Йомшаграк бәгырьле, күңелләренә һәр нәрсәне якын кабул итүче кешеләргә бүген яңалыкларны тыныч кына карый торган түгел, кайсы гына чыгарылышны карама, әле үтереш-суеш, әле ату-шартлату, әле җитди һәлакәт - туктаусыз кан түгү. Бер генә көнебез дә тыныч кына тәмамланмый. Дөнья буенча туктаусыз булып торган коточкыч хәлләр цивилизация үсешенең соңгы ноктасымы икән?...
АКШта ай саен берәр мәхшәр
Әле бер илдә, әле икенчесендә кабынып торган сугышларны исәпкә алмаганда, мәгънәсезгә халыкның гомерләрен өзү буенча рекордны соңгы вакытта, әлбәттә, АКШ куя. Анда әле коралланып мәктәпкә бәреп кереп, укучы балаларны атып үтерәләр, әле спорт чарасы барышында бомбалар шартлаталар, әле бәйрәм уңаеннан парадта катнашучыларга ут ачалар. Җинаятьләр хроникасына күз салсак, 2009 елдан башлап, хәзерге вакытка кадәр Американың төрледән-төрле штатларында һәр ай саен диярлек күпсанлы корбаннарга китергән берәр булса да массакүләм үтереш булмыйча калмаган. Ә саннарга килсәк, АКШның 25 штатында соңгы дүрт ел эчендә шундый 43 очрак теркәлгән һәм аларда 934 кеше һәлак булган.
Америкалылар әле Бостон марафонында үткән теракттан соң да аңнарына килеп бетмәгәннәр иде, атна башында охшаш бәла илнең Яңа Орлеан штаты халкы башына төште. Анда Ана көне уңаеннан уздырылган парадта билгесез кешеләр ут ачалар һәм, 17 кешене яралап, юкка да чыгалар. Полиция әлегә җинаятьчеләрнең эзенә төшмәгән, әмма урында төшерелгән видеоязмалар буенча аларның өчәү булулары билгеләнгән.
Узган ел ахырында АКШның Ньютаун шәһәре мәктәбендә 20 яшьлек Адам Ланза 20 баланы һәм 6 укытучыны атып үтерү вакыйгасыннан соң, Президент Обама Америка территориясендә корал сату канунын кырыслатуга омтылыш ясаган иде, тик аның башлангычы уңышсызлыкка тарыды. АКШның 80 процент халкы ул үзгәрешләр яклы булуга карамастан, Сенат үзенең рөхсәтен бирмәде. Янәсе, бу гражданнарның ирекләрен кыса икән. Нәтиҗәдә, сенатчыларның ваемсызлыгының һәм ил халкының ялваруларына чукрак калуларының америкалылар бүген дә «канлы» җимешләрен татыйлар.
Россия дә кимен куймый
АКШ белән чагыштырганда, Россиядә үзең белән ирекле рәвештә корал йөртү тыелган. Шуңа күрә, Аллага шөкер, безнең илдә күп халык җыелган урында корал чыгарып, кешеләргә ут ачулар, мәктәпләргә кереп, укучы балаларны кырып йөрүләр әллә ни еш күренеш түгел. Әмма бездә дә мәгънәсезлеге һәм вәхшилеге белән Америкадагы шул массакүләм үтерешләргә охшаш җинаятьләр гел булып тора. Хәер, апрель ахырында Белгородта кибеттә һәм урамда кешеләрне атып үтерү очрагы да АКШтагы хәлләр стилендә. 6 кешене үтергән Помазун тирәсендә шау-шу тынып та бетмәде, инде менә Санкт-Петербургта җан өшеткеч яңа җинаять - 20 яшьлек хәрби институт курсанты күршеләрендә яшәүче хатын белән аның 12 яшьлек улын суеп чыккан. Үтерешнең сәбәбе дә шаккатарлык: курсантның йөргән кызы шул күрше хатыны белән кычкырышкан да, яклау сорап, егетен аңа өстергән. Хәзер исә артык тырышыбрак җибәргән егетне төрмә көтә.
Башта эчтәге усаллыкны җиңәргә кирәк
Ни өчен җәмгыятьтә андый очраклар еш булып тора соң? Америка белән барысы да аңлашыла: ирекле рәвештә корал йөртү ил гражданнарының һәркайсын, ихтимал, кеше үтерүчегә әверелдерә. Ә Россиягә килгәндә, белгечләр, төп сәбәпләрнең берсе, дип, кешеләрнең усаллыгын атыйлар. Бу күрсәткеч буенча Россия беренче ун ил исемлегенә керә икән. Һәрчак акча җитмәү, җүнле эш табып булмау, көнкүреш ызгыш-талашлары аркасында эчтән гел ярсып йөргән россиялегә тагын телевидение «сабаклары», интернетның, спиртлы эчемлекләр белән мавыгуның йогынтысы да тәэсир итеп, ул менә-менә шартлыйм дип торган «аяклы бомба»га әйләнә. Һәм ул «бомба»ның кайчан, кайда һәм кем янында шартлыйсын белгечләр дә алдан кисәтә алмыйлар.
Берәр коточкыч җинаять турында ишеткәч, без, гадәттә, җинаятьче акылга зәгыйфь кешедер инде, дип уйлап куябыз. Үз аңында булган адәмнең шундый гамәлгә баруы безнең башыбызга сыймый. Әмма, инде санап кителгән сәбәпләр буенча, теләсә кайсы кешенең көтмәгәндә вакытлыча «башы китәргә» һәм ул әллә нинди куркыныч эшләр майтарып атарга мөмкин, ди белгечләр. Димәк, якты киләчәк турында әле уйларга иртәрәк, беренче эш итеп, җәмгыятьне усаллыктан дәваларга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар