Шәһри Казан

14 октябрь 2014 яңалыклары

  • 14 октябрь 2014 - 14:53
    Казанда хизб-ут тәхрирчеләрне тоткарладылар: кулга алу ВИДЕОсы һәм экспертлар комментарийлары
    Бүген Татарстанда «Хизб-ут тәхрир Әл-Ислами» халыкара террористик оешмасының сигез активистын тоткарладылар. Моның өчен Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан идарәсе Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә махсус операция уздырдылар. Шул уңайдан без үз экспертларыбызга мөрәҗәгать иттек.
    777
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 11:30
    Хизб-ут тахрирчыларны тоткарладылар
    Фото: prokazan.ru Бүген, ягъни 14 октябрь көнне Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан идарәсе Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, махсус операция уздырып, «Хизб-ут тахрир Әл-Ислами» террористик оешмасының төбәктә актив эшчәнлек алып барган 8 лидерын кулга алды. Бу хакта ФСБның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 20 адрес буенча уздырылган обыск нәтиҗәсендә...
    1103
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 10:32
    Балалыкта белгән гомерлеккә. белмәгәне дә...
    Фото: 1ul.ru Мәктәптә укыган чакта математика укытучысыннан: - Нәрсәгә соң инде бу логарифмнар, саный, куша беләбез ләбаса?! - дип сораган идек. Аның исә, ни дияргә дә белмичә: - Тормышта барысы да кирәк булырга мөмкин, эрудициягез артыр, - дип җавап биргәне исемдә. Хәзер дә, нәрсәгә безгә бу фән дип, укырга теләмәүчеләр...
    946
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 10:25
    Болгардагы Ак мәчеттә аның кулы бар
    Рамил Насыйбулланың каллиграфик эшләре белән танышыйм, аның иҗат лабораториясенә күз салыйм дигән кеше өчен беренче карашка Россия ислам университеты иң кулай урындыр кебек, чөнки биредә ишектән керүгә үк сине әлеге талымлы хаттат кулы белән ясалган эшләр каршы алачак.
    920
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 10:23
    Лилия Хәйруллина: «Каенанама ярарга тырышам»
    Артист баласы артист булмыйча, кем булсын инде тагын? Белеме буенча икътисадчы булса да, танылган җырчы Гөлдания һәм Рөстәм Хәйруллиннарның бердәнбер кызлары профессиональ сәхнәгә күтәрелде.
    783
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 10:18
    Татарчасы да юк, урысчасы да...
    Фото: Дамир Бәдриев Татар теле дәүләт теле дип күпме сөйләсәк тә, телебез өй бусагасын атлап чыгуга, кулланыштан төшеп кала. Урамда татарча сөйләшү хәзер гайре табигый хәл сыман. Татарча сөйләшкән кешегә никтер «авыл баласы» дип тамга тагарга ярата бездә халык. Мин кечкенәдән тырышып-тырмашып өйрәнгән урыс телен берничә көнгә онытып, бары туган...
    787
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 10:15
    «Хәләл-гид»тан сора
    «Хәләл-гид» кушымтасының авторы Айрат Касыймов. Мөселманнар өчен махсус эшләнгән түләүсез «Halal Guide» кушымтасының татар телендәге варианты дөнья күрде. Әлеге кушымта ярдәмендә намаз укырга теләгән һәр кеше якындагы мәчетләр исемлеген, аларның адресларын, хәтта имамнарының исем-фамилияләрен дә белә ала. Шунда ук намаз вакытлары да күрсәтелгән. Тамак ялгап аласың килсә, якын-тирәдәге хәләл кафе-рестораннар...
    858
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 10:13
    Без дә урман утырттык
    Фото: Дамир Бәдриев Татарстанда «Яшә, урман!» шигаре астында 20 октябрьгә кадәр урман утырту акциясе бара. Республикада узган шимбәдә әлеге чарада 350 меңнән артык кеше катнашты, 3,5 миллион агач утыртылды. Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре Казансу елгасы ярларын яшелләндерде. Безгә - «Татмедиа» агентлыгы хезмәткәрләре һәм редакцияләр коллективларына Нагорный бистәсе янәшәсендәге Каенлык эләкте. 2007...
    882
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 10:11
    Эбола вирусыннан шикләнеп, бер студентны күзәтү астында тоталар
    Татарстанда Африка илләреннән килгән студентларны җентекләп Эбола вирусына тикшерәләр. Ә безнең югары уку йортларында Африкадан килгән 220ләп студент белем ала. Казанда исә ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы дүрт меңнән артыграк егет һәм кыз белем ала.
    917
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 09:59
    «Водоканал» янгын чыккан «Караваево»ның суын өздергәнме?
    Автор фотолары «Базар эшләми», - диде каршыма очраган «Караваево» сәүдә комплексы директоры урынбасары Вилен Габитов. Эшләмәгәне болай да әллә каян күренеп тора. Бинаның керү ягы аклы-кызыллы тасма белән әйләндереп алынган, икенче каттагы тәрәзәләрнең күбесендә пыяласы калмаган... Якшәмбе кичендә «кызыл әтәч» «Караваево» базарында «кунак» булды. «Караваево» сәүдә комплексының икенче катында янгын...
    811
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 09:56
    Капиталь ремонт сезгә дә килеп җитәчәк
    Фото: Фәрит Моратов Яңа төзелгән йортларда яшәүчеләр торакның һәр квадрат метрыннан 5 сумны капиталь төзекләндерү фондына күчермәскә маташтылар. «Йортыбыз яңа, әллә кайчан буласы ремонт өчен алдан түләмибез», - дигән сүзләрне ишетергә туры килгәләде. Татарстанда бәхәскә урын калдырылмады: күпкатлы йорт яңамы-искеме - капиталь ремонт өчен түләү алына. Казан мэры Илсур Метшин...
    800
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 09:54
    «Буыннар мирасы» Халыкара фотоконкурс турында мәгълүмат
    «Буыннар мирасы» дип аталган мәдәни мирасны саклау фонды Россиядә Мәдәният елы кысаларында үткәрелә торган чараларның берсе булган «Буыннар мирасы» Халыкара фотоконкурсы турында хәбәр итә.
    656
    0
    0
Реклама