Гөл куя торган киштәләр, урындык-өстәлләр дисеңме, тәрәзә рамнары, бизәкле гардиннар, берсеннән-берсе матуррак, кабатланмас сувенирлар һ.б. - шофер-автослесарьның, Донбасс шахталарында эшләгән кешенең шундый матур әйберләр ясавына гаҗәпләнеп тә куясың башта.
Сәләт шундый нәрсә инде ул: аны вакытында ача белсәң, ул синнән беркайчан да китми. Балтач районының Нөнәгәр авылында туып-үскән, бүгенге көндә...