Шәһри Казан

Тагын бер көрәшче гаиләле булды. Сабан туе көнендә! Котлыйбыз!

Көрәшченең булачак кәләше дөнья чемпионы булып кайткач, аның турында мәкалә язарга барган. Өч айдан соң очраша башлаганнар. Ә инде якшәмбе, күпләр көрәшеп йөргән вакытта, шәп туй уздырганнар.

Элеккеге журналист Эльвира һәм талантлы көрәшче, яшьләр арасында өч тапкыр дөнья чемпионы Илназ Рамазановларның танышуы әнә шулай башланган.

- Без бит икебез дә Тукай районыннан. Минем Илназ турында язгалаганым бар иде, ләкин таныш түгел идем. 2019 елның ахырында Тукай районы башлыгы мине аның турында язарга җибәрде. Икенче тапкыр дөнья чемпионы булып кайткан иде шул вакытта. Танышуыбыз шуннан башланды. Ә өч айдан очраша башладык, - ди булачак ире белән тәүге күрешүләре турында яшь кәләш Эльвира. - 1 ел элек Болгарда никахыбыз булды.

Әлбәттә, күпләр Чаллы, Казан Сабан туйлары көннәрендә яшьләрнең туй уздырып йөрүләренә аптырап та калгандыр. Баксаң, туй көнен билгеләгәндә Сабантуй көннәре әле билгеле булмаган икән. Барысы да алар теләгән фотографның буш датасына бәйле булган. Нәтиҗәдә, Казанның иң шәп фотографларның берсе фотосессия ясаган аларга.

Эльвира белән Илназның сторисларын карап баручылар туй Казанда булган дип уйларга мөмкин. Юк, Казанга алар фотосессия ясарга гына килгәннәр икән. 5 йолдызлы  шәп отельләрнең берсендә 3 сәгать истәлеккә калырлык итеп шәп фотолар төшергән үзләре.

Туйларына килгәндә, анысы Чаллыда - "Орловский дворец" ресторанында узган. "80 кешелек туй булды. Чакырылган кунаклар арасында көрәшчеләр дә булды: Алексей Абрамов, Илназ Закиров һәм Рафаэль Кәлимуллин. Алексей һәм Илназ белән яшьтән үк танышлар икән, Рафаэль белән Түбән Камада бергә укыганнар", ди Эльвира кунаклар турында.

Туйга әзерләнү сәбәпле, Илназ быел Чаллы Сабан туенда катнашмаган. Шулай да Актаныш районының Куян авылында, Тукай районының Биклән авылында һәм Тукай районы Сабан туенда көрәшкән. Бу атнада Сарманда - үзе эшләгән авыл хуҗалыгы оешмасының бәйрәмендә дә көрәшергә җыена икән.

Реклама

Бүгенге көндә Эльвира белән Илназ Чаллыда яшиләр. Ләкин киләчәккә планнары зурдан: Илназ Биклән авылында йорт җиткереп килә. "Саф һавада, үз йортыбыз белән яшисебез килә", ди Эльвира.

Ә без исә барлык көрәшчеләр һәм көрәш җәмәгатьчелеге исеменнән Рамазановлар гаиләсен туйлары белән котлыйбыз һәм бәхетле тормыш теләп калабыз.

Тагын укырга: Батырларга хөрмәт: 21 яшьлек көрәшче - районның Мактаулы гражданины!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: