Шәһри Казан

20 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 20 сентябрь 2012 - 07:32
    Яулык кемгә комачаулый?!
    Бишенче сыйныфта укыганда, без 20ләп үсмер кыз, авылыбыз мәчетенә абыстайдан дини гыйлем алырга, гарәп хәрефләре белән танышырга йөри башладык. Әле дә хәтерлим, мәчеткә яланбаш керергә ярамаганлыктан, мин ак читле «әбиләр яулыгы» бәйли идем. Аны төрле ысуллар белән бәйләп, үземчә уңайлы да, матур да фасоннар уйлап тапкан булдым.
    735
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:58
    Тинчурин музее ачылды
    К.Тинчуринның 125 еллыгы уңаеннан, аның исемен йөрткән урамдагы бакчага таш куелды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчелеге 14 елдан соң кабат К.Тинчурин исемендәге фестиваль үткәрергә дигән карарга килде.
    973
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:56
    Галимнәр МИРАСны саклый
    Рафаэль Миргасим улы ВӘЛИЕВ Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры, тарих фәннәре докторы, профессор, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе. Ул мәдәният министрының беренче урынбасары булып ун ел хезмәт куйды. «Болгар» һәм «Зөя»не бөтендөнья мирасына кертергә нигез барлыгы Рафаэль Вәлиев тарафыннан язылган...
    636
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:49
    Свиданиегә ашап кил
    Гадәттә, кияүдә булмаган кызларга, нишләп кияүдә түгел, алучы юкмы әллә дигән мәгънәсез сорау биреп аптыраталар. Бу сорауны минем үземә дә бик еш бирәләр. Нишләп булмасын, алучысы бар. Аларга кияүгә чыгарга теләүче генә юк. Алар диюем - безнең кебек акыллы, инсафлы, уңган-булган кызларга лаек булмаган хәчтерүшләр. Урамда да, кибет-мазарларда йөргәндә, кафеларда...
    1055
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:41
    Авыл кызы кирәк иде ... киленлеккә
    Август ае туйларга, никахларга иң бай айдыр ул. Бәхеттән балкыган яшь парларны күргәннән соң: «Кайда калды шундый чакларым?» - дип ямансулап та куясың хәтта. Гаиләдә була торган төрле эреле-ваклы мәшәкатьләр беркемгә кагылмавын теләсәң дә... булмый шул, алар бар һәм булачак. Гаеплене эзли башласаң да, очына чыгармын димә. Олылар яшьләрне, яшьләр...
    1313
    0
    1
  • 20 сентябрь 2012 - 06:34
    КАЛА тулы САЛА кызлары
    Капка төбендә уйлап утырдым әле... Өйләнмәгән егетләр күп икән бит авылда. Ә кызлар, киресенчә, шәһәргә агыла. Авыллар әкрен генә үлеп бара. Анда эш булмагач, яшьләр, ирексездән, шәһәргә китә. Ләкин монда беркемне дә колач җәеп каршы алмыйлар. Һәр яшь кеше алдына биредә торырга урын һәм прописка табу кыенлыгы килеп баса. Моннан...
    584
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:31
    Казанның үзәк базары бетәме, әллә каламы?
    «Башкаланың үзәк колхоз базары бетерелә икән, дип ишеттем. Халыкка ничә еллар буе хезмәт күрсәткән урын бит ул. Бу хәбәр дөресме? Мәдинә Гәрәева, Казан»
    581
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:30
    Шөкер итеп яшәүчеләр авылы
    «Әлхәмдүлилләәһи шөкер!» - Лениногорск районы Сугышлы авылына аяк баскан һәркем кабатлый торгандыр бу сүзне. Ике Советлар Союзы Герое - Газинур Гафиятуллин һәм Мисбах Хәлиуллиннарны биргән авылны күрергә насыйп булган өчен генә дә түгел, билгеле. Сәбәбе - Карамалы тавы битенә әллә кайдан күренеп торырлык эре хәрефләр белән язылган сүздә. Вак ташларны...
    682
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:28
    Атлар педикюр ясата
    «Ат дагалаганда, бака ботын кыстырмый», - дигән сүз күбрәк балалар һәм хатын-кызлар колагына яңгырый. Бу мәкальне ишеткән бар үзе. Шулай да беләсе килә бит: ат дагалаганда ни эшлиләр һәм бака боты кайда кала. Барысын да үз күзләрем белән күрим дип, ат дагалаучылар белән очрашырга булдым. Очрашканчы иң элек эзләп табарга...
    1196
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:24
    Шәп пьесага конкурс игълан ителде
    Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы, «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы-2012» конкурсы игълан итә. Авторлар әлеге бәйгегә беркайда да куелмаган һәм матбугатта чыкмаган татарча язылган пьесаларын тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык, әсәрләр тәхәллүс белән имзаланырга...
    709
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:22
    Кайда син, хәзрәт?
    Рамил хәзрәт Юныс белән ахыргы тапкыр Вәлиулла хәзрәтне соңгы юлга озатырга баргач күрештем. Бик борчулы, тирән уйга баткан иде ул. Хәер, ул көннәрдә барыбыз да шундый халәттә идек. Ә 22 июль көнне матбугатта аның «Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы эшеннән гариза язып китүе һәм Лондонга инглиз теле укырга юнәлүе хакында мәгълүмат таралды.
    834
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:15
    Туристлар Казанны үз иткән
    Туристларны иң күп җәлеп иткән шәһәрләр арасында Мәскәү белән Санкт-Петербугтан кала Казан беренче өчлеккә кергән. «Tripadvisor» дөньякүләм сәяхәтләр сайтының «Россиядә иң яхшы туристик юнәлеш» рейтингы шуны күрсәтә.
    556
    0
    0
  • 20 сентябрь 2012 - 06:07
    Кырмыска оясын тузгыталар
    Ислам динен мәсхәрәләүче, Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) сөйрәлчек, балаларны көчләүче итеп күрсәтүче Америкада төшерелгән «Мөселманнарның гыйффәтлеге» («Невинность мусульман») фильмы тирәсендә шау-шу торган саен үсә, кабара бара. Кинокартина күрсәтелгәннән соң, беренчеләрдән булып ярсу ризасызлык белдергән Мисыр, Ливия, Тунис кебек мөселман илләренең протест дулкынына хәзер Австралия һәм кайбер Европа илләре (Бөекбритания, Франция һ.б.)...
    630
    0
    0
Реклама