Шәһри Казан

28 июнь 2013 яңалыклары

  • 28 июнь 2013 - 07:21
    «Рубин» өчен көчсез көндәшләр юк»
    Сербиянең «Ягодина» командасы Европа Лигасының икенче квалификацияләнгән раундында казанлыларның төп көндәше булырга мөмкин.
    507
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 07:18
    Ябыккан идем дә...
    Статистика буенча, кайчандыр ябыга алучыларның 5 проценты гына әлеге нәтиҗәләрен саклап кала. Ә калган 95 проценты кире үз авырлыгын җыя. Бу нилектән?
    490
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 07:17
    Универсиада авылы
    Студентларның XXVII халыкара җәйге Универсиадасында катнашачак спортчылар һәм башка делегацияләр өчен башкаланың Идел буе районында Универсиада авылы төзелде. Россиядә тиңе булмаган әлеге торак комплекс Казан (Идел буе) федераль университеты белән Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе карамагына тапшырылды. Биредә Универсиадага кадәр үк 7 мең студент яшәде. Шәһәр...
    490
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 07:14
    «Казан» яңа парларны көтә
    Казансу елгасының уң ярында казан рәвешендә төзелгән бина 5 июльдә файдалануга тапшырылачак. Анда, мәгълүм булганча, шәһәр ЗАГСы урнашачак.
    462
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 07:11
    Эссе, бик эссе!
    Җәй көне эссе һавада мин суда коенам, йөзәм... Узган-барганда Казан комлыкларына күз төшкәндә үзеннән-үзе Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятендәге юллар хәтергә килә. Эссе шул, бик эссе. Урыны-урыны белән яңгырлар явып узуга карамастан, хәтәр кыздырган кояш җирдән дымны тагын суырып бетерә. Аномаль эсселек аркасында кичләтеп әллә кайдан гына барлыкка килә торган...
    564
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 07:08
    «Казан-Арена»га бушлай автобуслар йөриячәк
    «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының ачылу һәм ябылу тантаналарына тиз арада барып җитү өчен тамашачыларга иң кулае җәмәгатьчелек транспорты булачак, дип хәбәр итә. Искәртеп узабыз, Уеннарга билеты булган һәркем өчен транспортта бару бушлай.
    402
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 07:07
    Күперләр ачыла, юллар кыскара
    Кичә, реконструкция һәм төзелеш эшләре тәмамланып, башкаланың Меңьеллык мәйданыннан Казансу аша күпергә керә торган төп эстакадалы юлдан транспорт хәрәкәте ачылды. Шулай ук яңартылган Ленин дамбасы Меңьеллык мәйданы ягыннан хәрәкәт өчен тулысынча ачык. Күпердә хәрәкәт өч полосада оештырылган.
    383
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 07:04
    Тантаналар кич булачак
    XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы ачылышы тантанасы 6 июль көнне 21 сәг. 30 минутка билгеләнгән. Универсиаданың ябылышы тантанасы исә 17 июльдә 22.00 сәгатьтә башланачак, дип белдерә Универсиада дирекциясе. Тантаналарның кичке вакытка билгеләнүе шоуларның төрле төсле утлары төнге күктә яхшырак күренсен, шулай ук Универсиада утын кабызу күренеше бөтен тулылыгы белән ачылсын өчен...
    588
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 07:01
    Скутерларга ирек бетә
    Россиядә быелның ноябрендә №92-Ф3 санлы канун гамәлгә куелачак. Әлеге Федераль закон нигезендә скутер йөртүчеләр дә транспорт чарасын идарә итүгә рөхсәт бирүче М (мопед) категориясендәге таныклык алырга мәҗбүр булачаклар. Россия Дәүләт Думасының транспорт буенча комитеты инде хәзердән үк 5 ноябрьгә кадәр скутерларда һәм мопедларда йөрүне туктату мәсьәләсен парламент каравына чыгарырга җыена....
    498
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 06:59
    Коммуналь түләүләр тагын арта
    Энергия җитештерүче компанияләрнең сакчыллыкка ирешүләре нәтиҗәсендә, Казанда җылылык өчен түләү бәяләре 2012 елгы күләмнәрдә кала. Ләкин бу бердәнбер юаныч дисәң дә ярый.
    519
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 06:56
    Җирле Гиннесс китабы кирәк
    Совет заманында Тәтеш районының Бидәнге авылында Гиннесс китабына кертерлек бик башлы, алтын куллы дустыбыз Җәүдәт Садыйков бар иде. Телефон, радио тармагында эшләгәндә язын-көзен пычрак ерып, кышын карга батып чыбыкларны тикшереп, өзелгәннәрен тоташтырып, ялгап йөрмәде ул. Зиһенен җигеп, үз куллары белән җиңел автомобиль, аэрочана ясады. Ишегалдына кое казып, йорты түбәсенә мотор...
    484
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 06:53
    Катнаш никах милләтнең тамырын корыта
    Коммунистлар хакимлек иткән чорда милләтсезлеккә корылган катнаш никахлар барлык халыкка үрнәк итеп күрсәтелде. Мәрхүм Мәхмүт Хөсәен «Яшәсен кияүләрем» исемле шигырендә катнаш никахларны мактап язды. Аңа композитор Заһит Хәбибуллин көй дә чыгарды. Совет заманында ул җырны радио һәм телевидение тапшыруларында еш кабатлыйлар иде. Татар әдипләре үзләренең әсәрләрендә «өлкән агай»ның яхшы сыйфатларын...
    1041
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 06:49
    Хуҗасыз этләр афәте
    Азия - Африка илләренең күбесе еш кына иген, яшелчә басуларын кара җиргә калдыручы саранча дигән зәхмәтнең һөҗүменә дучар була. Шөкер, бездә андый афәт юк диярлек. Әби-бабайлар әйтүе буенча, элегрәк заманнарда булгалаган ул. Аның килү хәбәре ишетелү белән халык үзенчә аны каршы алырга чаралар күргән. Кырлар тирәсенә канаулар казып, алар җиргә...
    801
    0
    0
  • 28 июнь 2013 - 06:47
    Нигезен бергә салган идек
    2001 елның март аенда без, бер төркем фикердәшләр, Г.Тукай исемендәге әдәбият музее директоры Мөҗип Таҗи улы Низамиев янына килдек. Ул безне үз бүлмәсенә чакырды.
    754
    0
    0
Реклама