16+

Йолдыз Шәрапова: «Очрашудан очрашуга яшьлек йөри озатып»

Казан дәүләт университетын тәмамлап, диплом караламаларын яккан саубуллашу учагы сүнгәнгә дә инде 35 ел гомер үткән...

Йолдыз Шәрапова: «Очрашудан очрашуга яшьлек йөри озатып»

Казан дәүләт университетын тәмамлап, диплом караламаларын яккан саубуллашу учагы сүнгәнгә дә инде 35 ел гомер үткән...

Учак көлләрен шырпы тартмаларына тутырдык та, һәрберебез үз юлы белән китеп, үз язмышын яза башлады. Араларны якынайтып башта хатлар йөрде, телефоннар таныш тавышларны китереп җиткереп торды. Биш ел саен рәсми очрашулар уздырып, яшьлегебез, күңелле студент еллары истәлеген яңартып торуны да үзебезгә кагыйдә итеп алдык. Очрашуларның рәсми булмаганнары да шактый булды. «Әгәр дә иң дус бердәм төркемгә» дигән берәр медаль булса, аны, һичшиксез, безнең 1093нче төркем яулар иде. Юк, бу «үземнеке – үзәктә» булганга гына түгел. Безне белүчеләр дә шулай дип көнләшеп, кызыгып торалар.

Яшьлек сукмагына тузан кундырмыйбыз без. Соңгы ике елда очрашып аралашулар тагын да ешайды. Кызларыбыз тормыш куйган ике «5»лене гомерләре өчен бәя дип санап, лаеклы ялга чыктылар. Аларны бу тантаналы да, бераз моңсу да булган вакыйга белән котларга тагын бергә җыелдык. Шәхсән минем үземне Башкортстаннан кадәр килеп төркемдәшем Зәвия котлады. Әлеге кичәнең иң көтелмәгән куанычы булды бу, аның сәхнәгә менүен мәңге онытасым юк. Театрлардагы премьераларны да яшьлек дуслары, төркемдәшләр белән бергәләп карарга, ә соңыннан чәй өстәле артында фикер алышырга яратабыз. Моның өчен безнекеләр вакытларын да кызганмый, ара ерак дип тә тормый.

Узган җәйдә очрашулар аеруча күп булды. Еллар үткән саен, бергә булган мизгелләрнең кадере арта. Аларны кабатлыйсы, хатирәләрне яңартасы килә. Безгә белем биргән остазларыбыз сагындыра. Шуңа да озак уйлап тормадык, Арча районы Гөберчәк авылына Мөхәммәт ага Мәһдиев музеена юл тоттык. Аның күзлеген, тотып йөргән дипломатын күрү безне кабат студент елларына алып кайткандай булды. Ә инде магнитофон тасмасына яздырылган тавышын тыңлагач, үзен күргәндәй булдык. Күзләр яшьләнде. Кызларыбызның күбесе гомерләрен балаларга белем бирүгә, Тукай телен өйрәтүгә багышлаган, укучыларында да әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләгән олуг затлар. Мондый очрашулар аларның үзләренә генә түгел, укыткан балаларына да файдалы булды. Аннары төркемдәшем, дустым, Арча кызы, Тукай якташы Альмираның нигезендә яшел чирәм өстенә аяк бөкләп самавыр чәе эчтек.

Бу очрашу ошап киткәнгә, тәэсирләре юылырга да өлгермәгән иде әле... кабат очраштык. Бу юлы Иске Казан тыюлыгында. Башта музейны карап чыктык. Анда безнең игътибарны юнәлтерлек, балачакны, яшьлекне хәтерләтә торган экспонатлар шактый иде. Аннары изге чишмә суы белән табигать кочагында чәй эчтек. «Бер күрешү – бер гомер» дигән акыллы бабайлар. Хак – сөйләшеп сүзләр бетмәде. Очрашу-күрешүләр тәэсирен кабатлыйсы килгән берничә төркемдәшебез студент булгач та колхозга эшкә җибәрелгән якларда – Теләче районы, Югары Кибәхуҗа авылында йөреп кайттылар. Төркемебезнең алыштыргысыз старостасы, Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов кызларның күңелен аңлап, ул чордагы хезмәткәрләр белән очраштырып, авыл белән таныштырып йөрде. Хәтта район газетасыннан махсус хәбәрче дә чакырган иде. Яшьлек эзләреннән узганга күңелләре булган иде кызларның.

Безнең төркемнең иң зур бәхете – бүгенге көнгә кадәр барыбызның да исән-сау булып дөньяда яшәве. Төркемебезнең еш очрашып торуы яшьлектән китәргә теләмәвебез дә моңа сәбәпчедер әле.

Ләкин очрашуның иң тәэсирлесе безне алда көтә иде әле. Аны кайда үткәрик икән дип киңәштек тә уртак фикергә килдек. Тукай Ватанында – Кырлайда. Урыны-көне билгеле булгач, очрашуга әзерлекне башладык. Әлеге дә баягы, Альмирабыз ватсап аша һәрберебезне көненә өчәр тапкыр барлап торды, очрашу көне шулай якынайды. Моның кадәр күп булып җыела алырбыз дип башыбызга да килмәгән иде. Һәркемнең үз тормышы, мәшәкате дигәндәй, җае да чыкмаска мөмкин. Ләкин яшьлек дигәндә, бернигә дә карап тормаганнар төркемдәшләрем. Кайбер өлгеррәк егетләр Арчага бер көн алдан ук килеп җиткән иде инде. Һәрбер очрашуның бер истә кала торган вакыйгасы була. Берсендә укуны тәмамлап киткәннән соң кайда икәнен дә белмәгән Башкортстан кызы Зәвияне авыл советына хат язып тапкан һәм очрашуга чакырган идек. Ике кызын ияртеп, йөгереп килеп җиткән иде ул. Бу юлы безнең белән бер генә ел укып калса да, барыбызны хәтерендә саклаучы, үзе әйтмешли, «мәчет бабае» Зәнилне күрдек. Ул ара ерак, инде мин яшь кеше түгел дип тә тормаган, шулай ук Башкортстаннан Казанга юлга чыккан. Чаллыдан – Илгизә белән ире Ринаф, Бөгелмәдән – Мәдинә, Әлмәттән Газинур белән Зөлфия­гә дә ара ераклыгы «нипачем» булган. Шулай итеп, без Тукай-Кырлайда музей каршында җыелдык. 23 кеше! Төркемебездә 25 идек. 35 елдан соң да шушындый процент белән җыела алуыбыз үзе үк инде төркемебезнең дуслыгын, бердәмлеген күрсәтә.


Гади  авыл балалары булып үсеп, татар мәктәп­ләрен тәмамлап, 1979 елда ак колонналы университетка укырга кергән студентлар – бүген илгә-көнгә билгеле шәхесләр. Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге лауреаты һәм быел булачак депутат Ркаил Зәйдулла да безнең төркемнән. Ләис Зөлкәрнәй белән дә бергә укыдык. Тик кызганыч, ул сәламәтлеге бераз какшап торганга, бу очрашуга килә алмады. Зөфәр Мөхәммәтшин белән Асия Рәхимова – әдәбият галимнәре, фән кандидатлары. Илгизә белән мин гомерләребезне журналистикага багышладык. Талия белән Дамир Шакировлар китаплар нәшир итттеләр. Әйткәнемчә, кызларыбызның күбесе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыттылар. Һәркем үз эшенең остасы булды. Иң әһәмиятлесе, укучылар хөрмәтен яулады. Төркемебездә белгечлеге буенча эшләмәүчеләр дә бар. Һашим Гарәпшин – Арчада милиция полковнигы, Зөлфия Закирова Әлмәттә шулай ук халык тынычлыгы сагында. Актаныш егете Газинур – Россиянең атказанган нефтьчесе. Старостабыз Ралиф авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырышып хезмәт итә. Өстәлләрдә ипи-сөт мул булсын өчен тырыша. Ләкин кайларда гына, кемнәр генә булып эшләсәк тә, безнең күңелләрдә үзебезне кеше иткән, олы дөньяга чыгарган туган телебезгә рәхмәт яши. Шуны әйтергә дип килдек тә инде без Тукай Ватаны Кырлайга. Ә инде киткәндә: «Ярый әле монда килгәнбез», – дип, бик күңелләребез булып саубуллаштык. Болай дип әйтергә җирлек тә бар иде. Кырлайдагы Тукай музеен карадык. Күпләребезнең монда берничә тапкыр килгәне булса да, бу музейдан шактый кызыклы мәгълүматларга баеп чыктык. Музейлар шундый серле инде алар. Кергән саен нинди дә булса яңа ачыш ясап чыгасың. Уральскида рус әдәбияты белән ныклап кызыксынган Габдуллага Апуш дигән тәхәллүс бирәләр. Бу Александр Пушкин дигәнне аңлата икән. Ә без аны моңарчы Габдулладан Апуш булган дип йөри идек.

Очрашу мәҗлесен изге дога белән башладык, төркемебездә ике хаҗи бар. Вафат булган остазларыбыз һәм Тукай рухына, туган телебезгә озын гомер сорап, дога кылдык. Бар яктан килгән чичән Асиябез һәрберебезгә атап шигырь язган. Төркемдәшебез күңелендә ничек калганыңны белү һәркемгә кызык булды.

...Вәт рәхәтләндек биеп үзебезнең заман җырларына, «Казачок» та, «Чыңгыз хан» да калмады. Аяклар туфлидән арый башлагач, аларны салып атып, яшел чирәм өстендә яланаяк биедек. Әйтерсең лә без алтмышка җитеп килүче (кайберләребез инде узып та киткән), тормыш көзенә кереп баручы кешеләр түгел, ә 18-20дәге яшь җилкенчәк. Сөйләшә-көлешә торгач, сигез самавыр чәй эчеп бетергәнне дә сизмәдек.

Караңгы төшә башлагач, сәгать сигездә көчкә аерылыштык. Ерактан килгәннәр Арчада төркемдәшебез Гөлчәчәкнең зур өендә кич кунарга да калды. Тагын төне буе сөйләшеп, хатирәләрне барлап чыкканнар. Очрашудан истәлекле бүләк белән кайтып киттек. Старостабыз барыбызга да, бүләк итеп, кепкалар ясаткан. Аңа ак колонналы университет, без укыган еллар һәм төркемебезнең саны ясалган. Үзе яшьлек хыялларыбыз төсендә – ап-ак. Шуңа да бик кадерле булды, йок­лаганда да саласы килмәде.

Очрашу тәэсиреннән айнырга өлгермәдек, инде яңа күрешүләр планлаштырыла. Төркемдәшебез Һашим 10 августта Корбан гаете алдыннан Шиһабетдин Мәрҗани музеена барып очрашырга тәкъдим итте. Бик вакытлы һәм урынлы фикер. Аңардан соң да тагын очрашулар көтәр әле. Бездә олуг шәхесләребез ядкәрләрен саклаучы музейлар күп бит. Ходай барыбызга да исәнлек һәм хәерле гомерләр бирсен! Очрашырга язсын!

Төркемдәшләрем барысы да газетабызны яратып укучылар, абунәчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading