16 октябрь 2014 яңалыклары
-
16 октябрь 2014 - 13:43Яңа бәйге! «Әнием тәм-томнары»«Шәһри Казан» газетасы «Болгар радиосы» белән берлектә, Әниләр көненә багышлап, «Әнием тәм-томнары» фотоконкурсын башлый. 1 ноябрьдән 21енә кадәр «Шәһри Казан» газетасының һәм «Болгар радиосы»ның рәсми сайтларында тавыш бирү барачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне оештыручылар, хәйрияче Фәрит Мифтахов һәм көрәш буенча дөнья чемпионы Айдар Хәйретдиновтан истәлекле бүләкләр көтә! Хәерле сәгатьтә!...
-
16 октябрь 2014 - 07:57«ШК» журналисты гадәти булмаган тормыш рәвеше алып барган кешеләр янында булып кайтты + ВИДЕОКама Тамагы районының Антоновка авылында бер төркем сәеррәк кешеләр яши. Алар ялангач су коена, киенү рәвешләре дә үзгә. Кайберәүләр аларны секта, икенчеләре чегәннәрнең бер кавеме дип атый. Күпләр алар янына барырга, аралашырга курка, янәсе, сихерләп, гипнозлап, үзләре янында калдырырга мөмкиннәр. Әмма кызыксыну җиңде, тәвәккәлләп, барып кайтырга булдым. Дөрес, ирем үземне...
-
16 октябрь 2014 - 07:51Әкәмәт кабак бәйгесе тәмамУкучыларыбыз арасында шактый кызыксыну уяткан бәйгебезне тәмамлыйбыз.
-
16 октябрь 2014 - 07:48Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистартаЗәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр - аларның кайсы кай очракта таратылырга тиеш һәм әлеге хәер-сәдакаләрнең барысын да бирү мәҗбүриме? Шулар хакында без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.
-
16 октябрь 2014 - 07:45«Медвежий угол» төркеме музыканты Андрей Сидоров: «Русча дәшүчегә дә татарча җавап кайтарам»Андрей - чиста рус кешесе. Фамилиясе дә классик аның - Сидоров. Ул - Россиянең күп төбәкләрендә билгеле булган «Медвежий угол» дигән Казан төркеме музыканты. Казанда аның кебек оста итеп аккордеонда уйнаучы бүтән кеше юк дисәм дә, ялгыш булмас. Инглиз телен камил белә, бүгенге көндә үзлегеннән татар телен өйрәнә.
-
16 октябрь 2014 - 07:40Диләрә Ваһапова: «Федераль каналда татарча җырлау – үзе бер җиңү»Җырчы кызын «Сәләт» лагеренә бирергә хыяллана
-
16 октябрь 2014 - 07:32Татар теле вокзалда... бәдрәфкә дә илтми?Тел Төмәнгә илтә дип әйтәләр әйтүен, әмма Казанның тимер юл вокзалында татар теле белән бәдрәфкә дә барып җитә алмау куркынычы бар. Тик автовокзал белән аэропортны милли иләк аша үткәргәч, татар теле дәрәҗәсенең әлегә плинтустан түбән тәгәрәмәвенә инандым.
-
16 октябрь 2014 - 07:29Тамашачы тиздән Филүснең башка һөнәрен дә күрәчәкБу көннәрдә Филүс республика районнарында «Минем дүрт мәхәббәтем» дигән программа белән чыгыш ясап йөри. Җырчының үзе белән күрешеп, аның иҗаты турында сөйләшеп алдык.
-
16 октябрь 2014 - 07:26Замирәгә – 35!Танылган алып баручы, күп сценарийлар авторы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты режиссеры Замирә Рәҗәповага 13 октябрь көнне 35 яшь тулды.
-
16 октябрь 2014 - 07:22Рамил Шарапов: «Театрдан китүемне әни авыр кичерде»БЕЛЕШМӘ: Исеме: Шарапов Рамил Рафыйкъ улы; Туган көне: 1990 елның 13 апреле; Туган җире: Буа районының Адав-Толымбай авылы; Гаиләсе: Әтисе - Рафыйкъ, әнисе - Равия, тормыш иптәше - Земфира; улы - Раян. Белеме: Казан театр училищесы, Социаль-гуманитар белем институтында психолог белгечлеге алган. Читтән торып Мәдәният һәм сәнгать университетында укый. Куе...
-
16 октябрь 2014 - 07:12Унынчы кондукторКайчагында үземне дә, башкаларны да гадәттән тыш хәлгә куеп этләшеп алырга яратам. Бер кыенлыгы да юк аның.
-
16 октябрь 2014 - 07:05«Ә безнең өйдә әни бар!»Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсенең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен психоневрология бүлегенең беркайчан да бушап торганы юк. Анда китерелгән сабыйларны ятимнәр дип әйтеп тә булмый, чөнки һәркайсының әти-әнисе бар.
-
16 октябрь 2014 - 07:00Вьетнам базары: бар иде, юк булды«Яңа Тура»да - җиде миллион сумлык, Вьетнам базарында да берничә миллионлык товарым янды. Кредитларны вакытында каплый алмагач, фатирымны да саттым. Мин хәзер хәерче...», - дип, боларны сөйләгәндә күз яшьләрен тыярга тырышты эшкуар Рәмзия Гаязова.