Шәһри Казан

11 март 2015 яңалыклары

  • 11 март 2015 - 16:11
    "Шәһри Казан" 12 март 2015 №24
    774
    0
    0
  • 11 март 2015 - 16:02
    Илдар Халиков Җиңүнең 70 еллыгына медальләр тапшырды
    Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - "Туполев" ачык акционерлык җәмгыяте филиалында 35 сугыш ветеранына һәм тыл хезмәтчәненә"1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды. Алар арасында - Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, Казан мотор төзелеше берләшмәсе һәм Казан дары заводы...
    672
    0
    0
  • 11 март 2015 - 15:26
    Татарстан Президенты Казанның “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын чыгу сәбәпләрен җентекләп тикшерергә кушты
    Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын урынына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге үзәге башлыгы Игорь Паньшин, Казан мэры Илсур Метшин килде....
    689
    0
    0
  • 11 март 2015 - 13:55
    “Адмирал” сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат буенча "кайнар линия" ачылды
    "Адмирал" сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматны "кайнар линия" телефоннары аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы. "Кайнар линия" телефоннары (843)571-10-56, (843)221-36-99 Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын (видео)
    1657
    0
    0
  • 11 март 2015 - 13:09
    Рөстәм Миңнеханов McKinsey компаниясенең экспертлы юнәлеш җитәкчесе Эндрю Грант белән очрашты
    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов McKinsey компаниясенең экспертлы юнәлеш җитәкчесе Эндрю Грант белән очрашты. McKinsey&Company - идарә итү консалтингы өлкәсендә хезмәт күрсәтүче алдынгы халыкара компания. 1993 елдан McKinsey Россия базары лидерлары белән эш итә, Россиядә һәм башка илләрдә клиентларга, шул исәптән нефть-газ, банк, ваклап сату һәм башка секторларда эшләүче...
    1098
    0
    0
  • 11 март 2015 - 13:05
    Казанда парклар сәүдә үзәкләре белән ярыша башлаячак
    Парклар һәм скверлар елы уңаеннан республикада бердәм экология дәресе көннәре, урман утырту көне, парклар маршы кебек төрле чаралар оештырылачак. 2014 елның 17 ноябрендә елның рәсми логотибы һәм оештырыласы төп чаралар исемлеге расланды. Парклар һәм скверлар әйләнә-тирәнең ландшафтын яхшыртуда, халыкның ял итәргә уңайлы мохит тудыруда да роле зур. Бу елны 800...
    1077
    0
    0
  • 11 март 2015 - 12:58
    Татарстан Президенты яһүдләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яһүдләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында ул Татарстанда, яһүдләр җәмгыяте белән берлектә, күп кенә проектлар гамәлгә ашырылганын билгеләп узды. Президент, ел башында Мәскәүдә Яһүдләр һәм Толерантлык музейларында булганын искәртеп, экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озатып йөргәнен әйтеп үтте.
    997
    0
    0
  • 11 март 2015 - 12:43
    “Адмирал” сәүдә үзәгендә чыккан янгында бер кеше һәлак булган
    "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында бер кеше һәлак булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, янгын сүндерү урынында медицина ярдәме сорап 22 кеше мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләр амбулатор дәвалануга, 12нче һәм 7нче шәһәр хастаханәләренә озатылган.
    659
    0
    0
  • 11 март 2015 - 12:39
    Камал театрында Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе була
    13 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе була. Россиянең һәм Татарстанның халык артистына 75 яшь тула. Артистны юбилее белән Салават, "Казан" бию ансамбле, Рөстәм Маликов, Гөлсирин Абдуллина, Россия һәм Татарстан театрлары вәкилләре, дуслары һәм хезмәттәшләре котлаячак.
    790
    0
    0
  • 11 март 2015 - 12:05
    Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова журналистлар белән бергә Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты
    "Бердәм Россия" партиясенең "Халык контроле" проекты азык-төлек, даруларның бәяләрен тикшерү максаты белән оештырылган. "Халык контроле" проектының Татарстандагы бүлек җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова белән бергә журналистлар Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты. Россия хөкүмәте 2014 елның 30 декабрендә социаль әһәмияткә ия препаратлар исемлеген раслап, анда җитештерүченең даруны ничә сумнан арттырмыйча...
    700
    0
    0
  • 11 март 2015 - 11:56
    "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында зыян күрүчеләрнең саны арткан
    "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында зыян күрүчеләрнең саны арткан. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, табибларга ярдәм сорап 7 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның барысы да 12 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә озатылган. Коткару эшләре дәвам итә. Янгынның гомум мәйданы - 4 мең квадрат метр. Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды
    560
    0
    0
  • 11 март 2015 - 11:20
    Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге янгынында зыян күрүче бар
    Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге яна. Янгын сәүдә үзәгенең беренче катында чыккан. Әлегә зыян килгән гомуми мәйданның 100 квадрат метр булуы хәбәр ителә. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан урында коткаручылар эшли. Бер зыян күрүче кеше булуы хакында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы җиткерде. Янгын урынында 4 ашыгыч ярдәм бригадасы эшли.
    640
    0
    0
  • 11 март 2015 - 10:47
    Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: "Хайваннарга ярдәм итү адәм баласын җәннәтле итәргә мөмкин"
    Бу гыйбрәтле кыйссаны Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе сөйли. "Бер юлчы сусыз кала һәм аның бик нык су эчәсе килә. Тегендә-монда бәргәләнеп, су эзли башлый. Йөри торгач, ташландык бер кое табып ала. Әлеге коега төшә һәм су эчә. Коедан чыгып юлын дәвам итә торгач, юл өстендә шулай ук сусаудан хәлсезләнеп аяктан егылган,...
    841
    0
    0
  • 11 март 2015 - 10:43
    Дин әһелләре өйгә килеп Коръән укыйлар
    Россия ислам институты узган елның декабрь аенда "Коръән - һәр йортка" дигән гадәти булмаган акция оештырган иде. Әлеге күркәм чараны кабат тергезергә булганнар. Март ае дәвамында институт студентлары һәм хәзрәтләр өйгә килеп, азан әйтә, Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи яктан сафландыра. "Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә...
    715
    0
    0
  • 11 март 2015 - 10:27
    Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге яна
    Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге яна, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәте. Янгын сәүдә үзәгенең беренче катында чыккан. Әлегә зыян килгән гомуми мәйданның 100 квадрат метр булуы хәбәр ителә. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә.
    730
    0
    0
Реклама