16+

«Изге җир» дигәч тә...

Соңгы елларда дуслар белән җыелышып, Иске Казан тыюлыгы җирләренә бару матур гадәткә әверелде. Менә быел да «Шәрык», «Фикер» клублары, «Азатлык» татар яшьләре берлеге активистлары, «Таң батыр» лагере әйдаманнары белән кайчандыр Иске Казан кирмәне торган тарихи урынга барып, тау сыртларына агачлар утыртып кайттык. Учак тирәсенә җыелышып, гитара, кубыз, деңгер ише уен...

«Изге җир» дигәч тә...

Соңгы елларда дуслар белән җыелышып, Иске Казан тыюлыгы җирләренә бару матур гадәткә әверелде. Менә быел да «Шәрык», «Фикер» клублары, «Азатлык» татар яшьләре берлеге активистлары, «Таң батыр» лагере әйдаманнары белән кайчандыр Иске Казан кирмәне торган тарихи урынга барып, тау сыртларына агачлар утыртып кайттык. Учак тирәсенә җыелышып, гитара, кубыз, деңгер ише уен...

Агачтагы чүпрәкләр, мәетсез кабер ташлары иле
Иске Казан буенда дус-ишләр һәм табигать күренешләреннән тыш төрле сәерлекләр, ырым-хорафатлар, мәгънәсезлекләр белән дә очрашырга туры килә. Менә без агач утырткан арада «Хан» чишмәсе буена машиналар килеп туктады. Аннан үзләренең шешә-канистрларын күтәреп, ак яулык бөркәнгән апа-әбиләр күренде. Берзаман чишмә буена күз салсам, болар ике тау арасыннан сузылган чишмә юлына борылып, кулларын һавага югары чөйгән. Яннарына төшеп, ни кыланулары белән кызыксындым. «Без биектаулылар. Мүлмә авылыннан ел саен бирегә килеп, дога кылабыз, теләкләр телибез. Быел яшьләрне дә алып килдек менә. Алар монда беренче тапкыр. Әби-бабаларыбыз бу урынга килеп, ике тау арасында кулны күккә сузып дога кылсаң, теләкләр теләсәң, кабул була ди торган иде». «Ә башка җирдә теләк теләсәң, Аллаһ кабул итмиме?» - дим. «Кабул итә инде. Тик бу урынны изге диләр бит. Монда килеп теләсәк, хәерлерәк дип уйлыйбыз. Һәркем үзенчә ышана бит», - ди башына кызгылт яулыгын япкан апа миңа. «Гөнаһларыңнан тәүбә итеп, ихлас күңелдән теләнгән теләкләр, кайда булуыңа карамастан, Аллаһ тарафыннан кабул ителә торгандыр инде ул», - дип, чиләкләремне тутырдым да дуслар янына менеп киттем.
Кайтасы көнне җыйнаулашып бераз арырак урнашкан «Мулла Хаҗи» чишмәсенә бардык. Чишмәдән ерак түгел агачлар үсеп утыра, ул агачлар тирәсенә төрледән-төрле чардуганнар, кабер ташлары урнаштырылган. Аларның кайсына «Аллаһ ризалыгы өчен», кайсына «Ходай ризалыгы өчен» дип, «фәләновлар» белән «төгәновлар» үзләренең бирегә килү елларын, авыл исемнәрен язып калдырган. Әлеге ташлар, чардуганнар биредә һәр елны арта бара. Шуларның әйләнә-тирәсеннән сукмак салынган. Ә агач һәм чардуганнар ак чүпрәкләргә күмелеп беткән. Шул мәетсез «каберлек» тирәсендә бер төркем кеше әйләнгәләп йөри. Бер ак яулыклы әбине туктатып: «Әби, бу җирдә ничә мәртәбә әйләнергә кирәк соң? Әйләнгән чакта нишләргә? Ни өчен болай итәсез?» - дип, үземне кызыксындырган сорауларымны бирдем. «Аллаһ ризалыгы өчен әйләнәбез, улым. Әйләнгән чакта теләкләребезне телибез, Аллаһтан сорыйбыз. Башың әйләнмәсә, хет күпме әйлән. Ничә тапкыр әйләнсәң дә ярыйдыр инде», - диде әбекәй.
- Өегездә генә дога кылсагыз, теләк теләсәгез кабул булмыймыни?
- Буладыр инде. Әмма авылдашлар да, башка кешеләр дә монда килә бит. Монда Изге мулла кабере бар дип сөйлиләр. Изгеләр күмелгән җирдә дога кылу саваплырак, диләр...
- Ә биш вакыт намаз укыйсызмы соң?
- Юк, улым, укымыйм. Мин бит өйдә яшь балалар карап утырам. Алар укырга ирек бирми.
- Апа, тәһарәт алып, 2 рәкәгать намаз уку өчен биш-ун минут вакыт җитә бит. Әллә кайларга, шәһәр читенә барып йөрисе дә түгел. Бусы Аллаһ кушкан гамәлне үтәү булыр иде. Ә монда килеп буш каберлек тирәли әйләнү нигә кирәк?!
Әлеге сораулардан соң ул: «Ярар, рәхмәт, ярар», - дигән булып, уйга батып калды.
Агач бура белән әйләндереп эшләнгән «Мулла Хаҗи» чишмәсенең эченә керсәк, диварда -кадаклар. Кадакларда блокнот битләре, кәгазь кисәкләре эленеп тора. Ул кәгазь кисәкләрендә шулай ук үзләрен мөселман санаучы татар кешеләренең күптин-күп теләкләре язылган. Ә су төбендә биш тиеннән алып унар сумга кадәр тәңкәләр җемелдәшеп ята. Чишмәнең бура диварларында да почмак саен язулар. Әле ярый берәү чишмә бурасына «Мөселманнарга агачка яки чардуганнарга чүпрәк бәйләү гөнаһ!» дигән язу элеп калдырган. Тик агач һәм чардуганнарга карагач, бу язуны укып та торучы юк, ахры, дигән фикергә киләсең.
Менә шулай. «Аллаһ ризалыгы өчен» кем агач утырта, кемдер күперләр, юллар төзетә, кайберәве, кардәшләрен хаталы гамәлләрдән тыярга теләп, кисәтү язып элә. Ә икенче берәүләре, шулай ук «Аллаһ ризалыгы»на өметләнеп, чишмәгә тәңкәләр ыргыта, хәләл акчаларын сарыф итеп, кабер булмаган җирдә каберлек ясап, һәйкәлләр, чардуганнар куйдыра, өченчеләре шул чардуганнарга, агачларга ак чүпрәкләр чорный, дүртенчеләре исә, гозер-теләкләрен үтенеп, шулар тирәсеннән башы әйләнгәнче әйләнеп йөри.
«Изге» төшенчәсенең мәгънәсен белмәгәч...
Узган атнада Изге Болгар җыены булып узды. Анда гыйлемле мулла-хәзрәтләребез белән бер- рәттән, илебезнең һәм республикабызның төрле почмакларыннан килгән, дөньяви, һөнәри белемнәре булса да, әлифне таяк дип тә белмәгән татарларыбыз шактый иде. Берничә шәкерт махсус аңлату эшләре алып барырга тырышса да, диварларга тотына-тотына борынгы корылмаларны Кәгъбә урынына күреп, алар тирәли әйләнеп йөрүчеләрне тыңлата алмадылар. Ә узган ел ачылган «Ак мәчет» каршындагы фонтанның төбе тәңкәләргә, исраф акчаларга күмелеп калды. Югыйсә халык бу җиргә зиярәт кылу, ата-бабаларыбызны искә алып, рухларына дога уку, гөнаһларыннан вә кылган хаталарыннан тәүбә итү максатыннан килергә тиеш иде! Ырым-хорафатлар, төрле инану төрләре Биләр җирләрендә дә чәчәк ата дип ишеткәнем бар. Татар халкында «изге» дигән төшенчәнең күпмәгънәле булуын, «изге» дигән һәр сүзгә дини мәгънә бирергә кирәкмәгәнлеген онытмасак иде. Аллаһ ризалыгы өчен Аллаһ үзе кушкан гамәлләрне генә кылып, сукырларча төрле коткыларга, ырым-хорафатларга бирелмичә яшәргә өйрәнсәк иде! Башка диннәрдәге йола-гадәтләрне гыйлемсезлегебез аркасында үз итүебезне Аллаһ Тәгалә үзе ярлыкасын, ширек гамәлләр буларак кабул итә күрмәсен! Амин!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading