Шәһри Казан

1 август 2013 яңалыклары

  • 1 август 2013 - 12:30
    Юл читенә куйма һәйкәлләр
    Юл-транспорт һәлакәтләрендә дөньядан киткән кешеләр истәлегенә юл читләренә истәлек билгеләре куюны тиздән тыярга мөмкиннәр. Дәүләт Думасы депутатлары юл читләреннән андый һәйкәлләрне алырга өнди һәм аларны куйган өчен 1500 сум күләмендә штраф салырга тәкъдим итә.
    567
    0
    0
  • 1 август 2013 - 12:28
    Тизәген хуҗасы җыйсын...
    Этләрнең үз йомышларын ишегалдында балалар уйный торган комлыкка башкарып торуы, хәтта подъездда гына да үтәп калдыруы белән очрашканыгыз бардыр. Тиздән урамда эт иярткән кешегә үзе белән целлофан пакет йөртү һәм дүрт аяклы дустының артыннан җыештыру мәҗбүри булырга мөмкин. Чөнки сентябрьдә Татарстан Дәүләт советы «Йорт хайваннары асрау турында»гы яңа канун проектын...
    688
    0
    0
  • 1 август 2013 - 12:26
    «Останкино» янган
    Җәй - янгыннар вакыты. «Яңа Тура» сәүдә комплексында эшләүчеләр янгыннан соң янә төзекләндерелгән бинага кире кайтырга җыенып йөргән көннәрдә, «кызыл әтәч» Мәскәүнең «Останкино» телеүзәге бинасына да һөҗүм итте.
    701
    0
    0
  • 1 август 2013 - 12:25
    Китәсе килми
    «Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт» - соңгы көннәрдә һава торышы нәкъ җырдагыча. Шуның аркасында Казанны су басса, авыл халкының да планнары гел үзгәрергә мәҗбүр була - һава торышы үз төзәтмәләрен кертеп кенә тора. Яңгырлар яугач, бу көннәрдә игенчеләргә дә эш темпын акрынайтырга туры килә әле. Монысына гына түзәргә...
    654
    0
    0
  • 1 август 2013 - 12:22
    Елмайткан да эт, елаткан да эт
    Урам этләре турында язарга алынсам, һәрчак бер танышым сөйләгән вакыйга искә төшә. Кыш көне Самосырово чүплегенә чүп-чар түгәргә килгәч, ул шундый манзараның шаһиты булган: шул калдык-постык өемнәре арасында көн күрүче ике бомж, бер этне бүлә алмыйча, канга батканчы сугышканнар. Эш шунда булып чыккан: чираттагы кышны исән-имин чыгар өчен, йорт-җирсез калган...
    717
    0
    0
  • 1 август 2013 - 12:20
    Россиянең кырыс кануннары халык кесәсенә үрелә...
    Россиядә һәр социаль проблема белән көрәш юлы бик гади: тоталар да бәя күтәрәләр яки оптимальләштерү юлына басалар. Мәсәлән, бүтән вакытны бөкеләр белән тулган Казанда Универсиада көннәрендә юлларның машиналардан шактый арынуын күзәттек. Штраф суммаларының гаять үсүе һәм автомобильләрне теләсә нинди сәбәп белән штрафстоянкаларга озату, үзебезнекеләрне кырыс җәзалау бәрабәренә, Казанның дөнья җәмәгатьчелеге...
    636
    0
    0
  • 1 август 2013 - 12:17
    Клара МИҢНУЛЛИНА: «Роберт – җир кешесе»
    Клара апа белән күрешеп сөйләшүемнең үзенчә бер сере дә бар - Роберт абый Миңнуллинның мин белми калган якларына да күз саласым килде. Белмим түгел үзе Роберт абыйны - шигърияте дә, шәхес буларак үзе дә, миңа гына түгел, күпләр өчен якыннан таныш. Гөлҗәүһәр апаның Сөн буенда туып-үскән олы улы халык шагыйре...
    2345
    0
    4
  • 1 август 2013 - 12:02
    «Тауларга мендем, упкыннарга төштем...»
    Минем җырларым - минем язмышым, ди дистәләгән мөнәҗәтләр язган ханым. Кем ул? Гадәти булмаган жанрда иҗат итәргә аны нәрсә этәргән? Әңгәмәдәшем - Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы, композитор, автор-башкаручы Роза ханым МОСТАФИЕВА.
    774
    0
    0
  • 1 август 2013 - 11:59
    Мәчетләр 400 метр саен булсын иде
    Авылга кайтканда гел игътибар итәм мин ул мәчеткә. Чәчәк арасында күмелеп утырган бу иман йорты җәннәт бакчасын хәтерләтә. Күптән түгел генә барлыкка килде әле ул «Мөслимә» мәчете. Дөрес, Норлатта бер мәчет бар иде. Ә менә монысын тумышы белән шушы авылдан булган, хәзер исә чит республикада яшәүче Илгиз Хәйруллин дигән кеше...
    777
    0
    0
  • 1 август 2013 - 11:58
    Бар дөньяның казаны бит син, Казан
    Универсиаданың соңгы көне... Казан шәһәренең бәйрәмгә бизәлгән урамнарын карап хозурланып йөрибез. Ә үзем эчтән, яшәү өчен дәрт һәм өмет бирә торган тапшырулар әзерләп, телевизор караучыларны куандыручы Ләйлә Дәүләтованың: «Күңелләрем шул якларга Тартылып тора һаман. Ни әйтсәң дә, бар дөньяның казаны бит ул Казан!» - дигән сүзләрен кабатлыйм. Күңелем шәһәрнең матурлыгына,...
    858
    0
    0
  • 1 август 2013 - 11:31
    Төрлесен күрдек инде
    Ниһаять, Универсиаданы хәерлесе белән үткәреп җибәрдек. Бу зур, әһәмиятле вакыйганы оештыруны һәм уздыруны, һичшиксез, меңләгән волонтерларсыз күз алдына китерүе авыр. Быелгы Универсиадада катнашкан 20 мең волонтер арасында хезмәттәшебез Эльмира Кәримова да бар иде. Экскурсовод булып, шәһәр кунакларын Казан буенча йөртер өчен аңа әңгәмәләр, тестлар үтеп, берничә ай укырга да туры...
    712
    0
    0
  • 1 август 2013 - 11:29
    «Куркуны җиңдем, мускулларны ныгыттым»
    Якташларыбыз Россия күләмендәге җиңүләре белән сөендереп тора. Динә Гарипова һәм «Большие танцы» проектында беренче урынны яулаган биючеләребездән эстафетаны танылган алып баручы Максим Шәрәфетдинов алды. «Беренче канал»дан барган «Вышка» тапшыруында катнашучы егет, Универсиада вакытында Казанга килгәч: «Казанлыларның уңышларын дәвам итүне үземә максат итеп куйдым», - дигән иде. Сүзендә торды бит! «Вышка»да...
    629
    0
    0
  • 1 август 2013 - 11:27
    Өмә
    1986 ел. Көз ае. Затлы Комлев урамын бер көн эчендә аркылыга казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар союзы рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул. Гариф Ахуновның Әлмәт бүлегендә...
    1587
    0
    0
  • 1 август 2013 - 11:26
    Кумирыңны күрәсең килсә, пицца аша
    Дөнья футболы йолдызларының берсе Криштиану Роналдуның мөлаем йөзен футбол кырында, реклама роликларында күреп тә туя алмаучылар өчен яңа төр сюрприз әзерләгәннәр. Хәзер аның талантына баш иючеләр кумирларының рәсемен пицца ашаганда да күреп тора алачак. Глазгодагы (Шотландия) итальян рестораннарының берсендә футболчының рәсеме төшерелгән пицца пешерүләре турында хәбәр таралды. Әлеге «шедевр»ның авторы...
    595
    0
    0
  • 1 август 2013 - 11:25
    Букмекерлар Россия командасын Сочида фаворит дип күрә
    Bovada букмекер конторасы Сочи Олимпиадасында хоккей буенча Россия җыелма командасын фаворит дип исәпли. Россия хоккейчыларының җиңүгә коэффициенты -3,2. Икенче урында, 3,25 коэффициенты белән, Канада бара. Аннан соң Швеция, АКШ, Чехия, Финляндия һәм Словакия командалары килә. Букмекерлар, 2014 елгы ак Олимпиадада Норвегия һәм Латвия хоккейчыларының җиңүгә шанслары түбән, дип саный.
    522
    0
    0
Реклама