Шәһри Казан

13 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 13 ноябрь 2012 - 09:04
    Аклы-каралы Америка
    АКШ Президентына сайлауларны бөтен дөнья җәмәгатьчелеге күзәткәндер, шәт. Беренче карашка, кем җиңсә дә, Американың тышкы сәясәте үзгәрешсез калыр кебек иде. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Күп кенә халыкара проблемаларга Обама белән Ромниның карашлары тәңгәл килә, ә аларны чишү буенча фикерләре капма-каршы. Мәсәлән, Иранның атом-төш программасы буенча Обама: «Көчле дәүләтләр...
  • 13 ноябрь 2012 - 08:57
    Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе майда тапшырылачак
    Казан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен киләсе елның 9 маенда тапшырырга ниятлиләр. Ә апрель аенда операцияләр үткәрелә башлаячак дип көтелә.
  • 13 ноябрь 2012 - 08:52
    Дөнья матур, дөнья киң
    Дөнья искиткеч гүзәл, дип чын-чынлап әйтергә мөмкиннәр Балык Бистәсе районының Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә ачылган күргәзмәләр белән хозурланучылар.
  • 13 ноябрь 2012 - 08:49
    Чәчәк ярый, корал ярый, шәраб ярый...
    Дәүләт хезмәткәрләренә бүләк итеп алырга рөхсәт ителә торган әйберләрнең исемлеге әзерләнә. Әлеге исемлектә спиртлы эчемлекләр дә бар, әмма аларның кыйммәтле коллекциядән булмавы шарт. Җитәкчелек тарафыннан бүләк ителгән коралны алу рөхсәт ителә, чәчәк бәйләмнәре, канцелярия товарлары, артык кыйммәтле булмаган ризыклар.
  • 13 ноябрь 2012 - 08:46
    Аны «Безнең Шәех» диләр
    «Кайчандыр бергә укыган сабакташлары, сыйныфташлары аны «Безнең Шәех» диләр. Ул чыгарган «Татар мөселман календаре»н укучылар да «Безнең Шәех» дип эндәшәләр. Кайчандыр ул эшләп киткән, оештырган-үстергән газеталарның хезмәткәрләре дә «Безнең Шәех абый» дип «бәхәсләшә».
  • 13 ноябрь 2012 - 08:40
    «Китәргә ашыкмыйм...»
    ...Үлгәч... Берни түгел, Шунысы авыр: Төенләнеп калса сүзләрең, Үтәлгәне түгел, үкенечле Үтәлмичә калган эшләрең. К.Вәлиди 2012 елның 7 сентябрендә 1 нче Шыгырдан урта мәктәбендә шагыйрь һәм укытучы Кәлиф Вәлидине искә алу кичәсе булып үтте. Әдәби кичәнең шушы көндә үтүе очраклы түгел. Төгәл сигез ел элек - 7 сентябрьнең кояшлы матур...
  • 13 ноябрь 2012 - 08:34
    ГАРМУНЧЫ ГОЗЕРЕ
    Харис ЗАКИРОВның иҗаты, үзе кебек үк, аз сүзле. Кыскалыкта - осталык принцибына тугры калып, укучыга җиткерәсе тирән мәгънәле фикерен, сирәгрәк булса да, кистереп әйтә ул. Язучы балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат итә. Ихласлык-садәлек, бер үк вакытта уйландырырлык тормыш фәлсәфәсе дә хас аның хикәяләренә. Үзенчәлекле каләм иясенең 15 ноябрьдә гомер бәйрәме...
  • 13 ноябрь 2012 - 08:08
    Казанда «Идел-2012» турниры уза
    Хоккей Россиянең яшьләр җыелма командасы Швейцариядә Словакия командасын 6:1 исәбе белән тар-мар итте. Әлегә турнирда катнашу өчен, җыелма команда составына Казан «Ак Барс»ыннан биш уенчы чакырылган иде. П.Баулин җитәкчелегендә чыгыш ясаган яшь якташыбыз М.Лазарев, бер уенчыга өстенлек белән уйнаганда, исәпне ике алкага арттыру бәхетенә иреште. Бу уенда әлеге һөҗүмче, тагын...
  • 13 ноябрь 2012 - 08:01
    Бакча бәйгесе
    Соңгы алты ел эчендә Монреалдән ерак булмаган Мон-Сент-Илер (Канада) шәһәрендә иске алма бакчасы территориясендә ленд-арт осталары бәйгесе уздырылып килә. Фестиваль-бәйгегә ел да әлеге юнәлештә эшләүче танылган рәссамнар чакырыла. Биш көн дәвамында барган бәйге гадәттә октябрь урталарына туры килә. Бәйге булгач, әлбәттә, аның җиңүчесе дә билгеләнә. Быел беренчелекне Агнесс Дюмушель (Agnes...
  • 13 ноябрь 2012 - 07:57
    «Зөфәр чын-чынлап якты шәхес иде»
    ЗӨФӘР Зариф улы ХӘКИМОВНЫ һәркем үзенеке санады: «Чаян» да, «Социалистик Татарстан» газетасында эшләүчеләр дә, «Сабантуй»лылар да, «Мирас»тагылар да, «Сабыйга»ныкылар да... Шулай булуга да карамастан, үтә тыйнак рәссам булып чыкты ул. Үз язу стиле, еллар дәвамында туплана килгән саллы гына архивы булуына да карамастан, бер генә тапкыр да шәхси күргәзмәсен үткәрмәде....
  • 13 ноябрь 2012 - 07:54
    «Исламны күркәмрәк итүче яңалык кертәсез икән, аның өчен бүләкләнерсез!»
    Узган атнада Казанда «Күпмәдәниятле дөньяда ислам» дип аталучы II Халыкара форум узды. Бу форум делегатлары арасында Украина Мөселманнары диния нәзарәте рәисе - мөфти, дини тәгълимат докторы шәех Әхмәд Тәэмим Мөхәммәд Мөтих тә катнашты. Ә соңрак ул КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында студентларга «Исламча яшәү рәвеше буларак суфичылык» темасына...
  • 13 ноябрь 2012 - 07:51
    Дүртенче «Мулла» бөтенләй башка
    Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәр елны Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Сәлимҗановның туган көненә премьера кую күркәм гадәткә әйләнде. Быел Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәре сәхнәләштерелде. Спектакль алдыннан Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Остазына олы хөрмәт белән караган өчен, Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәт. Әгәр бүген сабакташым...
  • 13 ноябрь 2012 - 07:45
    Анна Ахматова
    Сүзем - Тукай белән Җәлилнең кайбер шигырьләрен тәрҗемә итеп, рус укучысына җиткергән, татар әдәбиятына аеруча игътибарлы һәм ихтирамлы булган бер мәшһүр шагыйрә турында. Ул - Анна Ахматова (1889-1966). Ахматова - шагыйрәнең псевдонимы. Аның чын фамилиясе - Горенко. Аяныч язмышлы шәхес. 1910 елның язында шагыйрь Николай Гумилевка кияүгә чыга. 1921 елда,...
  • 13 ноябрь 2012 - 07:40
    ГРИПП ИШЕК ШАКЫЙ – вакцина кадатабызмы?
    Республикада менә инде бер айдан артык гриппка каршы вакцина кадату процессы бара. Грипп белән авыручыларның артуы, гадәттәгечә, гыйнвар аенда булыр дип көтелә. Шуңа күрә табиблар вакцинаны 1 декабрьгә кадәр ясатып калырга киңәш итә, чөнки иммунитет прививка ясатып 2 атна-30 көн узгач барлыкка килә һәм 6-12 ай дәвамында саклана. Өстәвенә быел...
  • 13 ноябрь 2012 - 07:34
    СӨЙГӘНЕҢ БЕЛӘН КУЫШ ТА ҖӘННӘТ
    Һәр кыз кечкенәдән үк ап-ак туй күлмәге кияргә хыяллана. Ә үсә төшкәч, хатын-кыз бәхете насыйп булуын тели. Егетләргә килгәндә исә, алар моны авыз тутырып әйтмәсәләр, үз араларында була торган «җыелыш»ларда сөйләмәсәләр дә, аларның чын, бәхетле гаилә башлыклары булырга теләвен инде күптәннән беләбез. Кеше тормыш юлында югары үрләр яуларга хыяллана. Шулай...
Реклама