Шәһри Казан

19 ноябрь 2018 яңалыклары

  • 19 ноябрь 2018 - 18:06
    Даими секс җенси авырулардан коткара
    Республика клиник онкология диспансерының урология бүлеге җитәкчесе Марат Насруллаев ир-атлардагы җенси авыруларны кисәтү өчен дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, 50 яшьтән узган ир-атларга махсус ПСА анализы бирергә (диспансеризация вакытында ул анализ бушлай каралган), спиртлы эчемлекләрне чама белән генә кулланырга, тәмәке тартмаска киңәш итә.
  • 19 ноябрь 2018 - 17:59
    Күпчелек россияле азык-төлектә экономияли
    Хезмәткәрләр һәм эш эзләүчеләр порталы үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, Россия халкының күпчелеге азык-төлектә экономияли.
  • 19 ноябрь 2018 - 17:05
    Үз баласын подъезддан таптым дип алдаган 
    Тикшеренү фаразы буенча, Казанда яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз авырлы икәнен белгәч исәпкә басмаган. 18 нче ноябрьгә каршы төндә өендә бала тапкач та медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән.
  • 19 ноябрь 2018 - 15:21
    Торак бәясе яңача билгеләнәчәк
    Россия Президенты кушуы буенча Төзелеш министрлыгында торакның бер квадрат метры бәясен билгеләү проекты эшләнгән. Яңа ысул аерым категорияле гражданнар өчен социаль түләүләрне исәпләүдә кулланыла.
  • 19 ноябрь 2018 - 14:22
    Юка бозга аяк басма - штраф түләттерәчәкләр!
    Суыклар башлану белән коткаручыларның мәшәкате арта төште. Алар хәзер елга һәм күл аквториясенә патрульгә чыга, кисәткеч такталар урнаштыра, белешмәләр өләшә.
  • 19 ноябрь 2018 - 13:53
    Гөлне банан үстерә
    Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм китми. Банан кабыгын да, каһвә калдыкларын да, ит юган суны да, йомырка кабыгын да эшкә җигәләр. Аларны башлыча бүлмә гөлләренә ашлама сыйфатында кулланалар.
  • 19 ноябрь 2018 - 13:10
    Сәгатьләр айболиты
    Белгечлеге буенча мал табибы Ренат Шәрипов хәзер сәгать дәвалаучыга әйләнгән. Ул инде өч еллап бушка сәгатьләр төзәтә. Күптән ватык, борынгы сәгатьләргә дә яңа сулыш өрә. Өендә 80ләп сәгать бар.
  • 19 ноябрь 2018 - 12:07
    Бөгелмәдә әтисе белән кызы газдан исереп үлгән
    Бөгелмәдә бер фатирда 28 яшьлек ир-ат һәм аның кечкенә кызының үле гәүдәләре табылган. Әүвәлге фараз буенча, алар газга исереп үлгән.
  • 19 ноябрь 2018 - 11:51
    Пәйгамбәребезнең тормышы, әхлагы, сөннәте турында
    Пәйгамбәрлек килгәнче үк ул бик күркәм, бик әдәпле кеше була. Кәгъбәтуллаһны төзеп бетергәч, Кара ташны кире урынына куярга ниятлиләр. Ләкин кем куясын хәл иткәндә сугыша язалар, һәр кабиләнең үзенең куясы килә, чөнки бу тантаналы вакыт. Аннары, әйдәгез, мәчет ишегеннән кем килеп керсә, шул куйсын, дигән карарга киләләр. Шулвакыт мәчет ишегеннән Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп керә.
  • 19 ноябрь 2018 - 11:14
    Татарстанда тагын бер чүп яндыру заводы булачак
    Алабуга районында чүп яндыру заводы пәйда булырга мөмкин
  • 19 ноябрь 2018 - 11:10
    Ярдәм – бездән, идея һәм теләк – сездән
    Социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирү буенча конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. 
  • 19 ноябрь 2018 - 10:37
    Түбән Камада мохтаҗларга ярдәм итүче склад эшли
    “Гаилә” үзәгендә өлкәннәр һәм балаларга кирәк-яраклар бирелә. Шулай ук үзәктә кием-салым китерергә теләүчеләрне дә көтеп калалар.
  • 19 ноябрь 2018 - 10:35
    Бүген Мәүлид бәйрәме, аны ничек үткәрергә?
    Бүген Мәүлид бәйрәме. Мәүлид сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көнне сыйлар әзерләп, туганнар, дуслар катнашында мәҗлесләр оештырырга, бүләкләр таратырга була.
Реклама