Дәшми кала белми кеше, һәрбер очрак уңаеннан үзенең биш тиенен кыстырырга ашыга
Эчтәгене тышка бәреп чыгарырга өйрәнеп бетеп барабыз. Кайбер очракта дәшми калу да комачау итмәс иде, бәлки ул чагында күпләрне акыллы дип уйлар идек.
Узып баручы елда социаль челтәрләрдә “яратырга,” “көләргә” дигән сүзләр узган ел белән чагыштырганда сирәгрәк язылган (шуларны санап, анализлап утыручылар да бар икән). Быел өч кешенең берсе яратмаган да, көлмәгән дә. Белгечләр моны рухи киеренкелек арту белән аңлата. Кемдер депрессиядә, икенчеләре стресслар кичереп, эчендәге бөтен нәфрәтен тышка чыгарып чәпчи һәм боларның бөтенесен интернетка чыгара. Пандемия үз эшен эшләде, кешенең психологиясе дә үзгәрде. Яз айларында халык шок хәлендә булып, күбрәк үзизоляция, битлекләр турында язса, җәен яңа чынбарлыкка ияләнде. Көзгә таба авырулар, югалтулар күбәеп китүгә карамастан, халык бу хәлләргә тынычрак карый башлады – социаль челтәрләрдәге гәпләшүләрдән шулай күренә.
Әмма сөйләшер сүз коронавирус белән генә чикләнми. Моны үз башыннан кичермәгәннәрне агымдагы елда Белоруссиядәге сайлаулар, Таулы Карабхтагы низаг, конституцион реформалар, җәй көне Хабаровскида булган протестлар, пандемия вакытында түләнергә тиешле акча да борчыган. Реформаларга килгәндә, күпчелекне президент сроклары, Россиянең Гаилә кодексындагы үзгәрешләр, өч көн буена тавыш бирү кызыксындырган.
Белгечләр фикеренчә, кеше күбрәк үзенең рухи халәтенә тәэсир иткән сораулар буенча гәпләшә. Аннан соң ул бу хакта дусларына, хезмәттәшләренә сөйли. Кайберәүләр үзе уйлап чыгарганга үзе ышанып, фикере башка төрле булганнарны бетереп ташларга да мөмкин, ләкин үз хатасын барыбер танымаячак. Әйтәм бит, кайчагында дәшми кала белү дә кирәк, акыллы булып күренер өчен. Ләкин бүгенге заманның девизы: “Кем күбрәк сөйли һәм әңгәмәдәшен басып китә ала – шул хаклы”. Социаль челтәрләр бүген бөтен нәрсәңне тышка чыгарып селкү мөмкинлеге бирә. Быел сөйләнелгән темалар буенча гәп куертулар әле киләсе елда да дәвам итәчәк диләр.
Яратусыз да булмый, мәхәббәт дигәнең дә гел кытай резинкасы төсле җәелми. Агымдагы елда “яратучы” һәм “көлүчеләр” 30 процентка кимегән, ә менә “газап чигү”не еш кулланучылар 18 процентка артып киткән. Гомумән алганда, халык азрак яза башлаган, аның өчен хәзер башкалар язганны гына репост ясап алып кую күпкә җиңелрәк. Матур сүзләрнең азрак язылуы – сәяхәт итү мөмкинлеге булмау, кызыклы чыраларда сирәк булу белән дә бәйле. Гадәттә андый күпертелгән, купшы-матур сүзләр диңгез буйларында, пальма төбендә, матур өстәлләр артында языла. Публикага уйнарга теләп, ясалмалык битлеген каплап, һәрбер посты алтын күкәйгә тиң һәм алар лайкка лаек дип уйлаучылар бөтенләй үк бетмәде бетүен. Пандемия менә шушы арзанлы постлар, ширпотреб язмалардан бераз арындырды, әмма бөтенләй үк бетермәде әле.
Киләсе елга да быелгы халәт дәвам итәчәк ди бит, социаль челтәрләр бәлки тагын бераз чистармасмы әле... Сүз фәкыйрьлеге күзне ярып керә башлады алайса, уйлый белү, тирәнгәрәк төшү дигәне дә дефицитка әйләнеп бара...
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар