Шәһри Казан

12 февраль 2015 яңалыклары

  • 12 февраль 2015 - 13:19
    Актаныш районыннан Ринат Ямиев айпад отты
    «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында уздырыла торган "Язылучыга Ipad" конкурсына нәтиҗәләр ясады. Төп приз - Айпадны Актаныш районының Иске Байсар авылыннан Ринат Ямиев ала. Ул 5450 сумлык газета-журналларга язылган. Өч цифралы фотоаппарат Азнакай районыннан Миләүшә Шәйхулова (4128 сумлык язылган) һәм Илдус Гыйләҗев (3114 сумлык),...
    768
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 13:04
    Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми? – 2
    Бу язма газетабызда узган ел 11 декабрь санында басылган иде. Шуннан соң редакциягә берничә хат килеп төште, ә сайтыбызда әлеге язмага кайтаваз рәвешендә аның авторы Линар Закировны сатлык журналист булуда гаепләделәр. Янәсе, аны муллага каршы төркем сатып алган, алай булмаса, ул мулланы яклар иде. Шулай ук безгә шалтыратып, судка бирәбез,...
    1101
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 12:22
    Рәмис Латыйпов Ленинградта өч пачка май аркасында килеп чыккан фаҗига турында
    Блокададагы Ленинградта яшәгән татар апасы Рауза Галимованың үлеме бүгенге заман кыйммәтләре хакында бәхәс кузгатты. "Магнит" хезмәткәрләре әбине өч пачка май урлауда гаеплиләр, акчасын түләргә теләсә дә, полиция чакырталар. Хурлыкны күтәрә алмыйча, әби йөрәге ярылудан полиция бүлекчәсендә вафат була.
    812
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 09:20
    Дөнья чемпионатына бүләк сертификатлары сатуга чыкты
    Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетларны хәзер бүләк сертификатлары рәвешендә алып була. Бүләк сертификатлары 500, 1000, 2000, 5000 һәм 10 000 сумны тәшкил итә. Аларны ticketkazan2015.com сайты аша алырга мөмкин. Бүгенге көндә Су спорт төрләре дөнья чемпионаты ярышларына 35 мең билет сатылган. Бәйрәм арасында сатылган билетлар саны тагы...
    743
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 09:05
    Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингы бишлегендә
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингында үз позициясен саклады. Рейтингны төзегәндә "Җәмәгатьчелек фикере" фондының «Георейтинг» тикшерү мәгълүматлары, Россия Дәүләт статистикасы федераль хезмәте материаллары буенча төбәктәге икътисади хәлгә бәяләмә, Илкүләм мониторинг хезмәтенең медиа-нәтиҗәлелек индексы, эксперт бәяләүләре һәм Россия төбәкләренең социаль хәле күрсәткечләре исәпкә алынган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рейтингның...
    752
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 08:55
    Татар шәмаилләре конкурсы үткәрелә
    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, конкурс уздырылу турында хәбәр итә. Татар шәмаиле конкурсы нәзарәт тарафыннан оештырылган "Минем өемнең шәмаиле" республика акциясе кысаларында үткәрелә. Конкурс җиңүчеләре берничә номинация буенча ачыкланачак. Конкурста катнашкан иң яхшы шәмаилләр күргәзмәсе «Кол Шәриф» мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр...
    707
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 08:49
    Казанда «Милли театр сәнгате һәм гомумән театр» җәмәгать лекциясе узачак
    21 февральдә 18.00 сәгатьтә "Смена" Заман мәдәният үзәгендә "Милли театр сәнгате һәм гомумән театр" дигән темага җәмәгать лекциясе була. Алып баручы - Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Рухы һәм шәкеле белән халыкчан Камал театры ничек итеп татар милли сәнгатеннән ерак булган спектакльләр иҗат итә?...
    965
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 08:34
    «Эрмитаж-Казан» үзәге романтик онлайн-экскурсия оештыра
    Казан Кремле музей-тыюлыгы микроблогында (@kazankremlin) Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан "Барлык гасырлар нәтиҗәләре", "Россиядә тарихчылык чоры" күргәзмәсе буенча романтик онлайн-экскурсия үтәчәк. Казанда беренче тапкыр смартфон экраныннан аерылмыйча музейга сәяхәт ясап була. "Эрмитаж-Казан" үзәгенең фәнни хезмәткәрләре, күргәзмәнең фото һәм видеоларын кулланып, экспонатлар һәм алар белән бәйле булган романтик вакыйгалар турында сөйләячәк. Теләсә кайсы...
    798
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 08:32
    Гашыйклар көнендә Казанда хәйрия чабышы оештырылачак
    Әлеге чара авыру балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла һәм теләге булган һәркем әлеге ярышта катнаша ала. Спорт чарасын "Балаларга сәламәт йөрәк" хәйрия фонды һәм «I love running» дөрес йөгерү мәктәбе оештыра. Программада хәйрия лотереясы, хореография төркемнәренең чыгышлары, утлы шоу һәм яшь рәссамнарның эшләрен сату буенча аукцион каралган. Команда белән катнашучылар...
    742
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 08:27
    Нурулла Гыйндуллин, пенсионер
    Быел минем юбилейлар. Аллаһы боерса, 80 яшьне тутырам, Татарстан Журналистлар берлегендә торуыма да 50 ел инде. Казанның моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе радиосы һәм газетасы редакцияләрендә 41 ел хезмәт куеп, гомер узганы сизелмәде дә.
    692
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 07:55
    Арча районының Кәче авылында яшәүче Рәсим Солтановтан табигать сынамышлары
    Кышның соңгы аен ваклыйбыз. Көннәр акрынлап озыная, кояш та ягымлырак елмая. Авыл халкы, бакчачылар киләсе ел уңышы турында уйлана башлады. Арча районының Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтановның яз белән җәйнең ничек киләчәге, уңышның ничек булачагы турында үз күзаллавы бар, чөнки ул табигать сынамышларын яхшы белә.
    864
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 07:32
    Илназ Гарипов су сатудан җырлауга күчкән
    Илназ Гарипов - яшьләрнең инде күптәннән яратып тыңлый торган җырчыларыннан берсе. Үзенә генә хас мөлаемлыгы, тавыш тембры, тыйнак, тик көчле энергетикасы белән башка җырчылардан аерылыбрак тора ул. Хәер, тормышта да шактый тыйнак кеше ул. Шәхсән үземнең фикеремчә, Илназның башкару манерасы, сайлаган җырлары - заманча татар эстрадасының иң яхшы үрнәкләреннән.
    981
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 06:55
    «Шәһри Казан» бүләкләренең ияләре билгеле!
    Ике якта ике яр, Илдә әллә ниләр бар... Телевидение-радио аша барган әлеге рекламаның ни хакында икәнлеген, ай-һай, белми калучы бар микән? «Шәһри Казан»га мин дә язылдым, син дә языл!» дип, җырчы Илсөя Бәдретдинова ай буе экраннан төшмәде.
    875
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:56
    2016 елда бала алып кайтырга өлгер
    Безнең республикада гаиләләрнең 99 проценты ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тота. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итүенчә, 1нче гыйнвардан ана капиталының суммасы 453 мең 26 сум. Ул, узган ел белән чагыштырганда 23,6 меңгә арткан.
    1166
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:33
    Республиканың элеккеге авыл хуҗалыгы министры Фатыйх Минушев вафат булган
    10 февральдә республиканың элеккеге авыл хуҗалыгы министры Фатыйх Минушев вафат булган. Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Фатыйх Хәлилрахман улы Минушев 1928 елның 30 ноябрендә ТАССРның Буа кантоны Үтәмеш авылында (хәзер - Татарстан Республикасының Тәтеш районы территориясе) туган. 1956 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Тукай районында баш агроном һәм...
    696
    0
    0
Реклама