Шәһри Казан

12 июль 2013 яңалыклары

  • 12 июль 2013 - 06:33
    «Тәүге» сүзен кем белми?
    Арчаның бер торак йорты бинасына зур элмә тактага шигырь юллары язып эленгән. Тәүге татар әлифбасының туган җирендә көн күрүче бүгенге буынның «тәүге» сүзенең дә дөрес язылышын белмәүләре бик гарьләндерә.
    495
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:31
    Өянкеләр хәтер сагында
    Әтнә районы Бахтияр авылы кешеләренә күмәк тормыш - колхоз бик кулай булган икән. Ник дисәгез, бик кырыс табигать шартларында яши авылым халкы. Бездә урман-сулар, елгалар-күлләр, хуш исле үләннәр үсә торган болыннар, хәтта чабата, чыпта үрергә юкә кабыгы да юк. Чабаталарның эшкә кия торганын - марилар, ә инде кеше арасына чыгар...
    855
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:29
    Телебез өчен борчылып...
    Татарстанда ике дәүләт теле булса да, туган телебез, минемчә, тормышта аз кулланыла. Әти-әниләр, тормышта югалып калмасыннар дип, балаларын кечкенәдән рус теленә өйрәтә. Нәтиҗәдә ул балалар туган телендә вата-җимерә сөйләшүче булып үсә. Саф татарча сөйләшергә тиешле авыл кешеләре дә еш кына рус сүзләре кыстырып, русча белгәнлекләрен күрсәтә. Яшьләр дә аралашу теле...
    544
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:27
    Авыл батырларын онытмый
    Күптән түгел Югары Кибәхуҗа авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә обелиск куелды. Аны ачу тантанасында кибәхуҗалыларның шатлыгын муниципаль район башлыгы белән берлектә Мәскәү, Әстерхан шәһәрләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар да бүлеште.
    775
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:25
    Волонтерлардан сорагыз
    Казанда Универсиада көннәрендә спорт корылмалары, метро станцияләре, зур сәүдә үзәкләре янында һәм мәйданнарда (барлыгы 87 урында) мәгълүмат нокталары эшли. Туристлар һәм казанлылар әлеге чатырларда волонтерлардан спорт корылмаларына ничек бару, ярышлар тәртибе, билетлар турында тулы җаваплар таба ала. Үзәк стадион каршындагы мәгълүмат ноктасында Казан дәүләт һөнәри-педагогика көллияте волонтерлары хезмәт куя. «Казан...
    802
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:23
    Безне берни дә акламаячак
    Моннан ике ел элек - 2011 елның 10 июлендә дөньяны тетрәткән хәл булды. Иделнең Кама Тамагы районы Сөйки авылыннан ерак түгел генә бер җирендә «Булгария» теплоходы батты. Теплоходта барысы 201 кеше булып, аларның 122се су төбенә китте, 79ы исән калды. Кемне анасыз, кемне атасыз, кемне ир яки хатынсыз, кемне баласыз...
    545
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:22
    Йөрәгең авыртса, крыжовник аша
    Кура җиләге артык гәүдә авырлыгыннан зарланучыларның иң яраткан ризыгы булырга тиеш. Фигураларыннан канәгать булмаучылар өчен япон химиклары әнә, кура җиләге ферментлары нигезендә, махсус пластырь да уйлап тапкан. Кура җиләге составындагы матдәләр, имештер, майларны таркатып бетерә һәи шуның белән целлюлитны юк итә. Бу могҗиза пластырьның бәясе алай арзан түгел, чөнки Япониядә...
    862
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:21
    Казанда Халыкара мәхәббәт агачы үсә
    Универсиада паркында Халыкара мәхәббәт агачы үсеп чыкты. Аны тәрҗемәче Татьяна Говорухина «үстергән». Дөньяның 68 телендә «Мин сине яратам» дип язылган ленталар белән бизәлгән агач Уругвай җыелма командасының малярия белән авырып киткән спортчысына теләктәшлек йөзеннән үстерелгән икән. Универсиада авылында яшәүче спортчы егет дөрестән дә малярия белән хастаханәгә салынган иде шул. Үз...
    472
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:19
    Горурлык хисләре тулып ташый
    Казан, Татарстан халкы бу көннәрдә Универсиада белән генә яши. Үзебезнең Казаныбызда бара торган дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйгага битараф калу мөмкин түгел. Ә Россия җыелма командасы, җанатарларының өметләрен өзмәс өчен, бөтен тырышлыгын сала. Медальләр саны буенча без Универсиаданың беренче көненнән башлап гел алда!
    607
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:14
    Чиста, имин һәм тиз хәрәкәтләнүчән
    Казанның электр транспорты паркы 31 берәмлек троллейбус белән тулыланды. Камал театры каршындагы мәйданнан троллейбусларны мэр Илсур Метшин да хәерле юл теләп озатып калды.
    740
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:12
    Казанда ярышларга билет сату буенча рекорд куелган
    Казанда Универсиада чараларына 33 мең билет сатылган. «Бүген Универсиадага билетлар сату буенча чираттагы рекорд куелды - барысы 33 мең билет. Кичә 28 мең билет сатылган, дүшәмбе - 22 мең», - дип язган «Твиттер»да үз блогында ТР Президенты ярдәмчесе, Универсиада билет программасы буенча эшче төркем җитәкчесе Айрат Хәйруллин.
    531
    0
    0
  • 12 июль 2013 - 06:11
    Универсиада төзекләндерүгә тоткарлык түгел
    Казанда быел күпфатирлы 154 торак йортка капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Бу эшләр өчен 1,3 миллиард сум акча билгеләнгән.
    445
    0
    0
Реклама