16+

Диңгез буйларына күченсәк, Татарстанда кем калыр?

Читкә чыгып йөргәндә, матур урыннарны күреп сокланасың да: “И, шунда дөнья кайгысы кертмичә генә яшәп ятарга”, – дисең. Үз көеңә. Ә өеңә кайтып җиткәч, исән-имин кайтуыңа шөкер итәсең дә, бүтән барып йөрисе килмәгәнне аңлыйсың. Ни калган соң, чит-ят җирдә? Үзеңнекенә җитәме соң инде...

Диңгез буйларына күченсәк, Татарстанда кем калыр?

Читкә чыгып йөргәндә, матур урыннарны күреп сокланасың да: “И, шунда дөнья кайгысы кертмичә генә яшәп ятарга”, – дисең. Үз көеңә. Ә өеңә кайтып җиткәч, исән-имин кайтуыңа шөкер итәсең дә, бүтән барып йөрисе килмәгәнне аңлыйсың. Ни калган соң, чит-ят җирдә? Үзеңнекенә җитәме соң инде...

Йөри калсаң, Татарстан шактый зур бит ул. Казаннан Балтачка барып җиткәнче, Европаның кайсыдыр бер кешесе күршедәге илгә барып кайта ала. Бер таныш тренер бар Словакиядә, һәркөнне Австриягә эшкә барып-кайтып йөри. Без Балтачның Пыжмарына барып җиткәнче, теге тимераягын киеп Вена бозына чыгып баскан була. Күченеп тә китми, аңа да үзенеке якын. Европа зонасы киң, югыйсә, мәшәкатьсез күченеп йөреп була.

Ә безнең халык күбрәк мегаполисларга тартыла. Эш дип бара инде ул анда. Диңгез буйларына, көньякка тартылучы бик күп түгел. Тора-бара бәлки безнең халыкны та климат, диңгез һавасы, табигый урыннар, сәяхәт итү мөмкинлеге күп булуы күбрәк кызыктыра башлар. Шуңа өстәп әле анда яшәү дә арзанрак (ел әйләнәсенә җылылык өчен түләмисең, кием дә азрак кирәк, җиләк-җимеше үзеңнеке). Краснодарда халык саны арту тизлеге бүген Мәскәүне узып бара. Халык уптым илаһи күченә башласа, көньяктагы регионнарда урын җитәрме икән? Азов белән Кара диңгез яр буйларын карасак, Кырым, Севастополь, Адыгей, Краснодар, Ставрополь крайлары, Ростов өлкәсендә барлыгы 16 миллионга якын кеше яши. Әлеге алты регионның мәйданы – 278 мең квадрат метр. Дүрт Татарстан хәтле.

Россия өчен гадәти генә, ә кайбер илләрнеке белән чагыштырганда, бөтенләй зур территория бу (Словакия – 49, Словения – 20, Черногория – 14 мең квадрат метр). Әлеге территориядә бер квадрат километрга уртача 57 кеше туры килә (Россияне тулаем караганда, бу күрсәткеч нибары 9 кешене генә тәшкил итә). Мегаполислар белән чагыштыру урынсыз, анда таулар, елгалар юк, өйләр бик тыгыз салына. Көньякта урнашкан дәүләтләрнең берсе – Греция белән чагыштырсак, анда бер квадрат километрга 81 кеше туры килә. Болардан чыгып исәпләгәндә, Россиядә тагын 8 миллион кеше диңгез буена барып төпләнә ала. Әмма бу бик тыгыз түгел әле. Испаниядә ул күрсәткеч – 92, Төркиядә – 100, Әзәрбайҗанда 115 кеше. Россиядән тагын 8 миллион диңгез буена күчеп китсә, Азов белән Кара диңгез яр буйлары әзәрбайҗанныкы төсле була. Ләкин бу да әле соңгы күрсәткеч түгел. Франциядә бер квадрат километрга – 118, ә Италиядә 193 кеше туры килә. Германиядә – 255, Көньяк Кореяда 500! Кореялылар россиялеләргә карганда 9 тапкыр тыгызрак урнашып гомер кичерә. Шулай итеп, диңгез буена 144 миллион россияле күчеп китә ала.

Шуның белән башка территорияләр бушап та кала, чөнки бездә барлыгы да шуның хәтле генә.  Әле бу да соңгы күрсәткеч түгел, әмма әлеге дәүләтләрдә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе дә бик югары. Әгәр бездә халык тыгызлыгы Бангладештагы кебек булса, Россиянең җылы якларында 320 миллион кеше гомер кичерер иде. Ә бөтен территориясендә шундый күрсәткечкә ирешкәндә, илдәге халык саны 20 миллиардка җитәр иде дә, Россиягә Җир шарындагы бөтен халык сыеп та бетәр иде. Галәмәт бит.

Халык тыгызлыгыннан чыгып караганда, Россияне чүл белән чагыштырып була. Барасың, барасың син Пыжмарга, берничә чакрымга бер кеше очраса очрый, очрамаса юк. Ә күрсәткеч буенча 9 булырга тиеш. Ә Бангладешта 1154 кеше очрар иде. Юл буенда туктарга туры килгәндә, аулак урын эзләп аптырыйлардыр инде...

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading