Һәрчак тату һәм сөеп-сөелеп кенә яшәргә хыяллансак та, гаиләдәге мөнәсәбәтләр без теләгәнчә тигез генә бармый. Иң ныклы булып исәпләнгән гаиләдә дә барыбер ара-тирә ызгыш-талашлар туып торгалый. Бер-береңә ышанып җиткермәү, көнчелек, хисләр суыну кебек җитди сәбәпләр аркасында гына түгел, җыен вак-төяктән дә килеп чыгарга мөмкин андый күңелсез хәлләр. Дөрес үтүкләнмәгән күлмәк...
Төркиядә бүген барган тәртипсезлекләр дә күпмедер дәрәҗәдә гаиләдә ир белән хатын арасындагы шундый мөнәсәбәтләрне хәтерләтә. Илнең бер шәһәреннән икенчесенә күчеп, инде атнадан артык вакыт буе тынычлана алмаган баш күтәрүләр, полиция белән бәрелешләр берничә агачтан башланган иде ләбаса. Ул агачлар Истанбул шәһәренең Гези паркында үсә. Ил хакимиятенең 150гә 300 метрлы шушы паркның агачларын кисеп, анда сәүдә үзәге төзергә, дигән карары меңләгән халык катнашындагы каршылык акцияләренә нигез салды да.
28 май көнне Истанбулның Химки урманының табигый гыйффәтлеген саклап калу максаты белән, 50ләп төркияле паркны җимерергә килгән трактор, бульдозерларга юлны үз гәүдәләре белән киртәләделәр. Үгет-нәсыйхәтнең генә ярдәм итмәвен күреп, ил хакимияте халык өстенә тәртип сакчыларын өстерде. Алар, үз чиратларында, халыкка каршы күз яшьләрен китерә торган газ кулландылар. Бу полициянең үзешчәнлеге булгандырмы, боерык югарыдан килгәндерме, әмма газ файдалану паркны җимерергә теләүчеләрнең иң зур хатасы булды. Коры салам эскертенә пыскып торган кисәү төштемени - меңләгән төркиялеләрнең йөрәкләрендә паркны яклаучыларга карата теләктәшлек хисләре кузгалды. Нәтиҗәдә, халык Гези паркына ярдәмгә агыла башлады. Парк өчен көрәш 5 көн барды, ахыр чиктә, 1 июнь көнне ул полиция чолганышыннан азат ителде.
Әмма халыкны тынычландыру инде мөмкин түгел иде. Нәтиҗәдә, хакимият күргән чараларга каршы канәгатьсезлек һәм нәфрәт хисләре белән рухланган һәм борыннарына үзгәрешләр «исе» бәреп кергән Төркия халкы үзе һөҗүмгә күчте. Каршылык акцияләре бер шәһәрдән икенчесенә «сикерә» барып, урамнар, мәйданнар гаделлек таләп итүчеләр белән тулды. Паркны саклап калырга теләүдән генә кабынып киткән митингларның таләпләре дә эреләнде. Хәзер баш күтәрүчеләр Төркиянең хөкүмәт башлыгы Рәҗәп Эрдоганны тоткан вазифасыннан азат итүне сорыйлар.
Төркиянең дистәләгән шәһәрләрендә инде атнадан артык барган тәртипсезлекләр әле тынычланырга җыенмый да, киресенчә, баш күтәрүчеләрнең саны минут саен артып кына тора. Халык үзен маймылларча тота: ак белән караны аермас дәрәҗәгә җиткән төркемнәр кибетләрне җимерә, машиналарны яндыра, полиция белән бәрелешләр ешаеп тора. Инде 600ләп кешенең төрле тән җәрәхәтләре алганы, 3 меңгә якын демонстрантның кулга алынуы билгеле.
Дүшәмбе көнне кайбер инкыйлабчы төркемнәр, урамнар көне-төне полициянең күзәтүе астында булуына карамастан, хакимлек итүче «Гаделлек һәм үсеш» партиясе әгъзаларының башларына әздән генә җитмәгәннәр. Истанбул, Әнкара һәм Измир шәһәрләрендә әлеге партия офисларына һөҗүмнәр башланган. Измирдагы офис эченә тәрәзә аша янучан матдә тутырылган шешәләр ату зур янгынның сәбәпчесе булган. Шул хәлдән соң, Эрдоган утырган бина янына хәрби бүлекчәләрне чакыртып, сакны нык көчәйткәннәр. Хәзер барысы да шул кешедән генә тора, Төркиядә тынычлык ике юлның бере - яки премьер-министр бөтен акылын һәм белемен эшкә җигеп, инкыйлаб дулкынын авызлыклый, яисә халык үз дигәненә ирешеп, ул постын калдырырга мәҗбүр булачак.
Сәбәпләр нидә?
Күп сәясәтчеләр хәзер Төркиядәге хәлне анализлап, агач кисүдән генә башланган каршылык акциясенең шундый массакүләм тәртипсезлекләргә үсеп җитүенә аптырый. Янәсе, 10 ел буе хөкүмәт башлыгы постын биләгән Эрдоганга каршы шул вакыт эчендә халыкның үпкәләре, рәнҗешләре байтак җыелган булган. Ә паркның киләчәк язмышын халык белән исәпләшмичә генә хәл итү соңгы ноктага әверелгән һәм шул тупланып барган ризасызлык ахыр чиктә ташып чыккан. Премьер-министр хәзер шуның җимешләрен татый да. Өстәнрәк фикер йөрткәндә бу дөрестән дә шулай, әмма Төркиянең хәзерге хәленә карата тирәнрәк, төплерәк карашлар да бар.
Эрдоганның үзенең фикеренчә, Төркия шәһәрләренең урамнарында бүген хөкем сөргән тәртипсезлекләр радикаль төркемнәрнең халыкны котыртып ятуының нәтиҗәсе. Ниндидер котыртулар йогынтысыннан тыш, халыкның аның үзен өнәмәвен ул исәпкә дә алмый. Эрдоган хәзер төркиялеләрне коткыга бирелмәскә чакырып ята.
Кайбер сәяси эшлеклеләр Төркиядәге хәлдә «гарәп язы»ның чаткыларын күреп алганнар. Аларның фикеренчә, күп гарәп илләрендә хакимиятне алмаштыру өчен барган көрәш җилләре хәзер Төркиягә дә килеп җиткән. Янәсе, күрше дәүләтләрдә президентлар бәреп төшерелү уңышы белән рухланып, төркиялеләр дә үз илләренең хакимият башлыгы постында лаеклырак зат утырырга тиеш дип саный башлаганнар.
Көнбатыш коткысы
Төркия мәсьәләсен тагын да җитдирәк кабул итүчеләр дә бар. Россиянең бер блогеры фикеренчә, Төркиядә «кишер төсендәге инкыйлаб», ягъни Көнбатышның таянычы белән илдәге режимны алыштырырга тырышу механизмы эшкә җигелгән. Дөрестән дә, юктан гына кабынып китеп, шундый күләмле төс алган Төркиядәге чуалышларда «кишер төсендәге инкыйлаб» чагылышларын сизәргә була. Ә сәбәпкә килгәндә, ул бик гади: илдә андый хәл Эрдоганның Сүриягә каршы сугыш игълан итеп, Бәшәр Асадны тәхетеннән бәреп төшерергә булышудан баш тартуы аркасында туган. Дөресрәге, блогер карашынча, аны АКШ махсус тудырган, ул аңа Якын Көнчыгышта сугыш башлау өчен бик кирәк.
Блогер сүзләре белән күпләр килешер, мөгаен. Чөнки Көнбатышның теләге һәм ихтыяҗы булганда, теләсә кайсы көчсезрәк дәүләтнең халкын үзенең «курчакларына» әверелдерү һәм алар белән теләсә ничек уйный алу аның көченнән килгәне күптән сер түгел. Төркия хәлендә дә ул кабынып баручы учакны (паркны кисүгә каршы протест акциясен) күреп алып, аны үз файдасына авыштырырга булган, күрәсең. Һәм хәзер ул учакка утыннар өстәп кенә тора, алар дөрләп яна, сүнәргә уйламый да.
Көнбатыш өчен үзенең «артык тамак»ка, эштән чыккан, таушалган җиһазга әйләнгәнен Эрдоган үзе дә күптән аңлап алган инде. Үз илендәге хәлләрнең баш калкытуына бүтән төрле аңлатмалар уйлап тапкан булып кылануы - аның «баллы-майлы» урынын мөмкин кадәр озаграк кулыннан ычкындырмаска тырышуы гына. Ә халкы турында уйлыймы икән премьер-министр? Юктыр, мөгаен. Уйласа, «кишер төсендәге инкыйлаб»ның көн саен артып торган корбаннарына юл куймас, халкының таләпләрен үтәр иде.
Ә хәзергә тәртипсезлекләр дәвам итә. Халык, хатын-кызлар, балалар кулларына кәстрүл-табалар күтәреп, үзләре уйлавынча, гаделлек өчен көрәшә. Күз яшен китерә торган газ баллоннары, су насослары белән коралланып полиция аларга каршы тора. Урамнарда инде 20 меңләп халык һәм аларның саны торган саен арта гына бара. Катнашучылар саны ишәю белән яраланган яки үлгән кешеләрнең исәбе дә үсә. Һәм бу мәхшәр Көнбатыш үз ниятенә ирешкәнчегә кадәр дәвам итәр, күрәсең.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар