Шәһри Казан
16+

9 октябрь 2012 яңалыклары

  • 9 октябрь 2012 - 07:35
    Чүплибез дә җыештырабыз, ватабыз да төзәтәбез
    Казанда 10 октябрьдән санитар чистарту ункөнлеге башлана, 20 октябрьдә - гомумшәһәр өмәсе.
    763
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 07:31
    Качып котыла алмыйлар
    5 октябрьдә Россия эчке эшләр органнарында оператив эзләү идарәсе оешканга 94 ел тулды. Бу бүлектә эшләүчеләр инде күп еллар җинаятьчелеккә каршы көрәштә алгы сафта баралар. Җинаятьчеләрне эзләүдә һәм аларны кулга алуда турыдан-туры эш итәләр.
    982
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 07:30
    Организмга йод җитмәсә...
    Ил буенча халыкның 40 процентына йод җитми. Ә йод кытлыгы күп авырулар килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Бу - калкансыман биз авыруы. Шулай ук акыл ягыннан зәгыйфьлелек, тәбәнәк буйлылык, эшкә сәләтлелекнең кимүе һ.б. да организмга йод җитмәү аркасында була ала.
    1233
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 07:28
    ТУУГА, САЛКЫН СУ АСТЫНА
    «Исәнмесез, «Шәһри Казан» редакциясе! Минем өч яшьлек улым бар. Бер ел элек аны балалар бакчасына бирдем. Шуннан бирле авырый башлады ул һәм әле дә шул ук хәл күзәтелә. Инде терелеп бетеп, яңадан бакчага гына барабыз, икенче көнне тагын мышык-мышык кайтып керә. Нинди хәлдер инде бу, аптырадым. Әллә, организмын ныгыту өчен,...
    1099
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 07:22
    Кошлар нинди машиналарны «ярата»?
    Эт белән мәчеләрдән аермалы буларак, кошлар кече йомышларын контрольдә тотмый, алар, кая җитте - шунда бушанып йөри. Британиянең Halfords сату челтәре экспертлары ачыклаганча, канатлы дусларыбыз күбрәк кызыл төстәге машиналарны пычратырга ярата икән. Икенче урында - зәңгәр машиналар, каралары - өченче урында. Ә менә ак, соры һәм көмешсу төсләрне кошлар бик...
    1173
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 07:14
    Түрәләр дә штраф түләячәк
    Агымдагы елның 1 сентябреннән ЮХИДИ хезмәткәрләре белән җәяүлеләрнең аралашуын билгеләүче яңа документ үз көченә керде. Әлеге документ юлларда килеп чыккан бәхәсле очракларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк дип көтелә.
    816
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 07:11
    Киләчәк буын ягулыгы
    АКШта Tesla Motors компаниясе электромобильләр өчен алты Supercharger дип аталган ягулык салу станциясе ачкан. Әлеге станцияләр кояш энергиясеннән «туклана». Model S машиналарына биредә бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.
    716
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 07:01
    Атлас абый руль бора, үзен хатыны «бора»
    Үзенең машинасын мактамаган, аның кимчелекле якларын ачып салган бер генә кешене булса да күрсәтегез әле миңа. Юк ул андый кеше, булса да, үз туганың яки бик яхшы танышың гына булырга мөмкин. Керпегә дә үз баласы иң йомшагы булган кебек, һәркемгә үз машинасы иң әйбәте, моторлы арбаны һәркайсы дөрес итеп «сайлый...
    798
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 06:59
    Казахларга «Фермер», ә безгә «кукурузник»
    Басуда ашламасыз иген үстерергә маташуның нәрсәгә тиң булуын заманында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Теләче районында алдынгылар слетында гаҗәеп образлы сүзләр белән чагыштырып күрсәткән иде. Ул сүзләр газета форматына бигүк тәңгәл килеп бетмәгәнгә күрә, без инде аны сезгә тәкъдим итеп тормыйбыз. Ә менә Теләче халкы ул чагыштыруны мәңге онытылмаслык итеп...
    737
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 06:57
    Эшмәкәрләр шаулашты
    Узган ункөнлек республика эшмәкәрләре өчен тынгысыз, гаугалы булды. Сәбәбе - кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы кысасында «Социаль бизнес» грантына дәгъва кылучыларның эксперт советының эшеннән канәгатьсезлеге. Эксперт советы 25 октябрь көнне үз эшен башлап, беренче 200 проектны карый һәм финанслау өчен бирелгән акча бетте, дип, үз эшен туктата. Ә...
    702
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 06:55
    Япония пенсионерларын өйдә тотам димә
    Быелгы Өлкәннәр декадасы тәмамланырга да инде бер көн калып бара. Өлкәннәр бәйрәмен үткәрү турындагы карар БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә кабул ителә. Беренчеләрдән булып аны Европада, соңрак исә Америкада, аннан соң гына бөтен дөньяда билгеләп уза башлыйлар. Өлкәннәр көнен Скандинавия илләрендә аеруча киң колачлы итеп үткәрәләр. Бу...
    668
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 06:52
    Сугыш елы балаларына игътибар юк
    Табигатьнең көзенә тәңгәл китереп бездә - Россиядә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү гадәткә кереп китте бит әле. Кемнәр соң алар бүгенге көннең өлкәннәре? Аларның күбесе сугыш еллары балалары.
    845
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 06:50
    НАМУС белән алыш-биреш
    Җир йөзендә әти-әнисенең, әби-бабасының озак яшәвен, онык-оныкчаларын сөеп-яратып, иркәләп-назлауларын күрергә теләмәгән бер генә кеше дә юктыр, дисәм... Ялгышам икән... Бар андый кешеләр. Шул ук вакытта, шөкер, миһербанлы бәндәләр дә юк түгел. Сарман районы Җәлил бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты нәкъ язмамның башында әйтелгән теләкләрне бүлешеп, караучысыз, яклаучысыз калганнарга игътибар һәм...
    768
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 06:48
    Топиари? Монысы нәрсә тагын?
    Хәзерге вакытта топиари сәнгате (инглизчәдән top - биеклек) - агач һәм куакларны геометрик фигуралар һәм башка төрле сыннар ясап кисү ландшафт архитектурасындагы кызыклы юнәлешләрнең берсе булып тора. Хәер, Борынгы Рим бакчаларында да агачларны кисү алымнары югары бәяләнгән. Мәңге яшел агачлардан ул чакта ук корабль, храм, кош-корт, хайван, хатын-кыз һәм ир-ат...
    776
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 06:46
    Картиналарын $900-8500дән
    Шимпанзе Конго - хайваннар арасыннан, мөгаен, иң танылган рәссамнарның берседер. 2005 елда Bonhams аукционында аның өч картинасы барлыгы 14 400 еврога сатыла. Гәрчә аның үзенә бу йолдызлы сәгатькә кадәр яшәү насыйп булмый. Конго 1964 елда 10 яшендә туберкулездан үлә. Сәләтле маймылның эшләрен яратучылар арасында Пабло Пикассо һәм Жоан Миро да...
    721
    0
    0
Реклама