Шәһри Казан

28 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 28 гыйнвар 2015 - 13:46
    Татарстан ЮХИДИ идарәсе кисәтә
    Татарстан юлларында урыны белән яннан исә торган җилнең көчәюе көтелә. Көньяктан искән көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Шул уңайдан Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди. Яннан искән җил автомобильнең хәрәкәтенә комачаулык итәргә мөмкин. Шул исәптән, машина йөртүчеләр тизлекне арттырмаска, куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә 12...
    780
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 13:30
    Дөнья чемпионаты спортчыларына Татарстан ризыгын ашатып, “Лада”ларда йөртәчәкләр
    2015 елның иң көтелгән вакыйгасы - Cу cпорт төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты башланырга 176 көн калып бара. 24 июльдән алып 9 августка кадәр үтәчәк чемпионатка әзерлек Универсиададан бер дә ким түгел.
    690
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 13:25
    Акча урлап качкан инкассаторның җинаятьтәшен тоттылар
    Татарстанның полиция хезмәткәрләре инкассатор Игорь Богаченконың җинаятьтәшен тотты. Бүген банкка 12 млн. сум чамасы акча кире кайтарылуы билгеле. Игорь Богаченко һәм Илья Кострубинны эзләү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 23 гыйнвар көнне сәгать 11ләр тирәсендә Яшел Үзәннең Ленин урамында инкассатор егет хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып,«Фольксваген Амарок» машинасына утырып качкан...
    585
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 10:24
    Әлмәт районы Урсала авылының «Нурсала» мәчетенә төрле милләт кешеләре йөри
    Яңа ел каникулында җомга намазында Әлмәт районы Урсала авылының «Нурсала» мәчете халык белән шыгрым тулды. Урамда имам-хатыйб Таһир Зариповның ялкынлы чыгышы әллә каян ишетелеп торды.
    804
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 08:18
    Әйдә киттек, чаңгы шуарга
    Кышкы ял. Кышның иң рәхәт, иң матур көннәре. Чаңгыңны ал да табигатькә чык. Суык биттән чеметә, ә син уйларың белән хыял диңгезләрендә йөзеп, кояш нуры астында ялтырап яткан ак кар өсләреннән чаңгы эзләре калдырып барасың да барасың... Эх, бөтен эшне ташлап чаңгы шуарга чыгып йөгерәсе килеп китте. Кая барып шуарга...
    726
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 07:21
    Татар теле белән гарәп әлифбасын бушка өйрәтәләр
    Казанның Россия ислам университетында 2 февральдән татар теле, татар тарихы, ислам нигезләре һәм гарәп әлифбасын өйрәнү буенча чираттагы бушлай курслар башлана.
    891
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 07:05
    «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Гашыйклар көне
    Гашыйклар көне уңаеннан «Эрмитаж-Казан» үзәге 14нче февральдә «XIX гасырда Love Story» дип аталган экскурсиягә чакыра.
    823
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 06:05
    Универсиада авылы Спортчылар авылына әйләнгән
    Казанда 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты вакытында Универсиада авылы Спортчылар авылы исемен алачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде. Дөнья чемпионатына килүчеләрнең дә бер өлешен нәкъ менә Спортчылар авылы үзенә сыендырачак. Ярышлар вакытында 2500 волонтер эшләячәк. Кандидатлардан гариза кабул итү ел...
    718
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 04:57
    Дини уку йортлары билгеле бер стандартлар буенча укыта башлаячак
    Киләсе елдан бөтен дини уку йортлары да билгеле бер стандартлар буенча укыта башлаячак.Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, «Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары» эшләнде.
    1437
    0
    0
Реклама