Шәһри Казан

3 июнь 2015 яңалыклары

  • 3 июнь 2015 - 18:42
    Фикърәт Табиев мәңге йөрәктә сакланыр (некролог)
    Легендар шәхес - 1960-1979 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикърәт Табиевның вафаты сәбәпле Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков, Әсгать Сәфәров, Равил Әхмәтшин, Илсур Метшин, Наил Мәгъдиев, Айрат Метшин, Илдус Мостюков Табиевлар гаиләсенең кайгысын уртаклаша.
    853
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 17:28
    Белмим, нигәдер шул апага ачу килде...
    ...Безнең аста «Пятерочка» кибете. Шунда миһербанлырак җыештыручылармы, йөк ташучылармы эшли: бераз бозыла башлаган яшелчә-җимешләрне картон коробка белән шул кибет янындагы чүп контейнерына ватмый-чәчми чыгарып куялар. Көн саен.Караңгы төшкәч, анда берничә бомж килә дә шул ризыкларны чүпләп алып китә. Бу инде традиция кебек. Кибеттә эшләүчеләр боларның киләсен белә, тегеләр - монда...
    689
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 15:06
    Шүрәле ничек дөнья шедевры ясый?
    «Әкият» балалар үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды һәм конкурс лауреатлары, дипломатларының эшләреннән күргәзмә ачылды. «Сөйкемле Шүрәле» быел алтынчы тапкыр уздырыла. Шунысы куа­нычлы: бәйгедә катна­шучылар саны елдан‑ел арта бара. Аны хәзер республикадан читтә дә яхшы беләләр. Быел да Башкортстан, Киров, Самара, Омск, Пермь, Пенза, Ульяновск, Әстерхан, Петропавловск-Камчатскидан хәтле килде...
    683
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 14:58
    Баланы үзен генә калдырсаң – 5 мең сум штраф
    Бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов якын көннәрдә хөкүмәт карамагына Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты тапшырырга җыена.
    597
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 13:45
    Төзүче – иң бәхетле һөнәр
    Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына (КДАТУ) 85 ел. Шулай ук Татарстан Республикасында төзелеш оештырылуга 125 ел. Шул уңайдан үткәрелгән бәйрәм чарасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков КДАТУ укытучылары һәм студентларын котлады.
    836
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 12:27
    Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов белән очрашты
    Җитәкчеләр Татарстан белән Кырымның региональ дәрәҗәдә киләчәк хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, закон чыгару эшенә кагылышлы башка темаларны да күтәрделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.
    526
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 12:04
    Янгын сүндерүчеләр мотоциклларга күчеп утырды
    Хәзер утка каршы көрәшүчеләр янгын сүндерергә машиналарда гына түгел, махсус мотоциклларда да барачак. Казан янгын сагы гарнизонына шундый ике техника кайтарылган. Әйтүләренчә, гадәттән тыш хәл булган урынга алар өч тапкырга тизрәк барып җитә икән. Янгын байкерлары инде урамга патрульгә дә чыкканнар. Ике коткаручыдан торган ике бригада көндез дә, төнлә дә...
    812
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 11:06
    Фикърәт Табиевны соңгы юлга озатырга Татарстаннан делегация барачак
    Бүген легендар шәхес - 1960-1979 елларда КПССНың Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган Фикърәт Табиевның үлеме турында хәбәр килеп иреште.
    627
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 10:38
    Июньдә өч көн ял
    Июньдә татарстанлыларны өч көн рәттән ял көтә, дип хәбәр итә Тататрстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь - Россия көне - эш көне булмаган бәйрәм көне. Шулай итеп, 12, 13 һәм 14 июнь көннәрендә ял итәчәкбез.
    535
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 09:41
    Казаннан Сочига сигез меңгә барып була
    Казаннан Сочи һәм Симферопольгә яңа рейслар ачылды.
    616
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 09:00
    Стадионда бассейннар төзелә
    Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләренең иң кызган чагы. Узган атнада Спорт проектларының башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров журналистларга чемпионат узачак төп урыннарның берсе - «Казан-Арена» стадионында бассейннар төзелешен күрсәтте. Бу көннәрдә стадионда зур эш алып барыла. Инде күнегүләр (тренировка) уздыру өчен әзерләнгән бассейнның каркасы төзелгән. Хәзер...
    598
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 08:25
    Спорт белән бергә шөгыльләник
    7 июньдә Казанның Горький исемендәге ял һәм мәдәният үзәк паркында "Яшел фитнес" проекты кысаларында чираттагы чара уздырыла - күмәкләшеп спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырыла.
    495
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 07:39
    Балыкчылар Сабантуе
    11 июньдә 18.00 сәгатьтә Казанда "Fish сабантуй-2015" дип аталган чара узачак. Әлеге ярыш балыкчылар арасында үткәрелә.
    1001
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 06:08
    Рус теленнән БДИны ике меңнән артык укучы бирә алмаган
    Укучылар әле күптән түгел генә рус теленнән БДИ тапшырды. Инде нәтиҗәләр билгеле дә. Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, 39 меңнән артык укучы арасында 200 укучы имтиханны 100 баллга тапшырган, ә менә 2,3меңе бирә алмаган.
    589
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 05:16
    Кәҗәләр үзләрен «законлаштыру»ны сорый (ФОТО)
    Баҗа кеше түгел, кәҗә мал түгел, дип шаярталармы әле. Баҗаларның бәясе арткандырмы-юкмы, әйтә алмыйм, ә менә Саба районы Килдебәк авылында савым кәҗәләрнең бәясе сыерныкыннан әллә ни ким түгел: өч айлык бәти якынча 47-49 мең сум тора, диделәр. Шушы бәягә дә сатып алырга теләүчеләр бар икән, әмма ферма җитәкчелеге бүгенге көндә...
    689
    0
    0
Реклама