Шәһәрдә яши-яши сыңар чиләк су күтәрсәң дә кулга кан савар кешегә әверелеп беткәнбез икән әй - көненә өчәр көянтә су ташыган чаклар кайда калган да кай арада кендек бавы өзелгән соң авылдан? Һай, ялкау да икән без хәзер - кызым белән бер атнага авылга кайтып, бераз әти белән әнинең кул...
Скопировать ссылку
Шәһәрдә яши-яши сыңар чиләк су күтәрсәң дә кулга кан савар кешегә әверелеп беткәнбез икән әй - көненә өчәр көянтә су ташыган чаклар кайда калган да кай арада кендек бавы өзелгән соң авылдан? Һай, ялкау да икән без хәзер - кызым белән бер атнага авылга кайтып, бераз әти белән әнинең кул...
Беренче көн. Коесы бар -кешесе юк
Иртән-иртүк йокы туеп уянып китү үк гаҗәп тоелды. Сәгать җиде туларга егерме минут. Ничек туйган бу йокы? Казанда кичке тугызда караватта булсаң да туймаган бирән капчыгы авылда алты-җиде сәгатьтә дә үзенә кирәген алган. Биш почмаклы йолдыз кыяфәтендә тәгәрәп йоклап ятучы Мәрьям дә минем кыштырдауга күзен ачты. Иртән эшкә киткәнче әнисе белән әтисенең биш кат түземлелеген үз хисабына аударганчы сынаучы «бәхет кояшы»ның ирен читендә елмаю: «Мин бүген бакчага да бармаячакмынмы?» Аның янына ук: «Әйдә, гел авылда яшик, ә?» - дә өстәлә.
Зур якның биш тәрәзәсеннән дә елмайган кояш нурларына кинәнеп, киерелеп-сузылып урам якны күзәтәм. Мин кечкенәрәк вакытта кешесе өзелеп тормаган, шуның янында иртән-иртүк авыл хәлләре энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә торган кое янында ник бер җан иясе күренсен! Коесы бар - кешесе юк. Гаҗәп. Ник гаҗәпләнеп торам ди инде аңа? Үзебезнең әбекәйнең дә йортына су кергән-чыккан, салкын суны җылыта торган бойлер тоташтырылган инде. Унитазыбыз да өйдә. Без бит авылда яшибез!
Артымнан килеп кочып алган әбекәем дә миңа кушылып урамны күзәтә. Әле яше алтмышка да тулмаган авылдаш алмашынып йөри икән, артыннан теркелдәүче сеңлесенә борылып йодрык күрсәтеп алырга да онытмый, бахыр. Артыннан ияреп йөргәненә ачулана, ә тегесенең үз кайгысы кайгы - тәмәкедән аерыла алмаучы абыйсы башка кеше каралты-курасына зыян сала күрмәсен дип тырышуы. Рәхәтлектән түгел инде...
Фүннә җиңгәчәйнең олы-авыр кәрзин тотып кибеткә барышы - баксаң, кибет хәзер дистәсен 35 сумнан йомырка кабул итә икән. Кайтышлый кәрзингә тәм-том төялә инде. Халык хәзер ипи салып, җиләк-җимеш бәлеше белән дә бик әвәрә килми - авылда пекарня эшли. Район үзәгенә дә, якын-тирә авылларга да Яңа Әлемнән күмәч алып китәләр. Бу бит әле авыл кешесенә эш тә бар дигән сүз!
Күрше Рәйхана апа ишегалды ялт итеп тора. Ир-ат кулы әллә каян күренә инде - өр-яңа мунча, яңа койма. Төпчеге Алмаздан бөтенләй уңды шул ул - тегесенең кулыннан килмәгәне юк. Армиядә хезмәт итеп кайткач, өйләнеп куйды. Ишегалды уртасындагы машина да аныкы икән, әле кайчан гына тукмак кадәрле генә булып йөргән Алмаз да әти булырга җыена. Тормыш бер урында түгел...
- Әлхәмдүлилләһи шөкер, - ди әбекәем, чәй ясый-ясый. - Гел рәхәттә яшибез хәзер. Газы кергән, суы агып тора, кибеттә ни телисең, шуны алырлык мөмкинлек бар, балалар өзелми. Үзең әле менә яңа гына: «Дүрт яшьлек кешене өйдә берүзен генә калдыралармыни?!» - дип сүгә-сүгә, без мал-туар карап керешкә лакланган шифоньерны тырмаң белән тырмап куйган идең. Хәзер биш яшьлек кызың белән чәй эчеп утырасың. Әй, үткән гомерләр, йомыркай... Икенче көн. Җан рәхәте
Кызым белән урам урап, кибеткә юл тоттык. Дәүәни-дәүәти, әбекәйгә кунакка да кайт, кибеткә дә барма, имеш. Чупа-чупс, сагыз, киндер - кибеттәге апаның да, Мәрьямнең дә кәефе шәп! Кайтышлый бер алты-җиде өйне уздыкмы икән, кызым миннән пышылдап сорап куймасынмы: «Әнием, ә нишләп балалар әниләреннән башка йөриләр?» Ул бит инде өйрәнгән - шәһәрдә фатир ишеген атлап чыгуга читлектәге җан иясе кебек яшәргә. Анда барма, кулны ычкындырма, йөгермә, алдыңа кара, күрмисеңмени машина килгәнен?! И-и без дә үстерәбез инде бала - монда аркасына аскан сумкасыннан башы күренмәгән мәктәп балалары бакчадагы эне-сеңелләрен алып кайта, ирек-хөррият мин сиңайтим. Минем бала чатырдатып миңа ябышкан (шулай өйрәтелгән чөнки!), уңга-сулга атлауга коты чыгып тора. Мин үзем дә шәһәрнең тыгызлап төенләнгән ыгы-зыгысыннан чак үземә кайтып ятам - Йа Хода, ничек рәхәт авылда!
Шәһәрдә зур механизмның кечкенә бер шөрепләре булып яшәргә, өзлексез келтерәп торырга шуның кадәр күнегелгән - монда да каядыр ашыгырга, кабаланырга кирәк дигән нәрсә кыбырсый. Тыныч ритмга, канәгать йөзләргә, һәркемнең туктап хәл сораштыруына күнегеп җитеп булмый. Әй мәйтәм, шәһәр кешесен шимбә көнне эшкә чыгарсаңмы - кайтыр ул сиңа канәгать кыяфәт белән эштән! Сыгылган лимон кыяфәтендә, чыра төсле гөпелт кабыныр дәрәҗәгә җитеп кайтачакбыз без! Ә монда өчкә кадәр эшләп, хуҗалыкта кырыкмаса-кырык эшен эшләргә дип чабып кайта кеше. Култык астына тәм-томын кыстырган, кәрәзле телефоныннан улына-кызына чәй яңартырга кушуы. Күзләре янып тора, бит очлары алсу, канәгатьлек хисе бөркелә. Әллә психологиясе шундый авылның, әллә тырышлыгы, дөньяга карашы... Өченче көн. Телле иткән дә, кеше иткән дә - авыл
Баланы ана телле итү шәһәрдә җиңел түгел. Аны «ата-анасы татар теленә өйрәтмәгән» дип сүгәргә кайсыбыз да оста. Мин дә әни булганчы шулай уйлый идем. Үзем әни булып, татар телле балалар бакчасында рус телле тәрбия ала башлаган кызымның рус телендә сөйләшә башлавын күргәч, бәлки, берәр җирдә ялгышамдыр дип тәрбияче-психологка да мөрәҗәгать иттем. «Мәҗбүр итмәгез, үзегез татар телендә сөйләшсәгез, бала аны сеңдерәчәк», - дип тынычландырып кайтарып җибәрде ул мине. Кызым исә татар телен аңласа да, фикерен рус телендә җиткерүен дәвам итә бирде. Бу юлы авылга кайтып, дүрт көн дәүәнисенең әнисе - әбекәй янында торган Мәрьям рәхәтләнеп татарча сөйләшә башламасынмы! Әле тегендә-монда рус теле кыстырган әнисе белән дәүәнисенә кисәтү ясарга да онытмый: «Татарча сөйләшегез!»
Элек авылга кайтып сыерлар күрүгә: «О-о, сыеры!» - диюче Мәрьямгә, татарча сөйләш, - диюче дә булмады үзе. Әбекәйгә кунакка кергән күрше-тирә апалар, урамда да, кибеттә дә кешеләрнең рус телен аңламавы да җитә калды аңа. Башта: «Тюжело с вами», - дип караган иде, аннан «муха» да чебенгә әверелде, «сыеры» да «авыл сыерлары»на күчте. Мөстәкыйльлек тә арта төште - бөтен кеше, шәһәрдән кайткан уңган-булган үскән кыз, дип сөйсен дә, үсми кара син! Болай да игътибарлы балам белән минем дә күңел күзем ачыла төште - әнә кошчык бер ботактан икенчесенә ничек күчә, алтын камканың бусы аеруча җете төстә, бер-берсенә арты белән береккән «пожарник»лар үзе үк бер кәмит... Үзем шул арада кызыма киртләргә дә тырышам - авылда, табигатьтә үскән кешенең күңеле шуңа да нечкә, кальбе чистарак була ул. Монда әлләкемләнә дә алмыйсың, шапырынып, үзбелдеклеләнеп тә булмый - авылның андыйларга талканы коры. Монда үзе бер институт, үзе бер тузга язылмаган кануннар яши. Атналык күзәтү. Без ник ерагаябыз?
Егылып китеп башкаларга акыл сата башлый бу, авылга кайтырга өнди, бик яхшы булгач, ник үзе авылга кайтып төпләнми соң, дисездер. Шәһәр ыгы-зыгысыннан, хәтта аның психологиясеннән үк арыган чакларым кирәгеннән дә артыгы белән еш була. Авылда физик эш эшләп тә шәһәрдәге көндәлек мәшәкатьтән арыган кадәр алҗымыйсыңдыр. Зәгыйфь яшьләр, бик иртә килгән йөрәк-кан тамыры авырулары да шул тынгысыз тормыш ритмыннан инде безнең. Үзебезне ниндидер кысаларга куып кертеп, көтү кебек ник чапканны да аңламый чабулар, тормыш мәгънәсе җуела бару да шуннан киләдер ул. Гламур үрнәкләргә табыну, узышу, мегаполиста «самовыживание» шартларында яшибез бит.
Берәүнең дә баласын авылда калдырасы килми - этә-төртә балаңа югары белем алдырып, тулай торакта булса да шәһәрдә калдыру теләге яши күпләрдә. Ярый да ул балаңа торак белән ярдәм итеп, аның эшләп тапканы яшәре өчен генә китеп барса. Ә яшьләр бар тапканын ипотека яисә арендага алган торак мәйданы өчен түләсә? Каян ямь тапсыннар да ул яшьләр, нәрсә турында хыялланып яши алсыннар? Бу очракта авылга - әти-әни нигезенә кайтып, мал-туар асрап, бакча утыртып яшәү дөресрәк түгелме икән. «Шәһәрдә яшим» сүзен күтәрер өчен генә дә очын-очка ялгап яшәүчеләр күп бит. Авылда физик хезмәте булса да, ачка интегүчеләр юк инде. Кара көйгән йөзләр дә юк, Аллага шөкер, әле колхоз яшәгәндә, бәрәңге бакчасы булганда, яшибез дип шөкер кыла алар. Кемнедер кемнәрдәндер аерыр өчен әйтүем түгел - авылда да яшәп була диюем. Моннан утыз-кырык түгел, унбиш ел элек булган тормыш та юк инде ул авылда - көянтә дә бетте, утын ташу-кисү дә юк, йорт саен җиңел машинасы да бар. Эшлисе һәм яшисе килгән кеше өчен, әлбәттә. Сәлам, шәһәр, ватык юллар, «бөке»ләр...
Беренче көнне эшкә махсус метрода килдем. Машина белән килсәм, теге бер атналык бәхетле эйфорияне чиләкләп урамга чыгарып түгү белән бер булыр иде. Балалар бакчасына кадәр булган тишек-тошыклы юллар, иртәнге җидедән башланган «бөке» эпопеясы да җитә калды. Колакта шәрран ярып кычкырган каз-үрдәкле, әтәчле, кәлияле юлдан теркелдәүче арбалы атлар туган авылымда калды шул - Универсиаданы каршыларга җыенган, ыгы-зыгылы Казанның минем күңел халәтемдә эше юк, ул һаман шул кырыс таләпләре, апылдаганга шапылдаган кануннары белән яшәвен дәвам итә икән...
Комментарийлар