Шәһри Казан

Фәнис Мотыйгуллин автор яңалыклары

  • 26 май 2021 - 10:27
    Евровидение: җыр - сәяси көрәш коралы?
    Кечкенә генә масштабта да әшнәлек дигән нәрсә хәзер күзне ярып керә, ә дөнья күләмендәге бәйге-ярышларны ансыз гына күзалдына китереп буламы соң инде? Европа: “Син – миңа, мин сиңа”, – дип, бер-берсенә нәрсә дә булса бирешеп торуның файдалы булуын киң җәмәгатьчелек алдына оялмыйча чыгара да сала. 
    1111
    0
    0
  • 5 май 2021 - 09:44
    Колхоз булса, юлсызлыкка булыр да иде түзеп...
    Авыллар элек тә ямьсез түгел иде, әмма язгы-көзге юлсызлык күпләрнең үзәгенә үткән булгандыр – колхоз-совхозлар гөрләп эшләп торгач, машина-тракторлар урамны изеп бетерә. Капка төбендә чирәм дә үсми – чөнки мал-туар күп...
    661
    0
    1
  • 29 апрель 2021 - 08:09
    Иртән – түләүләр, кичен – читән ярыгы, яки Путин акчалары кайчан түләнер?
    Совет чорында “Икътисад экономияле булырга” тиеш дигән лозунг бар иде, ул хәзер дә актуальлеген югалтмый. Узып бара торган ел халыкны узганында алып бетермәгәннәр өчен компенсация рәвешендә бүләкләргә тиеш иде кебек. Әлеге компенсациянең гомуми суммасы билгеле – ул 270 миллиард булырга тиеш.
    1310
    0
    1
  • 22 апрель 2021 - 10:37
    Эххх, чехлар белән дуслашырга өлгермәдек
    Мөнәсәбәтләр җайланып килә генә дигәндә, яңа низаг бөтен эшне харап итеп ташлады.
    1335
    0
    1
  • 2 апрель 2021 - 14:27
    Кытайлар тәҗрибәсе безгә туры килерме?
    Кытайларда әллә нәрсәләр бар – социаль рейтинг дигән нәрсә уйлап чыгарганнар да, хәзер һәркемнең һәрбер гамәлен бәяләп, статусын билгелиләр.
    558
    0
    0
  • 28 март 2021 - 10:42
    Бәхетсезлегездә үзебез “бинават” ахры...
    Бәхетле булу – ул әле крокодил тиресеннән теккән ботинка киеп, парковкада урын табалмаслык галәмәт зур машинада йөрү генә түгел. Кемдер аны коймакка төрә, икенчеләре каймакка мана, өченчеләре шампурга кидерә.
    1051
    0
    1
  • 18 март 2021 - 17:41
    Бер көн эшләмәсәң күбрәк эшләнә, яки дүрт көнлек эш атнасына күчәбезмени?
    Мәскәүнең кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Потяеваның хатын-кызларга атнасына тагын бер өстәмә ял көне кирәк дигән тәкъдиме дә хуплау тапмаган икән. Аның фикеренчә, хатын-кыз өйдә бер көн үзе генә булып, ире эштә вакытта ял итәргә тиеш.
    1081
    0
    0
  • 13 март 2021 - 11:11
    Ирме бу, хатынмы, һич аңламыйм...гендер революция кая илтәр безне?
    Элек бар да аңлашыла иде: 23 февраль – ир-атлар бәйрәме, 8 Март – хатынкызларныкы. “Фрунзе безнең командарм, дошманнарның җиңдек барын данлы елларда” җырын җырлаганда иде шул ул.
    853
    0
    2
  • 2 март 2021 - 12:21
    Тормышка үзгәрешләр керерме?
    Күптән түгел Европа Советының Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп итүе Россиянең әлеге оешмадан чыгу-чыкмавы турында гәп куертырга сәбәп булды.
    392
    0
    1
  • 22 февраль 2021 - 11:39
    Шыгырдый хезмәт базары ишеге...
    Бүген хезмәт базарында ихтыяҗ күп булган профессияләр – мәгълүмати технологияләр белгечләре, инженерлар, маркетолог-аналитик, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр.
    292
    0
    0
  • 14 февраль 2021 - 09:12
    Март дигәнең яз гына түгел, үзгәрешләр дә алып киләчәк икән әле
    Язга да күп калмады бит, елның бу фасылын һәрчак ниндидер өмет белән көтәсең. Яхшы ата мәчегә гел март булган төсле, башка вакытта да өметсезләнергә ярамый да бит, тик табигать уянганда күңел әллә нинди генә аңлатып булмаган халәт кичерә.
    1810
    0
    1
  • 4 февраль 2021 - 10:33
    Диплом сатам, кем ала?
    Советлар чорында балаларны яхшы укырга өйрәтсәләр, хәзер яхшы яшәргә өйрәтәләр. Яхшы яшәү ул – яхшы урынга урнашу. Андый урынга урнашу – артың корыда була торган яхшы эштә эшләү (кайберәүләр өчен уңышлы гына кияүгә чыгып, беркайда да эшләмәү). Яхшы эшкә урнашу өчен югары белем кирәк (әлеге графа тамгасыз булмасын өчен).
    862
    1
    0
  • 28 гыйнвар 2021 - 10:41
    Кызыкның сызыгына җиткәнче...
    Студентлар, мәктәп балалары өчен бу – романтика, кызык эзләү. Аңлаганда соң булырга мөмкин
    633
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2021 - 13:43
    Сау булыгыз, без китәбез – датчанкалар янына...
    Картлыкны бик тыныч һәм бик җиңел генә уздыру өчен, әлбәттә, пенсияң җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Җан асрарга гына түгел, уңайлы шартларда яшәргә, яхшы тукланырга, дәваланырга. Әле тагын әллә нәрсәләр шул бер пенсиягә генә терәләчәк тә калачак.
    1582
    0
    2
  • 15 гыйнвар 2021 - 09:29
    Кыш бабайдан ярдәм көтсәң, яки корпоратив сугышлар булмасын
    Кыш бабайның могҗизалар ясарга сәләтле түгелен бөтенесе аңлый, әмма теләк теләү гадәте калган. Ә сез курантлар сукканда нинди теләкләр теләгән идегез? Ил-көннәр тыныч, Җир йөзендә тизрәк баланс урнашсын, корпоратив сугышлар булмасын дигәнсездер инде...
    453
    0
    0
Реклама