Шәһри Казан

1 апрель 2015 яңалыклары

  • 1 апрель 2015 - 13:40
    31 нче март – көлке көне
    20 гыйнвар, 16 февраль, 31 март, 30 апрельләрнең нинди уртаклыклары бар? Белмисез икән, димәк, бәхетлесез. Бу көннәрдә салым инспекцияләрен, пенсия фондларын һәм почта бүлекчәләрен әйләнеп узарга, ә инде аларга килеп эләккән очракта бисмилладан качкан шайтан кебек качарга кирәк. Бу даталар - төрле хисапларны тапшыруның соңгы көннәре. Ниндидер зур бухгалтерияләре булмаган,...
    708
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 13:16
    “Адмирал” сабагы: прокурорлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды
    11 мартта Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң зур тикшерү башланды. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 16 апрельгә кадәр республика буенча 239 сәүдә ноктасын тикшерү бурычы куелды. Беренче булып Чаллыдагы "Комсомольский" базарының ябылуы турында да язган идек инде. Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен, прокуратура...
    561
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 13:12
    Ветераннарга бүләккә җылы оекбаш
    Кайбыч районының Ульянковск авылында яшәүче сугыш ветераннарына бәйрәм уңаеннан җылы оекбашлар бүләк итәргә ниятлиләр. Инде гыйнвардан бирле авыл уңганнары атнасына ике тапкыр китапханәдә җыелып оекбаш бәйли икән.
    594
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 13:08
    Әлмәтлеләр ил буйлап сәяхәткә чыга
    Әлмәтле Наталья Батаева һәм Бөгелмәдән спортчы Мария Коковенкова ил буйлап велосипедта сәяхәткә чыгарга җыена. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан алар Әлмәттән башлап Самара, Волгоград, Ставрополь, Краснодар, Ялта аша Севастопольгә кадәр велосипедта барырга ниятли. Кызлар 45 көн дәвамында 3 мең чакрым юл үтәргә ниятли.
    583
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 12:48
    Экология министрлыгы шапшак оешмаларны ачыклый
    Татарстанда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар чистарту һәм тышкы төзекләндерү икеайлыгы бара. Республиканың Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы инспекторлары белән журналистлар катнашындагы рейд бригадасы шапшак предприятиеләрне һәм оешмаларны ачыкларга кереште инде.
    580
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 12:38
    Авылларга - 1 миллион сум
    Татарстанның авыл җирлекләренә грантлар тапшыру белән бәйле республикакүләм бәйгегә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә республиканың 43 районыннан барлыгы 217 авыл җирлеге катнашкан. Нәтиҗәдә, Татарстанның 104 авыл җирлеге җиңүче дип табылган. Аларның һәрберсе 1 миллион сумлык грантлар белән бүләкләнәчәк. Акчалар авыл өчен мөһим булган объектларның матди-техник торышын яхшырту, социаль инфраструктура объектлары төзү,...
    668
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 12:23
    Кызыл Химик урамы 24 нче йортта яшәүчеләр әкәм-төкәмнәр тозлый
    Казанның Кызыл Химик урамындагы 24нче йортында яшәүчеләр яңа йортларга күчерүне көтә. Бу дүрт катлы йорт 1929 елда ук төзелгән. Биредә халык тычканнар, әкәм-төкәмнәр, кыргаяклар белән бергә көн күрә. - Идәндә үрмәләп йөргән әкәм-төкәмнәрне банкага җыеп, тоз сибәм дә базга төшереп куям. Тоз сипсәң, алар үлә, дип сөйләгән иде бер хатын....
    631
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 11:14
    Рөстәм Баһаветдинов, таксист:
    - Ун ел такси йөртәм, Казанда тормыш-көнкүреш рәвеше космик тизлектә алга бара. Халык хәзер ипи кибетенә илтеп кую гына түгел, йортның бер подъездыннан икенчесенә дә такси чакырта башлады, ахрысы. Бәя арзан, шунлыктан таксидан файдаланучылар күп. Гаиләбездә ике бала үстерәбез, хатыным Динә өченчегә декрет ялында. Өйдә балалар булгач, күңелле бит.
    647
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 11:05
    Татарстанның экологик хәле бер картада
    Бүгеннән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Аның кысаларында республиканы кыш буе җыелган чүптән арындырачаклар. Узган елгы икеайлык нәтиҗәләре буенча республикада 1 217 законсыз чүплек теркәлгән, аларның гомуми мәйданы 556 мең квадрат метрны тәшкил иткән. Икеайлыкның бу елгы үзенчәлеге - хәзер республикада рөхсәтсез урнаштырылган чүплекләр "Татарстан республикасының экологик картасы" геомәгълүмати системасына...
    674
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 09:30
    Татар хатын-кызларын чәк-чәк пешерергә өйрәтәләр
    16-18 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы татар хатын-кызлары өчен чәк-чәк пешерү буенча мастер-класс үткәрә. Өйрәтү дәресләрен Казан шәһәренең "Хөррият", "Тәмле булсын", "Дворянское гнездо" рестораннарында уздыру планлаштырыла. Чәк-чәкне төрле формаларда пешерегә өйрәтәчәкләр. Шулай ук программа да кичке күңел ачу чаралары да каралган. Дәресләргә...
    680
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 09:07
    Сәләтле яшьләр Прагада белем ала
    Бүген яшьләр арасында эшмәкәрлек, үз эшләрен башлап җибәрү кебек идеяләр белән янып йөрүчеләр күп. Шул уңайдан төрле проектлар, ачык лекцияләр дә даими үткәрелеп тора. «Сәләт» оешмасы да яшьләрнең әлеге омтылыш­ларын күреп, «Сәләт-Прага» мәктәбен ачты. Бу көннәрдә мәктәп укучылар җыя.
    599
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 08:06
    Укучылар өчен махсус банк картасы
    Бүген Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә "Укучы картасы" дигән проект старт ала. Ачылу тантансында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, Республиканың информацион технологияләр үзәге башкарма директоры Татьяна Камалетдинова һәм Ак Барс Банкының идарә җитәкчесе урынбасары Радик Сәләхетдинов катнаша. Тиздән мәктәп укучылары MasterCard PayPass® банк карталары ярдәмендә мәктәп ашханәсендә, җәмәгать...
    639
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 07:41
    Быел Казанда 3210 бала балалар бакчаларына юллама ала алачак
    Тиздән Казанның Совет районында тагын бер балалар бакчасы ачылачак. Ул 220 урынга исәпләнгән. Кичә Казан Мэры Илсур Метшин биредә төзелеш барышын карап кайтты. - Фучик урамындагы микрорайон яңа балалар бакчаларына мохтаҗ, биредә күбесенчә яшь гаиләләр яши, 5 меңләп бала балалар бакчасына юллама алырга чиратта тора, , моннан кала, йортлар тыгыз...
    896
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 07:21
    Газета журналларга язылу кыйммәтләнерме?
    Бүген илнең барлык почта бүлекчәләрендә дә 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды. Июнь ахырына кадәр барлык теләге булган кешеләр дә каталогларда тәкъдим ителгән 15 меңнән артык теләсә нинди газета һәм журналга языла алачаксыз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, басмаларга язылу барышында көн саен Россия почтасы тарафыннан китерелә торган газеталарның...
    574
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 06:21
    Социаль хезмәт заманга яраклаша
    Быелгы кризис ил өчен шактый авырлыклар китерде. Икътисади катлаулы чорда җитештерү, сәүдә, сәламәтлек саклау тармакларында да, эшмәкәрлектә дә киеренкелек чагыла. Шуңа да бүгенге көндә социаль ярдәм итү мәсьәләсе аеруча игътибарга лаек. Бу нисбәттән, үткән атнада Ярославль шәһәрендә социаль хезмәткәрләрнең Россиякүләм форумы булып узды. Анда безнең республикадан да делегатлар катнашып, социаль...
    706
    0
    0
Реклама