Атна саен шимбә көнен көтеп алабыз. Бу кичтә күңелләргә үтеп керә торган тапшыру «Җырлыйк әле» була. 28 гыйнвар кичендә телевизордан бу тапшыруны карап, яшьлегемә әйләнеп кайттым. Сибгат Хәким иҗаты буенча әзерләнгән җырлар күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. «Туган ил», «Уракчы кыз», «Сагыну», «Юксыну», «Әй язмыш, язмыш», «Ишкәкче җыры», «Ага чишмә» җырларын...