Безнең илдә, шул исәптән Татарстанда да, кайсы гына эшчәнлек өлкәсен алма, һәр җирдә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен тикшерүне бер мәкаль - «Соң булса да, уң булсын» сүзләре белән тасвирларга була. Оешмаларда-биналарда янгын куркынычсызлыгына тулы тикшерү уздыру өчен берәр җирдә кеше гомерләрен өзгән янгын булып узуы, теплоход-пароходларның төзеклегенә игътибар бирсеннәр өчен, аларның...
«Тәгәрмәчле табутлар»
2007 елда Казан урамнары буенча кеше ташу эшенә җибәрелгән кызыл Кытай автобуслары күптән халык телендә «тәгәрмәчле табутлар» дигән яңгырашлы исем алды. Бу күктән төшкән атама түгел, шул зур һәм алама автобусларның юлларда көн саен диярлек һәлакәт очраклары тудырып торуларын күреп туган ул. Безнең халыкны хөрмәт итмәүче, керем өчен юлларда башка маршрут автобуслары белән ярышып, юл йөрү кагыйдәләрен бозып эшләүче Урта Азия кешеләренең иярләве аларны тагын да хәтәррәк итә.
Казан урамнарын басып алган ул кызыл автобусларның тукталышта басып торган халык өстенә менүенең бу бердәнбер очрагы гына да түгел. 2011 елның августында булган соңгысында маршрутка Җиңү Проспектында тыныч кына автобус көткән кешеләрне таптаткан иде. Ул чакта ике кеше үлде, һәлакәттә автобус йөртүче гаепле булып чыкты. 1 апрель көнне Гаврилов урамы тукталышындагы ут баганасын «сөзеп», 3 кешенең гомерен өзгән һәм 4 кешенең сәламәтлегенә җитди зыян китергән автобус шоферы Улубек Азимовны да хәзер җинаять җаваплылыгы көтә. Азимов үзе барысын да руль системасы һәм тормозларның сафтан чыгуына сылтый, автобусны баганага бәреп туктатмакчы булдым, дип аклана. Әлеге Кыргызстан кешесенең битарафлыгы аркасында 2011 елда кешеләр үлгән булган инде, ул чакта Азимов бер елга машина йөртү таныклыгыннан гына мәхрүм ителгән булган. Таныклыгын ул 2012 елның мартында кире кулына төшереп, яңадан автобус руле артына утырган.
Әлеге автобус караган транспорт оешмасы директоры Роберт Гыйләҗев һәм паркның төп механигы исә машинаның сафтан чыгуын тулысынча инкарь итәләр. Аларның сүзләренә караганда, автобус берничә ай элек кенә тулы тикшеренү узган һәм һәр көнне рейска чыгар алдыннан да тикшерелә торган булган. Ул көнне маршрут буенча инде ике тапкыр узарга өлгергән автобусның кинәттән ватылуы һәм руль системасы белән тормозларның берьюлы эштән чыгуы да сәер, ди алар.
Транспорт оешмалары да гаепле
Әмма гаеп директорда да бар. Пычрак җинаять тарихы булган ул кешене аларның эшкә алуы хаклы булдымы икән? Эш шунда: җәмәгать транспорты оешмалары, эш авыр, ә хезмәт хаклары аз булуы сәбәпле, автобус шоферларына зур кытлык кичерә. Шуңа күрә, гадәттә маршруткаларның руль артларында тупас, дорфа, русчаны начар белгән, хәтта үткәне караңгы булуы да ихтимал Урта Азия кешеләре утыруына аптырыйсы да юк. 1 апрель көнге кызганыч вакыйгадан соң, бәлки, бу эшне дә көйләүче берәр канун кабул итәрләр, дигән зәгыйфь кенә ышаныч бар.
Казанның маршрут автобусларының бик ипсез йөрүләрен бөтен халык белә. Алар бер-берсе белән куышып, тукталышта урын өчен көрәшеп, үзләренә бүленеп биргән юл полосасыннан чыгып йөреп, юл кагыйдәләрен бозып, ишекләрен тукталып бетмичә ачып һәм кузгалып киткәч кенә ябып, көн саен һәлакәтләр яки һәлакәткә китерә язган ситуацияләр тудырып торалар. Шул хәлләрнең шаһитлары булган кешеләрдән транспорт оешмаларына туктаусыз зарлар агыла, әмма ул зарларга күп очракта «чукрак» калалар һәм бернинди чаралар да күрмиләр. Полиция бу мәсьәлә белән дә ныклап кызыксына башласын иде.
Көлке көнендә елмаеп кына йөрисе урынга, бөтен Казанны кайгырырга мәҗбүр иткән вакыйга тукталышларның халык өчен бик куркыныч урыннар булуын тагын бер кат дәлилләде. Бәлки, аларны махсус саклагыч калканнар белән җиһазлау турында уйланырга вакыттыр. Хәер, безнең ил гадәтләре буенча, хөкүмәтнең ул эшкә кулы җитсен өчен әле дистәләгән охшаш һәлакәтләр булуы мәҗбүри шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар