Шәһри Казан
16+

3 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 3 сентябрь 2013 - 10:06
    «Рубин» «Урал»ны тар-мар итте
    Казанлылар ил чемпионатының 7 нче туры кысаларында «Урал» белән очрашты. Корбан Бердыев шәкертләре, чит кырда уйнасалар да, 17 нче минутта ук исәпне ачуга иреште.
    845
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 10:03
    «Халык җырлары якынрак миңа»
    Яшь, әле эстрадада үз исемен тапмаган булуга карамастан, Разил Исмәгыйлов җырлары белән шактый гына тамашачының күңелен яуларга да өлгерде инде. Мин моңа аның чыгышын беренче тапкыр күргәндә үк шаһит булдым. Әле дә хәтерлим, егетне сәхнә түренә кат-кат чакырып җырлата-җырлата алҗытып бетергәннәр иде.
    783
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 10:01
    Су анасын судан эзләмә икән...
    Әгәр белгән булса, юк, дөресрәге, әгәр дә мәгәр Эльвира Ботобаеваны элегрәк күргән булса, танылган Мәскәү скульпторы Владимир Демченко, ике дә уйламыйча, Су анасын ясаганда башка күчергеч эзләп азапланмаган булыр иде.
    835
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:59
    Биредә һәркем үз-үзен сыный
    Моннан 8 ел элек Алабуга музей-тыюлыгында заманча рәсем сәнгате буенча беренче Бөтенроссия симпозиумы үткәргәндә оештыручылары аны шулай дәвамлы булыр дип юрадылармы икән? Ел саен бер теманы үзәккә алып («Адәм кабыргасы», «Эпос сулышы», «Тәгәрмәч» һ.б.), этник юнәлештә узучы әлеге арт-проектның быелгысы - VIII Халыкара сәнгать симпозиумы «Мәхәббәт җыры» дигән темага багышланды.
    945
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:57
    Рубль көчсезләнәме, әллә валюта ныгыймы?
    Бу җәйдә Россиядә доллар курсы - 33 сум, евро курсы исә 44 сум чиген узды. Бу рубльнең көчсезләнүеме, әллә инде валютаның ныгуымы? Экспертларның фикерләре төрле.
    693
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:55
    Ана капиталы тагын да адреслырак була, диләр
    «Российская газета» шушы көннәрдә генә РФ Финанс министрлыгының Хөкүмәткә бюджет чыгымнарын оптимальләштерү проектын юллавын хәбәр итте. Проектта 2016 елдан соң Россиядә ана капиталын түләүне туктату ихтималы да исәпкә алынган.
    591
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:52
    Дәүләт хезмәткәрләрен кыскартыргамы, салым ташламаларын бетерергәме?
    Моңа кадәр канәгатьсез аерым инициатив төркемнәр генә Төньяк Кавказ төбәкләренә федераль бюджет ярдәмен киметергә тәкъдим иткән булса, хәзер бу хакта ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә уйланалар булса кирәк. Һәрхәлдә, Пятигорскида Төньяк Кавказ федераль округын үстерү мәсьәләләренә багышлап күптән түгел узган Хөкүмәт утырышында моның беренче сигналлары сизелде.
    678
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:48
    Шигърият (Мөнҗия Фәссахова)
    Яратам! Мин - кояш, нурларым җиһанны жылыта, Җил белән яхшылык таратам. Яз булып күңелгә ямь өстим. Барысын яратам, яратам! Көннәрем - хакыйкать,төннәрем - әкият, Йөзләгән юллар бар, карасаң. Шатланам, сөенәм, бәхеткә төренәм, Яшәүне яратам, яратам! Йөрәккә ишекләр киң ачык ләбаса, Өр-яңа хисләрне яңартам. Шул матур дөньяның мин нәни бер җаны,...
    1
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:46
    Шигърият (Фирдәвес ЗАРИФ)
    Тәүбә капкалары ябылганда... Тәүбә капкалары ябылганда Кабул булмый, диләр, теләкләр; Иман гына булыр таянырга - Ярдәм итмәс һичбер терәкләр. Тәүбә капкалары ябылганда Үкенечтән аһ-зар агылыр: «Үтте гомер нигә догасыз?» - дип, Күңел үткән көнне сагыныр. Кабул булмас кылган игелекләр, Һәркем савап эзләп тилмерер; Онытылыр байлык, дәрәҗәләр, Җан тынычлык тапмый илерер....
    892
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:43
    Гасырны кичкән тавыш
    Мин бүген яшьлек хатирәләремә кайтып килдем... Бу кем өчен генә кадерле, ләззәтле халәт түгел икән?! Мин дә нык тәэсирләндем, күз алдымнан моннан нәкъ илле ел булган тормыш күренешләре узып китте.
    882
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:42
    Пессимистның – ашказаны, куркакның бөере авырта
    Медицинада психосоматика дигән юнәлеш бар. Ул кешегә хас сыйфатларның авырулар белән бәйлелеген өйрәнә. Психологларның күбесе сәламәтлек кешенең характерына бәйле булуы турында әйтә. Белгечләр фикере буенча, авыруларның сәбәбе менә нәрсәдә икән...
    770
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:40
    Гөмбә сезоны башланды... агуланучылар да бар
    Гөмбә сезоны башланырга да өлгермәде, инде агуланучылар турында да хәбәрләр ишетелә. Гөмбә җыю күпләрнең яраткан шөгыле саналса да, кайвакыт җанга ял бирә торган бу эш куркыныч булып та куя ала шул. Гөмбәнең төрләрен аера белмәү, җыйган вакытта игътибарсызлык, аны дөрес хәзерләмәү ахыр чиратта агулану белән тәмамланырга мөмкин.
    740
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:38
    Нәрсә булды сиңа, тынычлык кошы?
    Казан ишегалларында һәм тротуарларда төркем-төркем күгәрченнәрне очрату гадәти хәл. Бу кошлар чүплек тирәләрен дә үз итте. Кемнәрдер әле аларны махсус ашатып та йөри. Бала-чагалар да күгәрченнәр янында уйнарга ярата, аларны көнбагыш, ипи валчыклары белән сыйлый, кулларыннан ашата. Без бу кошларга шулкадәр ияләндек ки, хәтта аларның сәламәтлек өчен куркыныч тудыра алулары...
    858
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:36
    Бер бакчага бар да хуҗа
    Ничә еллар гөрләп торган күрше бакчасы инде хәзер бакча кебек тә түгел, чат чүп, алабута баскан үзен.
    709
    0
    0
  • 3 сентябрь 2013 - 09:35
    Гайбәткә батмыйк әле
    Шәһәр уртасында үз йортыбыз белән торган чак иде. Бер ишегалдында берничә гаилә яшибез. Шундагы ике хатын истә калган. Усалларның усаллары иде. Апалы-сеңелле болар, ир күргән кешеләр түгел. Дөньяда нинди кабахәт сүзләр бар - барысы да алар телендә. Булмаган эшләрне бар итеп сөйләшергә, кеше «чәйнәргә» яраталар, күршеләр белән тынышмыйлар иде алар....
    702
    0
    0
Реклама