Шәһри Казан

16 апрель 2013 яңалыклары

  • 16 апрель 2013 - 07:55
    Исәннәрнең кадерен белик!
    Беренче каналдан «Поле чудес» тапшыруын алып баручы Леонид Якубович: «Казанда Кремль янында легендар меценат бабайга һәйкәл куелган», - диде. Казан халкы да, килгән кунаклар һәм туристлар да биредә фотога төшәләр, бу - ятим балаларга булышучы меценат Әсхәт бабайга «исән чакта» куелган һәйкәл, диләр.
    1109
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:52
    ***
    Халык язучысы Фәнис Яруллинның хәләл җефете Нурсөя ханымга
    1
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:49
    Беркемгә дә ярдәм итми калмый иде
    Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллин - ортопедия стоматологиясе буенча татарлардан беренче профессор. Мондый дәрәҗәгә ул Казан ГИДУВында эшләгәндә 1978 елда лаек була һәм бу аның шәхси тормышында гына түгел, ә бәлки тулаем институт коллективының фәнни-педагогик эшчәнлегендә дә онытылмас вакыйга буларак билгеләп үтелә. 1983 елда медицина фәннәре докторы, профессор Габделхак Гыйльмулла улы...
    483
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:47
    КӘЛӘПУШКИН
    Аның тормышында кызыклы яки гыйбрәтле хәлләр күп булгандыр. Мин белгәне генә дә бихисап. Тууына - 90, вафатына 20 ел тулган көннәрдә, татар дөньясында күркәм эз калдырган шагыйрь Мәхмүт Хөсәен турында шул белгәннәремнең кайберсен искә төшерәсе иттем...
    726
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:44
    Язмышлар чатындагы мәктәп
    Казанның Левченко бис­тәсендә тәртипләрендә тайпылышлар булган балалар өчен республика мәктәбе бар. Без килгәндә анда 63 ир бала иде (мәктәп малайлар өчен генә.)
    579
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:40
    Бәлки әле хат ташучы да килер
    Якын киләчәктә чишел­мәс төенгә әйләнгән почта мәсьә­ләсе дә уңай хәл ителмәсме әле. Россия Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, алдагы өч айда почта РФ Элемтә министрлыгы карамагына кү­чеп бетәргә тиеш.
    516
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:38
    «Сатып алынган» диплом белән тәҗрибә булмау гаепле
    Табиб хаталарының күбесе тәҗрибә булмаудан һәм «сатып алынган» дипломнар аркасында ясала икән. Иҗтимагый фикер фонды уздырган сораштырудан соң, әлеге нәти­җә­ләр ачыкланган - халык фикере шундый. Россиялеләр табибларга һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә үз карашларын шулай белде­р­гән. Сораштыруда барлыгы төрле шә­һәр­ләр­дән 1,5 мең кеше катнашкан.
    550
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:35
    Гырлау кимчелекме, әллә авыру билгесеме?
    Йоклаганда гырлаучы кеше белән яшәүчеләргә кызыга торган түгел инде ул. Ул бичара ни үзе юньләп йоклый алмый, ни башкаларны йоклатмый бит. Әмма анысы бер хәл, моңа түзәргә була әле, ә бит гырлау кешенең сәламәтлеге өчен дә куркыныч булырга мөмкин. Гырлау үзе зыянлы әйбер булмаса да, ул җитди авыруларның берсе саналган...
    1540
    1
    1
  • 16 апрель 2013 - 07:30
    Халык яраткан спектакльләрен алып килделәр
    С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры әле шушы арада гына Уфадан гастрольләрдән кайтты. Алар башкалабыздагы гастрольләрен төрек язучысы Т.Җүҗәноглуның «Ташкын» спектакле белән ачып җибәрде. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында алар тамашачы хозурына өч спектакль тәкъдим итә. Гастрольләре уңаеннан, минзәләлеләр журналистлар белән дә очрашты. Театр директоры...
    608
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:28
    Казан биючеләре ярымфиналда җиңү яулады
    «Большие танцы» проектының ярымфиналында Казан командасы мәс­кәү­леләр һәм түбәнновгородлылар белән көч сынашты. Нәтиҗәдә безнеке­ләр көн­дәшләреннән өс­тен чыкты.
    687
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:25
    Башкалада быел 19 мәктәп төзекләндереләчәк
    Казанда утыз елдан "өлкәнрәк" булган 132 мәктәп капиталь төзекләндерү исемлегенә кертелгән.
    477
    0
    0
  • 16 апрель 2013 - 07:24
    «Кол Шәриф» мәчете ачылды!
    Узган атнаның җомгасында «Кол Шәриф» мәчете төзекләндерелгәннән соң янәдән үз ишекләрен ачты. Биредә җомга намазы укылды. «Кол Шәриф» мәчетенең имамы итеп Казанның «Мәрҗани» мәчетендә имам булган Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.
    649
    0
    0
Реклама