19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
19 гыйнвар 2018 - 16:50«Кичер, улым!» (Бердәнбер улын югалткан ана ХАТЫ)Күптән түгел безнең ишегалдында яшь бер егетне җирләделәр. Стажлы наркоман булган, диделәр. Дозаны арттырганны йөрәге күтәрә алмаган.
-
19 гыйнвар 2018 - 16:29Казансуда җан һәм тәнне шифаландырдыларБүген православие динендәгеләр изге бәйрәмнәренең берсен - Иисус Христосның Иордан елгасында чумылдырылган көнен билгеләп үттеләр.
-
19 гыйнвар 2018 - 16:09Диана Таҗетдинова: «Бүген мәрхүм әтиемнең туган көне, әмма мин елый алмыйм»Диана Таҗетдинова эстрадада танылып килүче җырчы. Күпләр аны Татарстанның Халык артисты Рәфыйк Таҗетдинов кызы буларак белә, ә кемдер өчен ул ТМТV телеканалының “Яшьлек тавышы” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы.
-
19 гыйнвар 2018 - 15:29Еллык нәтиҗә ясалды, ләкин эш туктамадыРоссиядә Экология елы тәмам, ләкин башкарылачак эшләр җитәрлек әле. Шуларның берсе – сулыкларны чистарту. 2018 елда Татарстан Идел елгасын чистарту буенча федераль проектка кушылачак. Бу хакта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев 2017 елга нәтиҗәләр ясаган вакытта әйтте.
-
19 гыйнвар 2018 - 15:12Мария Шәрәпова приз фонды 43 миллион доллар булган ярышта катнашаРоссия теннисчысы Мария Шәрәпова Зур шлем турнирының Australian Open турына чыкты.
-
19 гыйнвар 2018 - 15:0211 бала әтисе Шәйдулла Вәлиев: «Мин сезгә чыпта суктыртмам, телогрейка кидермәм»Фәһимә һәм Шәйдулла Вәлиевләр – 11 бала: тугыз кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Сокланырлык тырыш, булдыклы авыл кешеләре. Шәйдулла абый ат караган, Фәһимә апа аш-су остасы булып эшләгән. Әти кеше балаларына: «Мин сезгә телогрейка кидертмәм, чыпта суктыртмам», – дип әйтә торган булган һәм сүзендә торган.
-
19 гыйнвар 2018 - 14:39Көн саен көндез ун минут йоклап алырга кирәк?!Швед галимнәре, төне буе йокламасаң да, көндез ун минут черем итеп алу үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә, ди.
-
19 гыйнвар 2018 - 14:05Балалар бакчасына түләгән өчен ничә сум компенсация кайтарыла?Балалар бакчасына түләгәндә дәүләт тарафыннан ташламалар каралган. Беренче бала өчен түләүнең 20, икенче балага 50, өченчесенә 70 проценты кире кайтарыла.
-
19 гыйнвар 2018 - 13:03Татарстанда үлем очраклары белән бәйле җинаятьләрнең 95%ы ачыкланган«Узган ел җинаять төркемнәре белән бәйле 720 җинаятьне ачыкладык. Шуңа күрә «Һади Такташ», «Квартала», «Жилка» җинаять төркемнәре турында күптәннән ишеткән юк», – диде Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка җитәкчеләр катнашты.
-
19 гыйнвар 2018 - 11:22Казан турындагы 2 минутлык клип иң популяр роликлар рәтенә кергән (ВИДЕО)Казанда WorldSkillsка багышлап төшерелгән клип – 2017 елда иң популяр роликлар рәтенә кертелгән.
-
19 гыйнвар 2018 - 11:04Фәрит Мөхәммәтшин: «Үз гомеремдә икенче тапкыр ЗАГСка килдем – бүген шикләнеп һәм куркып килдем»Узган ел республикада 48596 бала туган. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 7785 сабыйга азрак. Татарстанның бары тик биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк. Бу хакта Министрлар кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең коллегия утырышында билгеле булды.
-
19 гыйнвар 2018 - 10:47Дәрес вакытында яшүсмерләр укытучыга һәм укучыларга балта белән һөҗүм иткән (ФОТО, ВИДЕО)Бурятия башкаласы Улан-Удэ мәктәпләренең берсендә балта белән коралланган яшүсмер биш кешене җәрәхәтләгән, шуларның өчесе авыр хәлдә, дип хәбәр итә ТАСС.
-
19 гыйнвар 2018 - 10:31Кондызлар су бастырган авылны коткару эшләре бара (ФОТО,ВИДЕО)Ике көн элек Минзәлә районының Куян авылын кондызлар суга батырган дип язып чыккан идек.
-
19 гыйнвар 2018 - 10:11Татарстанда 22 градус салкын көтеләСиноптиклар хәбәр итүенчә, бүген, 19 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явуы көтелә.
-
19 гыйнвар 2018 - 10:01Татар кызы фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында кыска программада беренче урынны яуладыМәскәүдә уза торган фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында татар кызы – 15 яшьлек Алинә Заһитова кыска программа нәтиҗәләре буенча беренче урында.