Шәһри Казан
16+

4 октябрь 2012 яңалыклары

  • 4 октябрь 2012 - 10:40
    Телефоннарга һөҗүм
    Кәрәзле телефоннар заманасында яши башлау белән аферистларның эшчәнлек мәйданнары нык киңәйде. Кара-каршы очрашу вакытында күзгә төтен җибәрүгә караганда, трубка аша колакка «токмач элү» мең тапкыр җайлырак бит. Нәтиҗәлерәк тә, куркынычсызрак та. Алданган кеше кәкре каенга терәтү остасын үз күзләре белән күрмәгәч, полициягә аны эзләп табу бермә-бер кыенрак. Телефон буенча алдау...
    1185
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:37
    Бушка бирмим, сатып ал!
    Казанда бакчачылык ширкәте әгъзаларыннан белешмәләр өчен акча каерып утырган рәисне хөкем итәчәкләр. «КМПО» ААҖ коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте рәисе 63 яшьлек Валерий Морозов кешеләрдән ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерү фаразлавынча, шушы елның 31 июлендә аңа бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, үзенең шушы бакчачылык әгъзасы булуы һәм үз җир кишәрлеген бакча культуралары үстерү...
    1123
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:33
    Ятимнәргә фатирны арендага бирәләр
    Ятим балаларга фатир бирү тәртибе үзгәрәчәк. Хәзер аны ятимнәргә 5 елга найм нигезендә махсуслаштырылган торак итеп тә бирәчәкләр.
    871
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:31
    Оренбург белән ике арада дуслык күпере ныгый
    М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры белән камаллылар арасында дуслык күпере инде күптәннән салынды. Шулай да аларның гастрольләргә килмәгәненә 7 ел вакыт узган. Алар үзләренең 157 нче сезоннарын ачып җибәрде. Ачылу тантанасында ел саен шәһәр мэры да катнаша икән. Коллектив 16-21 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чыгыш ясарга...
    875
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:30
    «Балалар Россиядә калырга тиеш»
    Казанда Россия төбәкләрендәге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең VI Бөтенроссия съезды узды.
    721
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:26
    Сакланганны саклармын, дигән...
    Дөньядагы иң хәвефле дип саналган спорт төрләре исемлеген беләсезме? Әлеге исемлеккә иң күп үлем очраклары теркәлгән экстремаль 10 спорт төре кертелгән.
    908
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:23
    «ЛУЖНИКИ» иң кыйммәтле һәм иң зур стадион булачак
    Кайсы этап матчларын кабул итәчәгебез әле тәгаен билгеле булмаса да, хәзер инде футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннарының бездә узачагы турында күкрәк киереп сөйли алабыз. Казан Мундиальне кабул итәчәк Россия шәһәрләренең ахыргы исемлегенә керде. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, зур футбол бәйрәме илнең 11 шәһәрендә, 12 стадионда узачак. Мәскәүдә чемпионатны берьюлы...
    716
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:19
    Шәп футболчы булуга караганда, яхшы кеше булу мөһимрәк
    Соңгы берничә елда дөньяның иң яхшы футболчысы исемен йөрткән Испаниянең «Барселона» һәм Аргентина җыелма командалары уенчысы Лионель Месси шундый фикердә.
    790
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:13
    Данлыклы тренерлар яшь чакта нинди булган?
    Быел хоккей һәм волейбол буенча Россия җыелма командаларының исемен бөтен дөньяга данлаган бөек тренерларның икесенең дә язмышлары Татарстан белән бәйле. 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасында җиңү яулаган совет волейболчыларының батырлыгын 32 еллык тәнәфестән соң яңа Россия тарихында кабатлый алган остаз Владимир Алекно, белгәнебезчә, Казан «Зенит»ының баш остазы. Хоккей буенча ил җыелмасын...
    766
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:08
    Мәскәүдә тагын «шарт!»
    Без инде ул шартлауларга, атышуларга күнегеп барабыз бугай. Мәгълүм бер әйтемдәгечә: «Минем өем кырыйда...» - миңа гына кагылмасын, ә калганы нигә шунда асты-өскә килми, янәсе. Дөрес, бу юлы бернинди теракт та, заказлы үтерү дә булмаган. 30 сентябрь көнне Мәскәүдә туй кортежыннан аларны узарга теләүче машиналарга атканнар. Моны күрүчеләр полиция чакырганнар,...
    782
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:05
    Асфальтка газета җәеп, күпме намаз укырга була?
    Храм һәм часовнялар саны 2011 елның гыйнвар аенда бирелгән мәгълүмат буенча Мәскәү епархиясендә 837 данәгә җиткән. Шуларның 271ендә йолалар даими рәвештә алып барыла. Мәскәү һәм Бөтенроссия Патриархы Кирилл: «Бу санны ким дигәндә 600 данәгә җиткерергә кирәк», - дип чыгыш ясый ул чакны. Хәзер Мәскәүдә Сергей Собянинның җиңел кулы белән 200...
    879
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 10:00
    «Кайгы-шатлыкларымны бүлешергә яратмыйм»
    Рафил сәхнәдә генә түгел, үзара сөйләшкәндә дә һәркемне авызына каратып тота белә. Юкка гына аңа Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрына килүгә режиссер Ринат Әюпов Р.Батулланың «Бичаракай» спектаклендә - Сукыр малай, «Сак-Сок»та - Сок, «Галиябану»да - Биктимер, «Башмагым»да - Вафа һәм башка күп рольләр тапшырмагандыр. Соңгы вакытта Рафил ГАЛИМУЛЛИН,...
    785
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 08:24
    Рәхмәтле булыйк
    Изгелек җирдә ятмый, диләр. Без дога кылып, изге теләк теләп, Аллаһы Тәгаләдән нәрсә дә булса сораганда, күкләрдә ниләр була икән?
    1692
    0
    0
  • 4 октябрь 2012 - 08:22
    Зина кылган өчен түлисең бар
    Нәҗесләнеп, йөрәк каралса... Бүгенге җәмгыять кешеләре арасында шактый киң таралган яман гамәлләрнең берсе - зина кылу. Өлкән буын вәкилләре сөйләвенә караганда, элек авылга бер исерек, бер фахишә булса, аларны ачуланып, тискәре яктан гына искә алып сөйлиләр иде. Бүген исә шушы начар гадәтләр яшәешебезнең бер нормасына әверелде. Кайберәүләрнең «йөрешүләре», җилдән бала...
    8374
    1
    4
  • 4 октябрь 2012 - 08:20
    Мунчага печән кыстырып килегез
    Мунчаны кем генә яратмый икән?! Дөрес итеп мунча керә белгәндә, ул ял иттереп кенә калмый, сәламәтлегеңне дә ныгыта, яшәртә дә. Боларның барысына да ирешү өчен мунча керү тәртибен белү кирәк. Ә аның турында без мунчачы Валентин ЧУБУКОВтан сораштык.
    1839
    0
    1
Реклама