Бөгелмә, Мамадыш, Кама Тамагы, Әлмәт, Биектау, Кукмара, Балтач, Минзәлә һ.б. районнардан килгән өлкәннәр, Казан һәм Чаллы шәһәрләре ветераннары узган шимбәдә Казанда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә җыелды. Монда ветераннарның II «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең Гала-концерты булып узды. Сәхнәдә ветераннар башкаруында татар, рус, мари, удмурт, керәшен һәм чуваш җырлары яңгырады, алар...