Шәһри Казан

2 декабрь 2014 яңалыклары

  • 2 декабрь 2014 - 12:34
    «Болгар радиосы» премиясе лауреатлары иләк аша иләнә»
    13 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радио­сы» милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Быел ул икенче тапкыр оештырыла. Әлеге проектның җитәкчесе «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары - генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова «Шәһри Казан» газетасы сорауларына җавап бирде.
    1027
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 12:17
    «Молдова белән Мордовия бер үкме?»
    «Студентлар Россиясе» форумы «ШК» журналистына нәрсәсе белән истә калды?
    700
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 12:07
    Биләрдә зур фәнни үзәк ачылачак яки «ШК» журналисты «Сәләт»нең серләрен белде
    «Сәләт» турында ишетмәгән кеше бармы икән ул? Соңгы араларда бу оешма турында аеруча еш сөйли башладылар. Бу, әлбәттә, беренче чиратта, «Сәләт» яшьләр үзәгенең 20 еллык юбилее белән бәйле булса, икенчедән, аның соңгы елларда чынлап та үсә, камилләшә, үзенә елдан-ел күбрәк балаларны җәлеп итә баруында. Хәтта дәүләт тә «Сәләт»нең яшьләр өчен...
    681
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 11:59
    Җылы сүзне кызганмыйк
    Тормыш шаукымыннан арынып, дөнья артыннан куудан туктап, тирә-ягыбызга әйләнеп карасак, язмыш, табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең шактый күп булуын күрер идек. Татарстанда 320 мең 788 инвалид бар, шуларның 15 меңгә якыны - балалар.
    711
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 11:51
    «Счетчик куйдырмаучы үзен-үзе штрафка тарта»
    Шәһәрдә дә, авылда да тормыш-көнкүрешебез торак-коммуналь хезмәтләргә нык бәйле. Газдан, электр энергиясеннән, судан, җылылыктан файдаланабыз. Әле бит бу хезмәтләр өчен түләргә дә кирәк. Шушы мәсьәләләрдә еш кына күптөрле сораулар килеп чыга. Шуларга ачыклык кертү максатында, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Уңайлы торак» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриевкә мөрәҗәгать иттек.
    685
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 11:44
    Татарча радиоларга аяк чалалар?
    Казанда 27 радиостанция бар, шуның нибары өчесе генә татарча җырлый һәм сөйли. Милли радиоларны ачучы юк, дип уйлый күрмәгез. Бар алар! Татарча җырларга һәм сөйләргә мәскәүләр генә бик ирек бирми.
    713
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 11:39
    Хаҗ бәясе арта
    Изге сәфәр. Хаҗның бәясе долларга карап арта. Доллар түбән булса, хаҗ бәясе дә түбән, доллар күтәрелсә, хаҗ юлламасы да арта, дип белдерде «ШК» газетасына «ДУМ РТ Хадж» программасы вәкиле Игорь Смоленков.
    2926
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 11:34
    Әниләргә медальләр тапшырылды
    Әниләр көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы гаиләләрне кабул итте. Күп балалы тугыз әнигә шул көнне «Ана даны» медальләре тапшырды.
    916
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 11:28
    Эшкә яшь мишәйт итми
    Танышыма кунакка баргач, ул мине тәмле кекслар белән сыйлаган иде. Буа якларына барабыз дигәч тә, син яратып чәй эчкән кексларны миңа Буадан күчтәнәч итеп китергәннәр иде, шуларны пешереп сату белән шөгыльләнүче Әлфия Алтынбаеваны күрми кайтма инде алайса, дип озатып калды. Ничек итсәк иттек, кексчы Әлфияне күрми китмәдек без Буадан. Аның...
    718
    0
    0
Реклама