16+

Сәясәт һәм иҗат

Лужковның поэмасы 2010 елның сентябрендә Россиянең ул чактагы Президенты Медведев 18 ел буе Мәскәү мэры постын биләгән Юрий Лужковны эшеннән азат иткән иде. Моның сәбәпләре Лужковның вазифасыннан файдаланып, төрле икътисади хәйләләр, кыңгыр эшләр майтарып ятуы булса да, аны эштән кууларының аңлатмасы бик йомшак формада булды - янәсе, ул Президентның ышанычын...

Сәясәт һәм иҗат

Лужковның поэмасы 2010 елның сентябрендә Россиянең ул чактагы Президенты Медведев 18 ел буе Мәскәү мэры постын биләгән Юрий Лужковны эшеннән азат иткән иде. Моның сәбәпләре Лужковның вазифасыннан файдаланып, төрле икътисади хәйләләр, кыңгыр эшләр майтарып ятуы булса да, аны эштән кууларының аңлатмасы бик йомшак формада булды - янәсе, ул Президентның ышанычын...

Лужковның поэмасы
2010 елның сентябрендә Россиянең ул чактагы Президенты Медведев 18 ел буе Мәскәү мэры постын биләгән Юрий Лужковны эшеннән азат иткән иде. Моның сәбәпләре Лужковның вазифасыннан файдаланып, төрле икътисади хәйләләр, кыңгыр эшләр майтарып ятуы булса да, аны эштән кууларының аңлатмасы бик йомшак формада булды - янәсе, ул Президентның ышанычын югалткан. Алай гына да түгел, мэрның җинаяти алымнарын җентекләп тикшерәсе, аңа гаеп ташлыйсы урынга, җылы кәнәфиен югалткан өчен хөкүмәт Лужковка әле 3 миллион күләмендә пособие дә бүлеп бирде. Соңрак аңа һәм аның миллиардер хатыны Батуринага каршы кузгатылган җинаять эшләрен бераз селкетеп маташтылар үзе, тик алар да вакыт белән тынып, юкка чыкты һәм Лужков «ирекле йөзүгә» җибәрелде.
Намуссыз эшчәнлеге өчен җавапка тартылмыйча, кесәләренә акча тутырып, Лондонга яшәргә чыгып киткән Лужков әле аннары да, үзенә һәм хатынына Россиядә эшчәнлек алып барырга рөхсәт бирмиләр, дигән булып, үпкәләп ятты. Әмма монысы да чеп-чи ялган иде, Россия хөкүмәте ул яланы да никтер колак кырыеннан гына уздырып җибәрде. Билгеле булганча, ул чакта да, хәзер дә Мәскәүнең элеккеге «хуҗасы»на ил территориясендә эшләргә берни дә һәм беркем дә комачауламый. Баллы-майлы урыныннан колак каккач та, Лужков Мәскәүнең Халыкара университетының деканы итеп билгеләнде, ә хәзерге көндә ул «Уфаоргсинтез» оешмасының директорлары советы әгъзасы вазифасын да били. Декан буларак, студентларга лекцияләр һәм төрле фәнни чараларда докладлар укып йөреп, Лужковка иҗат «чире» дә йоккан, күрәсең - Мәскәүнең элеккеге мэры тоткан да… поэма язган! Аның «Сократ - һәрчак Сократ» дип аталган иҗат җимешенең ике кисәген күптән түгел «Русский пионер» җурналы бастырып та чыгарды.
Күпчелек гомерен җитәкче вазифаларында хезмәт итеп үткәрсә дә, Лужковның элек тә бер яклы гына кеше булмаганлыгы билгеле иде. Хәтерлисезме, ул мэр эшчәнлегеннән аерылмыйча гына, нинди зур сөю, сизгерлек белән шәхси хуҗалыгындагы умарта кортларын «тәрбия кылып» ятты? 2010 елның аномаль эссе җәендә Мәскәү халкы корылыктан интегеп һәм торф янган төтенгә тончыгып ятканда да, Лужков үзенең яраткан бал кортларын коткару өчен, шәһәр бюджетыннан халыкка ярдәмгә тотылганнан да күбрәк акча сарыф иткән иде. Узган ел хатынының аңа 5 мең баш сарык алып биргәне дә билгеле булды. Күрәсең, умарталык белән сарык абзарыннан бушап торган арада, Лужков кулында каләм уйнатып карарга булган. Әмма поэмасы юк-бар гына нәрсә - хайваннар яки бөҗәкләр турында түгел, әсәр тарихи һәм фәлсәфи эчтәлеккә ия, аннан тыш, юллар арасына Лужков үзенең «авыр язмышына» карата зарларны кыстырырга да онытмаган.
«Сократ - һәрчак Сократ» поэмасын Лужков үзе бөек Сократ турында докладлар укыганнан соң, илһамланып китеп яздым, дип белдерә. Эчтәлеккә бик бирелеп укымаганда, Лужковның поэмасы Сократның ышанулары һәм өйрәнүләрен, Афина шәһәренең җитәкчеләренә аның белдеклелеге һәм башимәс холкы ошамаганлыгын, шуның өчен аны хөкемгә тартуларын сурәтләүче Сократ турындагы чираттагы бер әсәр буларак кына кабул ителә. Әмма тирәнгәрәк баксаң, Лужковның Сократ язмышында үзенеке белән күп охшашлыклар табуын, укучыга шуны җиткерергә теләвен аңларга була. Имеш, Мәскәү мэры вазифасында Лужков бары тик шәһәр һәм аның киләчәге турында гына кайгырткан, әмма дәүләт башлыгы аның эшчәнлеген аңламыйча, тугры һәм намуслы хезмәтчене читкә этәргән. Поэма юллары аша Лужковның ил һәм илнең җитәкчеләренә үпкә дә белдерүен аңлап була.
Тарихтан Сократны үлем җәзасына хөкем иткәч, аның кыю ирләрчә агу эчеп үлгәнлеге билгеле. Бу эштә Лужков Сократны кабатламас, шәт, вакытлар ул түгел бит, инде 2500 ел узып киткән. Әле бәлки, Лужковның танылган шагыйрь булып җитлегәсе көннәре дә алдадыр. Минемчә, Лужков үпкәсен поэма юлларына салып яту урынына, илдән һәм халыктан гафу үтенеп, хаталарын аңлаганлыгын, үкенүен белдереп, шигырьләр язса, аның иҗатының уңышка ирешү ышанычы да бар.
Хакимияттән - иҗатка
Кулга каләм алу ниндидер мөһим нәрсә әйтү, үзеңне ишеттерергә, оныттырмаска теләү омтылышы да булырга мөмкин. Дәүләтнең югары постларыннан җәнҗал белән куылган затларны кем тыңлап торсын да, аларның әйткән сүзләренә кем ышансын?! Ә кәгазь бөтен әйбергә түзә. Менә «Оборонсервис»ның дәүләт бюджетыннан зур күләмдә акча урлау буенча җинаять эшендә ихтимал җинаятьче булып баруы сәбәпле, үзенең 13 бүлмәле фатирына «бикләнгән» Евгения Васильева да шигырьләр язарга тотынган. Тотынган гына түгел, 500 данә тираж белән шигырьләр җыентыгын инде бастырып та чыгарган. Нигездә сөю темасын алга сөргән аның шигырь юлларында кайберәүләр Васильеваның элеккеге оборона министры Сердюковка мәхәббәтен аңлатканын да күреп алганнар. Кем белгән, бәлки, ул җинаятькә дә сөйгәне хакына гына барып, хәзер шуны иҗатында аңлатып маташадыр.
Сәясәттән, дәүләтнең җитәкче постларыннан теге яки бу сәбәп белән читкә этәрелгән - кайсы берәр гауга аркасында, кайсына Президент ышанмый башлап, кайсы үз теләге белән киткән элеккеге түрәләр арасында ахыр чиктә башлары белән иҗатка чумган затларга мисаллар болар гына түгел. Мисал өчен, биш ел буе Кострома өлкәсен җитәкләп алып барып, аны бурычка батырып бетерүе аркасында узган ел эшеннән азат ителгән Игорь Слюняевның хәзер беркайда да эшләмәве, әмма иҗат белән нык кызыксынуы билгеле. Аның интернеттагы социаль челтәрендәге бите Михаил Булгаков, Сальвадор Дали, Ницшеның иҗатлары турындагы фәлсәфи фикерләр белән тулган. Димәк, аның да якын киләчәктә бармаклары арасына каләм кыстырасын көтәргә була.
Омск өлкәсен 1991 елдан бирле җитәкләгән Леонид Полежаев та узган ел сәясәтче карьерасын тәмамлап, лаеклы ялга чыкты. Өлкә халкы хөрмәт белән «әти», дип атап йөрткән бу кешегә намуслы хезмәте өчен ел буена 5,5 миллионга тулачак пенсия билгеләделәр. Хәзер үзе яза башламаса да, ул язучыларны һәрьяклап яклаучы һәм аларга ярдәм кылучы «Рухи мирас» фондын җитәкләгән.
8 май көнне Россиянең Хөкүмәт рәисе урынбасары вазифасын биләгән Владислав Сурков та үз теләге белән постын калдырды. Ул моны үзенең калган тормышын иҗатка багышлар өчен эшләгән, дип уйлаучылар да бар. Аның иҗат әрҗәсендә берничә роман бар инде, алар басылып чыккач, «Яңа газета» аның сәләтенә сокланып: «Күрәсең, Сурков дөрес һөнәр сайламаган», - дип язып чыккан иде. Сурков киләчәктә берәр сәяси комедия язарга ниятем бар, дип белдергән.
Күп еллар түрә кәнәфиендә җитәкче булып утырган затларны иҗат кайсы ягы белән үзенә тарта соң? Сәясәт ыгы-зыгысы белән шөгыльләнгәндә, аларның халыкка шигырь яисә чәчмә әсәр аша әйтергә теләгән күп фикерләре туамы икән? Уйлап карасаң, аларның берәр гади эшче белән чагыштырганда, тормыш тәҗрибәләре баерак һәм кызыклырак шул, ә бу язарга тема һәм материал күп дигәнне аңлата. Мисал өчен, гади завод хезмәткәре яисә сатучы үз гомерендә күп нәрсә күрәме? Көн саен бер үк балык башы - эш, йорт һәм гаилә, ял көннәрендә аларга дача өстәлә. Ә түрә туктаусыз төрле кешеләр белән аралашып, гел сәфәрләргә йөреп, чит ил вәкилләрен кабул итеп, үзе аларга кунакка барып, берөзлексез ниндидер җитди мәсьәләләрне хәл итеп тора. Зур акчалар әйләнеше булган җирдә, тормыш кызыклырак, ямьлерәк бит. Төп сәбәп шушыдыр, күрәсең. Ярар, язсыннар әйдә, зыяны юк бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading