Бер ояда яшәүче кырмыскалар өч төргә бүленә: ана кырмыска, ата кырмыскалар һәм эшче кырмыскалар. Эшче кырмыскалар ояда бөтен эшне башкаралар: аны төзекләндереп торалар, җыештыралар, ашарга табалар, яшь токым артыннан күзәтәләр. Нәселне дәвам итү өчен генә җавап бирүче ана зат белән ата кырмыскалар шул эшчеләр хисабына көн күрәләр.
Безнең ил дә кырмыска оясы принцибы буенча яши - башкалабыз Мәскәү башка өлкәләрне «савып», паразитар тормыш рәвеше алып бара. Иң кыены безнең республикабыз өлешенә туры килә: Татарстанның тир түгеп тапкан керемнәренең 90 проценты чамасы Россия шәһәрләренең «анасы» казнасына ага. Әмма Татарстанның карусыз буйсынулы яшәешен дә күпсенгән затлар гел табылып тора.
«Без аларны акчага күмдек!»
Дәүләт Думасының күптән түгел булып узган бер түгәрәк өстәлендә «Гадел Россия» фракциясе депутаты Александр Агеев, милли республикаларны федераль бюджеттан финанслауны киметергә кирәк, дигән фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, ил казнасы милли төбәкләргә кирәгеннән артык акча бүлеп бирә һәм бу хәл башка өлкәләрдә көнчелек һәм протест хисләре тудыра икән. «Чечняга барсаң, үзеңне яңа Дубайга килеп эләккән кебек тоясың. Татарстанда туктаусыз ниләрдер төзелә, ул үсә, зурая, аннан хәтта Мәскәү дә көнләшә. Без аларны акчага күмдек!» - дип лаф орды үзенең чыгышында Агеев.
Берничә югары уку йорты тәмамлаган сәясәт фәннәре кандидаты, «Гадел Россия» әгъзасы, илнең бөтен хәл-әхвәле белән кызыксынырга тиешле депутат, тумышы белән үзе дә үзәктән еракта - Волгоградтан булган зат шулай дип торсын инде! Мәскәү Чечняны, дөрестән дә, учыннан гына тукландырып тора, аңа максималь ирек бирә, әмма Агеевның Татарстанга карата әйтелгән сүзләре нахак һәм ачуны кабартырлык.
1992 елда ук бәйсезлек алган Татарстан, инде 20 елдан артык вакыт узуга карамастан, Мәскәүгә баш иеп яши бирә. Ул үзәкнең һәр боерыгын, һәр фәрманын берсүзсез үти, үзенең «кара алтыны» хисабына проблемасыз, иркен гомер кичерү урынына, шул «җир каны»ның күпчелек өлешен бушлай Мәскәүгә агыза, башкала ризалыгыннан башка авыз да ача алмый. Үзенең җир асты байлыклары, беренче чиратта, нефте белән Европа илләрен туктаусыз тәэмин итеп торып, Татарстан үзенә түгел, Мәскәүгә исем ясый. «КамАЗ» машиналары белән узышларда дөнья чемпионнары дәрәҗәләрен яулап, Россияне данлыклы итә. Футбол, хоккей, волейбол, баскетбол кебек спорт чараларында ирешкән казанышлары да, бәйсез республика Татарстан түгел, Россия Федерациясенең исәбенә теркәлеп куела. Казан да «Россиянең өченче башкаласы» статусын тиктомалдан түгел, татар спортчыларының тырышлыгы белән алды. Кыскасы, Татарстан гомер буе Мәскәүнең казнасын баетып һәм, үзе читтә калган килеш, Россиянең данын дөнья күләмендә ишеттереп тора. Кечкенә генә республиканың, икмәкне үз халкы авызыннан өзеп, иксез-чиксез ил файдасына бил бөгүен санга сукмыйча, аңа федераль бюджеттан бүленеп бирелгән тиеннәрне күпсенү - бу оятсызлыкның чиге, минемчә.
Нахак яла
Агеев түгәрәк өстәлдәге чыгышында тагын шуңа да басым ясады, янәсе, милли республикалар илне ихтирам итмиләр икән. «Әгәр дә Россия милли регионнарга булыша икән, ул алардан үзенә дә яхшы мөнәсәбәт таләп итәргә хокуклы», - дип белдерде «гадел россия»ле һәм республика җитәкчеләренә, беренче чиратта, гражданнарының җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышын ныграк күзәтергә киңәш итте.
Әйтерсең лә татарлар Россияне хөрмәт итми һәм Мәскәү безнең хокукларны кыскан өчен туктаусыз митинглар-демонстрацияләр оештырып, революцияләр ясап тора. Юк бит, югарыдагылар ниләр генә кыландырмасын, татар чыдый, тешен кысып булса да түзә. Монда милләтнең менталитеты, тыйнаклык зур роль уйный. Ә мәскәүлеләр, дөрестән дә, Татарстанга һәрчак аяк чалып тора. Республиканың бәйсезлеге кәгазьдә генә калу җитмәгән, телебезне, динебезне, милли мирасыбызны гел тәнкыйть утына тоту, татар мәктәпләрен ябу, латин әлифбасына күчүне тыю, тарихи һәм мәдәни биналарны җимерү, сүз иреген кысу; төбәкләрдә Президент һәм субъект җитәкчеләрен Мәскәү тарафыннан билгеләп кую, 2015 елга кадәр «Президент» атамасын һәм статусын юкка чыгару кануннарын кабул итү һ.б. - болар барысы да милләтне кимсетүче гамәлләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар