Бостон марафоны - дөньядагы ел саен үткәрелә торган чабышларның иң зурларының берсе. Ярышта катнашу бик абруйлы булып саналганга күрә, һәр апрельнең өченче дүшәмбесендә дөньяның төрледән-төрле почмакларына сибелеп яшәүче барлык чабышчылар АКШның әлеге штатына ашыга. Бостонның бу атнада узган 117 нче марафонына 24 меңнән артык спортчы һәм алар өчен җан атарга...
Кем гаепле?
Ел саен язның көләч кояшы астында күңелле көндәшлек, күтәренке кәеф рухында узган ярыш быел зур хәсрәткә, олы кайгыга әверелде; җиңүчеләрне тәбрикләп, гадәттә чәчәк таҗларына күмелә торган финиш ноктасы бу дүшәмбедә кып-кызыл канга батты. Ярышны иң кызган чагында өзгән бер-бер артлы яңгыраган ике көчле шартлау өч кешенең, шул исәптән 8 яшьлек малайның гомерләрен өзде, 180нән артык кешене яралады. Хәзер табиблар 14 кешенең гомерен саклап калу өчен көрәшә, дистәләгән яраланганнарның кулларын яки аякларын кисәргә туры килгән.
Полиция шартлаткыч матдәләрнең нинди булуларының очына чыгарга өлгергән инде. Чүп әрҗәләренә урнаштырылган бомбаларның йорт шартларында җитештерелгәне, интернет яки кәрәзле элемтә аша гамәлгә китерелгәне, тар-мар итү мәйданы киңрәк булсын өчен, шартлаткычларның эченә вак кадаклар, тимер кыйпылчыклары тутырылган булуы ачыкланган. Яраланучыларның күп булуында, кешеләрнең аяк-куллары өзелүдә шартлауның куәте түгел, шул күпсанлы китекләр гаепле дә. Полиция марафон узган җирдә тагын берничә бомба табып, аларны вакытында зарарсызландыруга да ирешкән.
Хәзерге вакытта җинаятьнең мотивлары ачыклана. Версияләр төрле. Берәүләр бу коточкыч хәлдә АКШтагы экстремист төркемнәрне гаепли. 15 апрель - Америкада федераль салымнарны түләү көне дә, шуңа күрә вакыйганы ил гражданнарының шул рәвешле ризасызлык белдерүләре дип уйлаучылар бар. Президент Обама исә, моны 2001 елның сентябрь вакыйгасы тибындагы теракт, дип белдерде. Бик мөмкин - АКШның байтак дәүләтләр белән мөнәсәбәтләре киеренке бит. Тик кайбер белгечләр фикеренчә, шартлаулар - Америка хөкүмәтенең яхшы планлаштырылган операциясе. 2001 елда Нью-Йоркта игезәк каланчалар, Америка Иранга сугыш игълан итә алсын өчен, АКШ хөкүмәте заказы белән махсус шартлатылган дигән сүзләр йөрде бит. Ул фаразлар дәлилләнә генә алмады. Шуңа күрә, бу юлы да Америка үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен тату халык корбаннарыннан да чирканмаган, дигән уйлар бар. Беренчедән, бу АКШка, янәдән берәр гарәп илен гаепле итеп күрсәтеп, аңа сугыш игълан итәргә мөмкинлек бирә. Икенчедән, шушы хәлне сәбәп итеп, илгә яхшырак коралланырга, хәрби активлыкны көчәйтергә юл ача. Эчке факторлар да бар: үз гражданнарының игътибарын икътисади проблемалардан читләштерү өчен менә дигән алым бу.
Версияләрнең кайсысы өстен булып чыкканын вакыт күрсәтер. Тикшерүгә ярдәм итә алырлык мәгълүмат өчен 50 мең доллар күләмендә премия игълан ителгән. Һәрхәлдә, бу мәхшәр АКШ хөкүмәтенең заказы икән, дөреслек беркайчан да өскә калкып чыкмаячак. Хәзер Америка гаеплеләрне табып, аларны хөкемгә тартса да, моның күз буу гына булуы ихтимал.
Ә Россия әзерме?
Бостон марафонына ел саен Россия чабышчылары да бара. Быел ярышта 19 россияле катнашкан. Аллага шөкер, аларның берсе дә шартлаулардан зыян күрмәгән. Шуңа да карамастан, Россиянең Спорт министрлыгына хәзер шактый нервларын туздырырга һәм башларын ватарга туры киләчәк. Безнең илнең якын киләчәктә күп җитди спорт чаралары үткәреп җибәрәсе бар. Болар - быелның июлендә Казанда узачак бөтендөнья Универсиадасы, августта Мәскәүдә булачак җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты, киләсе елгы Сочи олимпиадасы. Спорт министры Мутко Америкадагы вакыйганың Россия өчен шомлы чаң булуын белдергән. Тик, аның сүзләренә караганда, киләчәк спорт уеннарындагы куркынычсызлык мәсьәләсе күптән яхшылап каралган. Шулай да, ул барысын да яңадан бер кат тикшерергә һәм ул хәлгә игътибарны тагын да арттырырга сүз биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар