16+

Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым вафатыннан соң кайгы уртаклашучыларга рәхмәтен белдерде

Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакыттагы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә Шәймиева вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашучыларга рәхмәтен белдерде. Аның мөрәҗәгате рәсми порталда чыкты.

«Гаиләбез өчен кайгылы көннәрдә Сәкинә Шакировнаның вафат булуына бәйле рәвештә йөзләгән кайгы уртаклашу телеграммалары алдык. Аларны республиканың барлык районнарыннан, Россия Федерациясенең күп кенә почмакларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән гаиләбез белән таныш һәм аның белән таныш булмаган кешеләр юллады», - диелә аның мөрәҗәгатендә.

«Ул кешеләрне яратты, изге гамәлләр кылырга тырышты һәм татарстанлылар тарафыннан үзенә карата күрсәтелгән җылы мөнәсәбәтне бик югары бәяләде», - дип, гаиләсе өчен авыр вакытта ярдәм күрсәтүчеләргә һәм кайгы уртаклашучыларга рәхмәтен белдергән ул.

Сәкинә Шәймиева 16 ноябрьдә озакка сузылган авырудан соң, 80нче яшендә бакыйлыкка күчте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading