дүрттән бер өлеш тиеш булып чыга.
Ә икенче бер капитал белән бәйле вакыйга мине тагын да тетрәндерде. Танышым Алсу кияүгә чыкмый гына малай тапкан иде. Еш кына салгалап кәеф-сафа корып йөргән яшь ханымның балада гаме булмады. Шуңа күрә бала белән бәйле бөтен мәшәкатьләр Алсуның әнисе Әминә апа өстенә төште. Улы мәктәптә укый башлагач, Алсу икенчесен табарга һәм кияүгә чыгарга җыена икән дигән сүзләр йөрде. Чыннан да, озакламый Алсу кыз бала табып, ире белән яши башлады. Кызы, ниһаять, акылга утыра бугай дип шатланып йөргән Әминә апа, капиталга кушып, фатир өчен кредит алды. Алсу ире һәм кызы белән Юдинодан фатир алып аерым яши башлыйлар. Тик бәхет дигәнең озакка сузылмый. Анда күченеп киткәч, Алсу ире белән салгалап йөри башлый, балада да гаме калмый. Ә ир дигәнең баланың әтисе булып чыкмый. Ул бары, ана капиталын кулга төшерү өчен, Алсу белән бергә корылган планның бер герое гына икән. Алсуның ир дигәне аны ташлап, иптәш кызына чыгып китә. Шулай итеп, дүртенче дистәсен ваклаган ханым тагын баткаклыкка кереп чума: Алсу аналык хокукларыннан мәхрүм ителә, кызы балалар йортына озатыла. Ә кызы күрсәткәннәрдән шактый сәламәтлеге какшаган, фатир өчен кредит түләүче пенсиядәге Әлфия ханымның оныгы өчен йөрәге әрнесә дә, анысын да үз өстенә ала алмый.
Боларга охшаш ана капиталы белән бәйле гыйбрәтле хәлләр көн дә диярлек очрап тора. Әле май аенда гына Казанда булган тумаган сабыйларга туу турында таныклык юнәтеп акча эшләүчеләр турындагы хәлләр дә шаккатырды. Бездә шулай бит: яхшы нәрсәне явыз максатта кулланучылар хәзер табыла. Юньлесенә башы эшләмәгән юньсезләр законнан да, Алладан да, кеше күз яшеннән дә курыкмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading