Шәһри Казан

Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар

  • 22 март 2020 - 19:00
    «Үз сабыен сөя алмады...»
    Бала елаган тавыш станция платформасының икенче башына кадәр ишетелә. Ярсып-ярсып елый сабый. «Әнисе юкмы әллә моның?» – дип, электричка көтеп торучылар үзара сөйләшәләр. Араларыннан өлкәнрәге эскәмиягә барып утыра да үткәннәренә кайтып килә. Баксаң, шул елак бала – аның оныгы икән бит! Ләкин ул аны оныкка санамый да...
    1274
    0
    2
  • 26 февраль 2020 - 13:16
    Ахирәтләр (бер ханым авызыннан)
    Бертуган ахирәтем бар минем, Нурия исемле. Без аның белән кечкенәдән бергә уйнап үскән кешеләр. Мәктәптә дә бер парта артында утырдык. Үпкәләшеп, талашып киткән чакларыбыз да булды - тиз дуслаштык. Әйтеп торам ич, бертуганнар дип, ә бертуганның тузышуы күпкә бармый.
    1529
    0
    2
  • 15 декабрь 2019 - 15:15
    Югалган бәхет
    «Йөрәгемне алмагыз! Доктор, йөрәгемне алсагыз, ничек яшәрмен соң? Җаныма тимәгез», – дип үрсәләнеп мендәр читенә чытырдап ябышып, саташып елап яткан хатынын Илнур уятырга кыймады. Ул гына да түгел, аңа бераз кызык та иде. Тагын ниләр сөйләр икән? Көнчелектән аңы томаланып зур хата эшләгән ир шикләнгән күңелен тагын бераз басар өчен тыңлап ятты. Инде ничәнче тапкыр шулай...
    1523
    0
    1
  • 5 октябрь 2019 - 16:55
    Мунча (Хикәя)
    Зөлфия әбисе Зифаның тузгып торган ап-ак чәчләренә су сала башлады. Ара-тирә ак дулкыннар арасыннан оя-оя күренеп торган кара чәчләрне дә шәйләргә мөмкин иде. 100 яшен тутырган карчыкларга теш тә чыга, кара чәч тә чыга диюләре хактыр, мөгаен. Болар ак чәчләргә бер дә охшамаган. Үзләре кулга иярми, ефәк кебек шуа, кыл кебек каты. Агач тарак теше дә бу чәчләрнең үзгә икәнен тоя кебек. Гадәттә баш түбәсендәге ак чәчләр кычыттырып чыга. Беренче вакытта бигрәк тә сизелә ул. Зифа әби башының әле бер төшен, әле икенче төшен һәм уртадагы чәч төпләрен тотып күрсәтүенә караганда, хәзер кара чәч бөртекләренең шулай авырттырып чыкканын күрсәтә иде.
    1555
    0
    5
  • 10 февраль 2019 - 15:00
    Искәндәр
    Шахмат уйнап утырган ике картка бу телеграмма башта Гөлфәрваздан ким тәэсир итмәсә дә, ләкин Шаһмар мирза, үзе гаскәри булганга, гаскәрилек шанын киметмәс, фамилия шөкүһенә15 кер кундырмас өчен салкын канлы булырга тырышып, мәсьәләнең сәяси ягына күчеп, Германиянең болай сугыш игълан кылуына һичбер мәгънә бирә алмыйча аптырашта калып, бөтен немец җенесенә аның ачуы кабарды.
    1688
    0
    1
  • 4 март 2018 - 09:05
    Хәлимә туташ
    Хәлимә туташ уянып киткәндә, көн бик иртә иде. Камыш пәрдә аша үтә торган кояш нуры да әле көнгә өйрәнмәгән кебек, көннән оялган кебек кенә, зәгыйфь кенә яктылык берлә бүлмәне яктырта иде. Пәрдә ашасыннан салкынчарак чык исе исә иде. 
    1946
    0
    1
  • 24 декабрь 2017 - 14:04
    Очрашу
    Алар Кукмара поездында очраштылар. Көтмәгәндә һәм бик сәер булды бу очрашу. Кайсыдыр тукталышта вагонга, шаулап, бер төркем милиция кешесе килеп керде. Берничәсе автомат тоткан. Йөзләре җитди. Һәр кешене берәмтекләп, җентекләп карап баралар. Алар чыгып китүгә, вагон эчендә: «Берәү төрмәдән качкан, шуны эзлиләр», – дигән сүз таралды. Сәлимәнең урыны тәрәзә янында иде. Ул утыргычның урта турынарак, янәшәсендә оеп утырган татар апасына табарак күчте. Әйтерсең теге качкын бәндә менә хәзер тәрәзәдән килеп керәчәк...
    1797
    0
    1
  • 15 октябрь 2017 - 08:42
    Кояшлы келәмнәр
    Бу язмыш дигәнең ничекләр төрле холыктагы кешеләрне бергә, хәтта бер гаиләгә җыя ала икән соң? Үзе кызык, үзе сәер дә... Мин моны Сәмия апаны һәм аның кызы Гөлназа апаны яхшы белгәнгә әйтәм. Менә алар, мин белгәннән бирле, бергә яшиләр үзләре. Һәм бергә дә яшәмиләр кебек...
    906
    0
    0
  • 8 октябрь 2017 - 09:15
    Чишелмәслек мәсьәлә
    Кичен эштән кайтып ки­лүче Ногман подъезд турында бөгәрләнгән кәгазь акча күреп алды. Яхшылабрак караса, өр-яңа биш йөзлек икән. Берәрсе күрмиме дип, ботинка бавын рәтләгән булып, акчаны кесәсенә шудыргач, аңа ничектер рә­хәт булып китте. Ни әйтсәң дә, гомере буе эш­ләгәнен тиененә тикле хатынына биреп барган ир өчен бу биш йөзлек шактый...
    725
    0
    0
  • 29 сентябрь 2017 - 11:19
    Кабак һәм сабак
    Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә? Туңдырма, ди кечкенә туганым. Юк. Бәлеш, ди бер күршем. Шуннан китә инде, өчпочмагы да калмый, казылыгы да, бәрән шулпасы да... Дөньядагы барлык ризыкны шул рәвешле чутлап чыгарга була. Ләкин боларның берсен дә иң тәмле дип әйтү дөрес булмаячак. Дөньядагы иң татлы ризык ул - үзеңдә...
    890
    0
    0
  • 19 сентябрь 2017 - 08:39
    Ни өчен?
    Бер дус бар минем. Аннан-моннан мәгълүмат җыя да, шуны үзе күргән кебек итеп, тәмләп сөйли. Кайчагында бераз шыттырып та җибәрә. Әмма тыңлавы рәхәт. Шуңа мин аның сүзен гадәттә тикшереп карыйм. Бу юлы да шулай килеп чыкты.
    1109
    0
    0
  • 17 сентябрь 2017 - 09:21
    Карар
    Җәмилнең эштән айнык кайтуын күргәч тә, Гамиләнең йөрәге нидер сизенгән иде инде. Ә ире, эчмичә кайтуы өстенә, өйгә кергәч, гомердә булмаганны, бит-кулларын сабынлап юып, чәчләрен тарап өстәл артына утыргач, хатын бөтенләй куркуга калды. «И-и Ходаем, нәрсә булды икән моңа? - дип уйлады ул. - Йә Раббым, үзең саклый күр». Ләкин...
    684
    0
    0
  • 2 сентябрь 2017 - 06:25
    Яралы күгәрчен
    Ахыры. Башы. - Әтием, син күгәрченне сагынырсыңмы? - Сагынырмын, кызым... - Син безнең янга килерсеңме? - Килермен, кызым... - Аннары безнең белән яшәрсеңме? - Белмим, кызым... Бала, күзләрен тутырып-тутырып, әтисенә карап тора. «Ничек көчле бит ул минем әтием», - дип уйлый булса кирәк. Машина белән капланганда да бер җәрәхәтләнгән җире...
    4
    0
    0
  • 26 август 2017 - 07:51
    Яралы күгәрчен
    Башы. Көн-төн барды ул, атналар барды. Алда тәрәзәләр һәм юллар иде. Тәрәзә һәм юллар аның бөтен тормышы иде. Тормышының мәгънәсе иде... Эш җанлы күңелен басу өчен дә акча кирәк иде шул. Хатыны каршында үзен ир заты итеп санар өчен бердәнбер юл шушыдыр, мөгаен... - Әтием, күгәрченнең дә, минем дә ашыйсым...
    0
    0
    0
  • 20 август 2017 - 07:10
    Яралы күгәрчен
    Ул, ачкычларын шалтыр-шолтыр китереп, өенең тимер ишеген ачып керде. Борынына ялгызлык исе килеп бәрелде. Монысын ир аера белә иде... Дөньядагы бер генә искә дә охшамаган шул ул. Йорт ияләре белән исәнләште. Җавап кайтаручы булмады. Өйдә гүя тынлык яши иде. Тынычсыз тынлык иде бу. Хатирәләр яши иде. Ир, киемнәрен салган арада,...
    1008
    0
    0
Реклама