«Үзгәрешләр чорында, республика башлыгы вазифасында Минтимер Шәрип улы Шәймиев Татарстан мәнфәгатьләрен кискен яклады, шул ук вакытта гомумроссиянекеләр белән каршылыкка кермәде. Карарларны кабул итүдә алдынгы карашлы булу, нигезлелек һәм эзлеклелек — аның сәяси зирәклеге һәм сизгерлеге шундадыр, мөгаен», — дип саный Әгъзам Гобәйдуллин.