16+

Ринат "Гладиатор" Фәхретдинов UFCда икенче җиңүен яулады

Мордовиядә тудым, аннары Казанга күченеп килдек, биредә 5нчедән алып 10нчы сыйныфка кадәр мәктәптә укыдым, көрәш белән шөгыльләндем, дигән иде Ринат.

Мордовиядә тудым, аннары Казанга күченеп килдек, биредә 5нчедән алып 10нчы сыйныфка кадәр мәктәптә укыдым, көрәш белән шөгыльләндем, дигән иде Ринат.

Сугыш төрләренең иң дәрәҗәле саналган UFC төрендә татар егете Ринат "Гладиатор" Фәхретдинов икенче җиңүен яулады. Лас-Вегаста узган турнирда татар егете җирле спортчы Брайан Баттлны җиңде. Чиста җиңү дияргә була, чөнки барлык хөкемдарлар да Ринат җиңүен таныды (30-25, 30-25, 30-27).

Билгеле булганча, UFCда чыгыш ясау хокукына Ринат Фәхретдинов 2021 елда ук ия булган иде. Әмма төрле сәбәпләр аркасында (беренче чиратта, пандемия), ул ярышларга эләгә алмаган иде. Быел июнь аенда, ниһаять, Ринатның зур рингта дебюты булды һәм ул Греция спортчысын җиңүгә иреште.

– Зур спортка беренче адымнарымны  Казанда 13 яшемдә ирекле көрәш аша ясадым. Беренче остазым Равил абый Габдуллин иде. Мордовиядә тудым, аннары Казанга күченеп килдек, биредә 5нчедән алып 10нчы сыйныфка кадәр мәктәптә укыдым, көрәш белән шөгыльләндем, дигән иде Ринат "Шәһри Казан" хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Әңгәмәне тулысынча биредә укырга мөмкин: Ринат Фәхретдинов: “Диндә тудык, намазга бастык. Аллаһка ышану спортта булыша...”

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ринатка уңышлар телибез! Исән-сау булсын!

    Мөһим

    loading