Шәһри Казан
16+

27 декабрь 2012 яңалыклары

  • 27 декабрь 2012 - 13:19
    Праганы алдык, Братиславаны – юк
    «Ак Барс» Европадан дүрт очко белән кайтты. Беренче уенда «Слован»га буллитлар буенча җиңелсә, «Лев» белән очрашуда өстенлеккә иреште.
    835
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 13:15
    «Күрми күргән ир бит ул»
    Җәйге ялыбыз вакытында кызык пар белән танышкан идек. Башларында мөгез үсмәгән үсүен - бары тик хатыны иреннән унөч яшькә зур. Ун яшьлек уллары бар үзләренең. Кызыгы исә кырыкны узган хатынның бала булып күренергә тырышуында. Кызганычы - ул иренең саруын соң дәрәҗәгә җиткереп кайната иде...
    2696
    0
    3
  • 27 декабрь 2012 - 13:08
    ХУШ, ИСКЕ ЕЛ!
    Мөхтәрәм гаилә әгъзалары - газиз әнием, кадерле әтием, сөекле хатыным Индира, сөекле хатынымның кадерле әнисе Гөлмәрфуга, һәм дә ки, яраткан улым Арбитр белән киленем Агафья, кызларым Тереза белән Флорида, кияүләрем Амаяк белән Лиу Хи, оныкларым Эллари, Ашот, Кинг Шан!
    1326
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 13:04
    «АЙДАР БЕЛӘН ХӘНИЯ СҮЗЕНӘ КУШЫЛАМ...»
    «Татар җыры-2012» концертын быел зур күпчелек карап, күзәтеп, «чәйнәп йотып җибәрергә» өлгерде дип беләм. Яңа музыкаль телеканал моның өчен бөтен шартларны тудырып, турыдан-туры трансляцияләп торды. Телевизион тамашачы шуңа да сәхнәдә генә түгел, сәхнә артындагы кызык мизгелләрне дә тотып алгандыр. Мин алар исемлегендә түгел идем - мең кат ишеткәнче, бер кат...
    948
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 13:00
    Кунак ашы – кара-каршы
    Татарстанның Азнакай һәм Төркиянең Тарсус шәһәрләре арасында кардәшлеккә нигез салынуга 15 ел булды. Бу уңайдан ноябрь аенда Тарсус шәһәре башканы Борһанетдин Коҗамаз җитәкчелегендә 40 кешелек зур делегация Азнакайда булып киткән иде. Әле күптән түгел генә азнакайлылар Төркиягә җавап визиты ясадылар.
    2977
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:51
    Бәйрәмегез мөбарәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын!
    «Шәһриказанлылар» Яңа ел табынына нәрсәләр әзерләргә җыена икән? Әлеге сәхифәбездә без шуның белән кызыксындык.
    891
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:47
    Авыручылар күбәя башлады, ә буран китәргә җыенмый
    Озакка сузылган салкын һава торышы үзенекен эшләмичә калмады: Казанда соңгы вакытта авыручылар саны да бермә-бер арткан.
    815
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:44
    Акчаңны биргәнче, мең кат белеш
    Казанда өлешле торак төзелешендә катнашып «ярык тагарак» артында калган, ягъни алданган кешеләр саны 9907гә җиткән иде.
    815
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:40
    «Яхшы вакыйгаларның күп булуы күңелне күтәрә»
    Универсиада төзелешләре, Казандагы теракт, элекке мәгариф министрының яңа эшкә күчүенең сәбәпләре - болар турында Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән булган очрашуда сөйләде. «Сез барысын да үзегез күреп, белеп торасыз, безнең сайтта барысы да язылган. Хәтта минем бүген концертка барасымны да язып куйганнар», - дип сүзне шаяртудан башласа да, журналистлар үзләрен борчыган...
    690
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:36
    2012гә нәтиҗә яки сынамыштан узмыш бар
    2012 ел узып бара, аның тагын дүрт көне генә калды. Елга йомгак ясарга кирәклеген аңлата бу. Халык арасында кәбисә елга бәйле күп начар сынамышлар яшәп килә - янәсе, андый елда өйләнешергә, зур планнар корырга, яңа эшләр башларга ярамый; имеш, андый ел табигать бәла-казаларына, үлемнәргә бай чор һ.б. Аек акыл йөртә...
    938
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:32
    Күп кирәкми адәм баласына
    Әй, куркытырга тырышып карадылар да соң дөнья бетә, ахырзаман җитә дип! Безгә шул гына җитмәгән иде шул! Ышанды бит кайберәүләр. Шырпы, тоз, керосин... тагын әллә ниләр җыйганнар, имеш. Хәтта бункер, подвалларга чиратка да язылганнар, кимендә бишәр мең түләп.
    832
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:29
    Банклар урланган акчаларны кайтара башлаячак
    Киләсе 2013 елдан банклар клиентларына акча карточкаларыннан җинаятьче алдакчылар нәтиҗәсендә югалган акчаларын кайтара башлаячак.
    803
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:23
    Кыш бабай Казан урамнарыннан чанада уза
    Казанда быел Яңа ел бәйрәме бик үзенчәлекле узар дип көтелә.
    823
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:19
    Авылларда да, мәш килеп, Яңа елга әзерләнәләр
    Шәһәрдә Яңа елга әзерлек әллә кайдан ук сизелеп тора: бөтен җирдә диярлек чыршылар урнаштырылган, кибет эчләре дә матурлап бизәлгән. Кыскасы, кая карама, утлар ялык-йолык килә, халык та бүләкләр аласы бар дип тыз-быз чабулый. Авыл халкы да тик ятмый, мәш килеп, Яңа елга әзерләнә. Бездә Яңа ел алдыннан бөтен халык: мәктәп...
    925
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 12:16
    Нигезләрне саклый ӘНИЛӘР
    - Кунак бармы соң, үзебезнекеләр булса, эт өрмәс иде, - дип ишегалдына ук чыгып каршы алды Флера апа. Минем исә чылбырдагы эттән куркып торуым түгел, матурлык әсирлегеннән аерыла алмыйм. Ике катлы йорт авылның иң биек җиренә урнашкан, өй каршында текә яр, астагы үзәннән бормаланып елга ага, таллар, ак шәлләрен ябынып,...
    1120
    0
    0
Реклама