Шәһри Казан

13 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 13 гыйнвар 2015 - 13:40
    Яңа елда агулану очраклары теркәлгән
    Яңа елның беренче көннәрендә республикабызда сөрем газы (угарный газ) белән агулану очраклары теркәлгән. 3-10 гыйнвар аралыгында барлыгы 15 кеше зыян күргән, шуларның 7се - балалар.
    703
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 11:01
    Ятимнәрнең күңелен күрделәр
    Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ятимнәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Шамил Фәрхетдиновның «Шүрәле - онлайн» спектакле күрсәтелде. Татарстан мөфтие урынбасары Нияз Сабиров балаларга ислам дине, Мәүлет бәйрәме турында вәгазь укыды. Театрга 300 дән артык бала килгән иде. Фото: instagram.com
    688
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 09:42
    Югалган баланың әнисе табылган?
    Интертат.ру сайтыннан алынган мәгълүмат буенча Казанның Девятаев урамындагы йортның подъездында табылган сабыйның әти-әнисе һәм туганнарының унбер көн буе үзләрен берничек тә белгертмәве җәмәгатьчелектә аптырау катыш, ачу хисләре уятты. Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү органнары исә әлеге аянычлы факт буенча Россия Җинаять кодексының 125 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатты. Шул ук...
    706
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 09:14
    Кара пулат фаҗигасе – Тинчурин сәхнәсендә
    Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 20, 21, 22 гыйнвардә «Кара пулат» опера-риваятенең премьерасы күрсәтелә.
    859
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 08:02
    Гармунда уйнарга мунчада өйрәндем
    Лилия Әхмәтшакирова авылларында бердәнбер гармунчы хатын-кыз. Хәер, тирә күрше якларда гармун сыздырган хатын-кызлар бармы икән тагын? Һөнәре буенча хисапчы Лилия апа ни өчен гармунчы булып киткән, бу аның төп кәсебеме?
    1279
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 07:07
    Алдым кармак, бардым Иделгә
    Балыкчыларны аңлый алмыйм инде мин. Эләксә-эләкмәсә дә сәгатьләр буе кармак чиерткәнне көтеп утырудан тәм табалар. Җәен бер хәл, кыш көне балыкка йөрүчеләргә аеруча гаҗәпләнәм. Шул суыкта бер урында көне буе утырып кара син! Кыскасы, балыкчылар белән якыннан танышу өчен бер көнне үзебез дә Кама Тамагына кайттык. Һәрчак миңа иптәш булып...
    1355
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 06:45
    Инде кирәгең калмады, чыршы...
    Яңа ел бәйрәмнәре узды, чыршыларның да кирәге калмады. Елдагыча, йорт ишегалларындагы чүплекләргә бәйрәм төнендә өй түрендә утырып торган урман гүзәлләрен инде чыгарып атарга да өлгергәннәр. Кайберәүләр шул мишуралары, ялтыравыклары белән бергә подъезд төбенә утыртып киткәннәр. Авыл җирендә булса аңа гына урын кая да табылыр иде анысы. Малларга бирергә, мунча миченә...
    693
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 05:57
    Шул да булдымы сүз иреге?
    Узган атнада Франциядә берничә куркыныч теракт булды. 7 гыйнвар көнне ике билгесез зат Парижның «Charlie Hebdo» сатирик журналы редакциясе хезмәткәрләренә карата ут ачты. Әлеге җинаятьне кылуда бертуган Саид һәм Шериф Куашилардан шикләнелде. Алар 9 гыйнвар көнне полициягә каршы сугышып һәлак булдылар. 8 гыйнвар төнендә исә Ле-Ман шәһәрендә билгесез затлар мәчет...
    1071
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 05:48
    Горький паркында «Фитнес-Boom» узачак
    18 гыйнвар көнне көндезге сәгать уникегә Горький паркының «Хезмәт резервлары» стадионына казанлыларны спорт бәйрәменә чакыралар.
    1360
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 05:39
    Кәҗәме соң мал түгел?!
    Кәҗә елына да аяк бастык. Кәҗә дигәннән, соңгы елларда авылларда кәҗә асрау модага кереп китте.
    695
    0
    0
Реклама