Шәһри Казан

13 март 2014 яңалыклары

  • 13 март 2014 - 08:39
    Алтынчы сыйныф кызы сыер сава
    Азнакай районының Кәкре Елга авылында алтынчы сыйныф укучысы Ләйлә Зәйдуллина тугыз яшеннән бирле сыер сава. Биш балалы гаиләдә ул иң олысы икән. Аңа әти-әнисе бер төркем сыер саву эшен тапшырган. Илле баш сыерны ул ике-өч сәгатьтә савып чыга.
    578
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:37
    Йөрәгеннән ташкын булып моң агыла
    Үзенә унтугыз яшь кенә булуга карамастан, җырчы Чулпан Йосыпова өч ел рәттән зал тулы тамашачы җыя.
    645
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:31
    Россия хоккеен ничек дәваларга?
    «Җиңүне тудыручылар күп була, җиңелү генә үксез», - диләрме әле?! Россия хоккейчылары Сочи Олимпиадасында өметләрне акламагач, бары ялкаулар гына аларны тәнкыйтьләмәгәндер.
    613
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:29
    Рәхәтханә
    Ни дисәң дә, кеше кадерле хәзер... Мәшәкать артты, димиләр, «Туды!» - дип куаналар. Кемгә охшаганын белгән юк, «Кеше!» - дип зурлыйлар. Һәм ул «Кеше» турында кайгыртырга тотыналар... Кайгырталар да кайгырталар... Өеңә кайта торган юлыңа әллә ничә төштән төсле пыялалар сата торган яңа кибетләр тезеп куялар, сулышың орынса да кузгалып китәрдәй...
    783
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:27
    Бергәләп хәл итсәк кенә
    Әледән-әле алышып торган төрле реформаларга күнегеп барабыз. Шуңа күрә, бер ел үтәр-үтмәстән, торак-коммуналь идарәләр урынына аларның участоклары оештырылуга шаккатмадык. Тик эшләре буенча алар: «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» - дигән кебек калды. Димәк, фатирында вак-төяк нәрсәләрне тикшерү өчен гариза белән участокка барасың икән, якты чырай...
    444
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:25
    Үзеңә азрак табиб булырга кирәк...
    Туганым шалтырата: «3 яшьлек кызымның колагы авырта. Кычкырып елый. Нишлим икән?» - ди. Сәгать кичке тугызда участок табибына барып булмый, түләүле хастаханәләр дә бикле, бары «ашыгыч ярдәм» чакыртырга гына кала инде, дип, танышыма ярдәм итәргә теләдем. Әмма таңга кадәр көтсәләр дә, «ашыгыч ярдәм» хезмәте килмәгән булып чыкты.
    460
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:21
    Хәтереңне кайда саклыйсың?
    Кечкенә чакта әбекәем белән бабакаема каникулга кайткан беренче кичне үк канга сеңгән гадәт бар иде - түр диванга тезелешеп утырып, фотокарточкалар карау. Аның берише альбомга тупланса, абыйларның армиядән төшкән фотолары - аерым, дүрт баланың гаиләлеләре, балаларыныкы аерым зур конверт эчендә була иде. Шалт-шолт карала торган эш түгел бу - һәр...
    561
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:19
    Ачы балдай ачы язмыш
    Сельпода аракы белән алыш-бирешләрне күп ясаган, шунда эчәргә дә өйрәнгән Хәмидә пекарняда эшли башлагач та җаен тапты. Чүпрәсе, шикәре кулда, җылы урында ачы бал ясап, кирәк булганда өйгә алып кайтып самогон куып, эшне көйгә салды ул.
    1361
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:16
    Гаиләләр хыянәт һәм хәерчелек аркасында таркала?!
    «Рәсимә хәзер кияүдә түгел». - Уртак танышыбыздан шундый хәбәр ишеткәч, аптырап калдым. Бер ай элек кенә никах укыткан кәләшебезгә ни булган, ни өчен аерылган? Югыйсә булачак иренең холкын белер өчен, сынар, сыналыр өчен дә вакытлары җитәрлек булды. 5 елга якын очрашып йөрде алар. Хәзер менә никах укыткач кына аерылышырга булганнар....
    868
    0
    1
  • 13 март 2014 - 08:13
    «Мин күргәннәрне эткә дә язмасын...»
    Әлфия апа Азнакай районында гади генә күпбалалы гаиләдә төпчек бала булып туган. «Өс-башка кияргә әйбер булмыйча, ачлы-туклы йөреп, тегендә-монда барып, вак эшләр эшләп үтә иде көннәр. Белмим, ничек чыдалгандыр, ну язмыш безне, кәнишне, жәлләмәде, бирәсен бирде... - дип уфтанды ул. - Үсеп буйга җиткәч, язмыш җилләре мине башта Казанга, соңыннан...
    3439
    0
    8
  • 13 март 2014 - 08:10
    Мәхәббәт сагыштан тора ул
    Композиторның күңелсез чакларында - моңсу җырлары, шатлыклы мизгелләрендә күңеллеләре туа торгандыр ул. Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллинның җырлары исә моңлы да, сагышлы да. Үзенең йөрәк хисләрен түкми-чәчми халыкка җиткергәнгә, йөрәккә якын алар. Композитор күңеле белән шагыйрь дә булырга тиеш, диләр бит. Үзе гашыйк булып гыйшык утларында янмаса, мәхәббәт...
    770
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:07
    «Баллы хатын» авызны бөрештерми
    Томат, борыч һәм баклажан орлыклары утыртылды. Чиратта - кыяр орлыклары. Узган ел үзең әзерләп куйган орлыкларга тукталыргамы, әллә берәр яңа төрен сынап караргамы? Шуларны уйлап, кибеткә кердем. Ә анда кыяр орлыкларының төрлелегеннән күзләр камаша: монысы тозлау өчен, әнә тегесе салатлар өчен тәмле икән. Монысы бик зур булып үсә, болары гел...
    598
    0
    0
  • 13 март 2014 - 08:04
    «Чалма ул – иң зур бүләк»
    Чалма осталары Казанда бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имам хатибы Тимур хәзрәт Ибраһимов. Тимур хәзрәт, Оренбург югары хәрби авиация училищесын тәмамлап, 27 ел хәрби хезмәттә була. Пенсиягә чыгуга, дини гыйлемгә сусап, Казанга килә һәм «Исламны кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәдә укый...
    843
    0
    0
  • 13 март 2014 - 07:59
    ...түләүле ял озайтылмады
    Өйдә бала тәрбияләп утырырга тиешле түләүле вакытны әниләргә 1,5 елдан 3 елга кадәр озайтырга тиешләр, дигән сүзләр йөргән иде. Имеш, ул еллар хезмәт стажына да кертелә икән. Шул сүз чыннан да дөресме икән? Хәмдия Шәйдуллина, Буа РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе белгечләре әйтүенчә, чыннан да, 2014 елның...
    446
    0
    0
  • 13 март 2014 - 07:55
    Низаг берләшүгә сәбәп булсын
    Соңгы вакытларда телевизорны кабызсаң да, гәҗит-интернет битләрендә дә көн кадагында бер сорау - Украина фетнәсе тора.
    447
    0
    0
Реклама