16+

«Рассрочкага хәрби хезмәт»

Бүгенге заман егетләренең иң курыккан нәрсәсе - хәрби хезмәт. Бу курку юктан гына да түгел, җирле хәрби комиссариат башлыкларыннан алып, оборона министрына кадәр, армиядә күптән тәртип урнашты, яхшы шартлар, казарма саен видеокамералар, дустанә мөнәсәбәт һ.б. дип күпме такысалар да, чакырылыш яше тулып килгән егетләр хезмәт итеп кайткан дусларының сөйләгәннәреннән, телевизион...

«Рассрочкага хәрби хезмәт»

Бүгенге заман егетләренең иң курыккан нәрсәсе - хәрби хезмәт. Бу курку юктан гына да түгел, җирле хәрби комиссариат башлыкларыннан алып, оборона министрына кадәр, армиядә күптән тәртип урнашты, яхшы шартлар, казарма саен видеокамералар, дустанә мөнәсәбәт һ.б. дип күпме такысалар да, чакырылыш яше тулып килгән егетләр хезмәт итеп кайткан дусларының сөйләгәннәреннән, телевизион...

Мәгариф системасына 80 нче еллар кайтавазы - 4 нче класс кире кайтарылгач, егетләр өчен армия мәсьәләсе тагын да кискенләште. Хәзер егетләр мәктәпне 18 яшьләрен тутырып тәмамлыйлар да, өлгерсәләр, укырга кереп калалар, өлгермәсәләр - бер еллык кабала ишекләре һәркем өчен төбенә кадәр ачык. Шулай итеп, инде күпме еллар буе югары уку йортлары - егетләр өчен армиядән вакытлыча гына булса да котылып торуның канунлы һәм ышанычлы чарасы. Янәдән хәрби хезмәт кайгысы егетләрнең башына V курска җиткәч кенә төшеп, алар шулчак кына армиядән качуның яңа юлларын эзли башлый. Берәүләр аспирантурага керә, икенчеләр, 27 яшьләре тулганчы, тагын берәр уку йортына кереп тору хәстәрен күрә, өченчеләр башка ысулларын таба. Әмма бер нәрсә дә мәңгелек түгел, бигрәк тә эш Ватанны саклаучылар санының елдан-ел күбрәк тулмавына кагылса. Башта югары уку йортлары читтән торып укучыларны армиядән саклау калканы статусыннан мәхрүм ителде, хәзер менә көндезге бүлектә белем алучыларга да солдат чүчинкәләре киертә башлау турында җитди сөйләшүләр бара.
Мәскәүнең Бауман исемендәге дәүләт техник университеты студентларны белем алу процессыннан аермыйча гына хәрби хезмәт үтәтү программасын тәкъдим итте. Студентлар арасында бу инициатива «рассрочкага хәрби хезмәт» дигән атама да алырга өлгерде инде. Ул шуннан гыйбарәт: студентлар өч ел рәттән өчәр ай буе армия сафларында хезмәт итеп кайтырга тиеш булалар, ә хәрби хезмәтнең тагын өч ае югары уку йортларының хәрби кафедраларында теория тыңлап уза.
МДТУ ректорының армия системасына шул рәвешле яңалык кертергә теләп башлап йөрүен оборона министры Шойгу да бик хуплады. Аның фикеренчә, бу бик яхшы, вакытлы һәм әһәмиятле программа. Беренчедән, ул бүгенге көндә егетләргә зур кытлык кичергән армия өчен файдалы булачак. Икенчедән, янәсе, ул эш студентларның үзләре өчен дә бик мөһим, чөнки программа чынга ашырылса, аларның һәркайсы университетта нинди һөнәр ала, шундый юнәлешле хәрби частьларда гына хезмәт итәчәк. Һәм «рассрочкага хәрби хезмәт»не алга сөрүчеләрнең сүзенә караганда, нәтиҗәдә, уку йортын тәмамлаганда, студентлар теоретик яктан гына түгел, практика белән дә сыналган тәҗрибәле белгечләр булып җитлегәчәкләр.
Шойгу хәзер теш-тырнагы белән ябышкан бу идея беренче карашка бик уңайлы һәм дөрестән дә файдалы кебек. Студентлар берьюлы ике зур эштән - белем алу һәм армиядән котылалар бит. Әмма иң кызганычы да шунда - сүздә бик гади булган бу программа мескен студент җилкәсенә күпме йөк өсти. Мәктәптәге 45 минутлык 6-7шәр дәрестән соң, ике тапкырга диярлек дәвамлырак университет парларына ияләшүе болай да кыен. Хәзер аларга уку елының өч аен хәрби частьта солдат булып куылып йөрүне дә өстәсәләр, студент нишләп бетәр, кем белгән?! Студентларның 70 процент чамасы укый да, эшли дә. Көннәрен белем алып, кичләрен-төннәрен акча эшләп уздырган студентны хәрби хезмәт йөкләмәсе белән дә сыный башласалар, моның нинди нәтиҗәләргә китерәсе билгесез.
Программа гамәлгә кертелсә, уку белән хәрби хезмәтне берләштерүнең кайбер тискәре якларын хәзер үк күз алдына китерергә була. Мин, мәсәлән, болай күзаллыйм: университеттан армиягә килгән студент намуслы хезмәт итәргә тырыша һәм шул өч ай эчендә уку йорты биргән белемнең күпмесендер онытырга өлгерә. Кире кайткач, профессор аннан үзе өйрәткән белем дәрәҗәсен таләп итә башлый. Тик ул инде юк - армиядә калган! Частька кайткач, тагын шул ук хәл кабатлана: тугыз ай эчендә студентның солдат күнекмәләре җилгә очкан.
Тагын шунысы да бар әле. Кызларга бит безнең илдә хәрби хезмәт каралмаган. Төркемдәшләре солдат шулпасы чөмергән арада аларны яки ял иттерергә, яки башка программа буенча укытырга кирәк булып чыга.
«Бабайлык» турында да искә алмыйча булмый. Армиягә чакырылып, ярты ел хезмәт иткәч, кулларына «бабайлык» дилбегәсе килеп эләккән егетләр студентларга кагылмас дисезме? Өч айга гына килгән студентның, киресенчә, «бабай»ның ачы мәсхәрә һәм сәбәпсез мыскыллау объектына әйләнүе бик ихтимал, миңа калса. Студентлар өчен генә аерым частьлар булдыру да мөмкин эш түгел. Студентлар белән әлеге темага әңгәмә корырга килгән Шойгуга бер егет шундый сорау биргән иде, министр: «Аңлагыз, моны эшләү безнең кулдан килми. Оборона министрлыгының сезгә уңайлы шартлар тудырырлык миллионнары юк», - дип җавап бирде. Студентлар парталар арасыннан туп-туры «бабайлар» кулына килеп эләгәчәк дигәнне аңлата бу. Россия армиясендә бүгенге көндә хөкем сөргән «бабайлык» дәрәҗәсен исәпкә алсаң, студентларның өч айдан аудиторияләргә кире әйләнеп кайтмаулары да бик мөмкин.
Миллионнар мәсьәләсенә кагылгач, шундый сорау да туа: студентларны өч ел рәттән өчәр айга частьларга алып килү, аннары кире озату, аларның казармаларда яшәвен, тукландыру-киендерүне тәэмин итүгә министрлык каян акча җиткерергә җыена икән? Хезмәт срогы тәмамланып, кайтырга чыккан солдатларга юл акчасы урынына коры паек тоттырып җибәргән очраклар да еш ишетелеп тора лабаса.
Кыскасы, бу программа нәкъ солдат шулпасы сыман майсыз һәм итсез. Оборона министры Шойгу нигә бу программада бары тик плюслар гына күрәдер - аңлашылмый. Ул «рассрочкага хәрби хезмәт»не сынау рәвешендә 20-30 югары уку йортына кертергә, аннары тора-бара аны һәрбер университет-институтның аерылгысыз өлеше итәргә хәзердән үк әзер, югарыдан рөхсәт бирүләрен генә көтә. Бәлки, эш Шойгуның үзенең беркайчан да хезмәт итеп карамавында, шәхси тәҗрибәсе булмаудадыр, ә бу эшчәнлеге - оборона министры буларак, үзбилгеләнергә тырышуыдыр. Бу программа тирәсендә хәзер бәхәсләр бик күп, ә билгеле булганча, начар реклама да реклама бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading