Шәһри Казан

25 июнь 2015 яңалыклары

  • 25 июнь 2015 - 16:33
    «Телеңне йотарлык» казлар ничек үсә?
    Рамил Гыйләҗев быел казлар санын 3 меңгә җиткерергә исәпли Актаныш районында меңләгән каз асраучы бер Рамил Гыйләҗев кенә түгел. Ә менә Төркиягә кадәр барып җиткән, сыйфатлы итеп ысланган, какланган казлар бары аларда гынадыр, мөгаен. Рамил башта дуңгызлар асраган. Аннары кошчылыкка күчкән. Быел казлар санын 3 меңгә җиткерергә исәпли. Актаныштан 7‑8...
    709
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 14:48
    Чемпионатка 120 мең билет сатылган
    Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр дәвам итәчәк Спортның су төрләре буенча Бөтендөнья чемпионатына 120 меңнән артык билет сатылган.
    587
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 14:27
    Резедә Сәлахова: Ул повестьне кәеф төшкән саен алып укыйм
    "Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә - Резедә Сәлахова, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты: - Бүгенге көндә Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» китабын укыйм. Үз вакытында театрыбызда әлеге әсәр буенча спектакль дә куелган булган. Иң истә калган әсәрем - Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте. Мин аны башлангыч сыйныфларда укыган...
    649
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 13:52
    Путин “Шүрәле” китабы белән кызыксынды
    Бүген Мәскәүнең Кызыл мәйданында «Росия китабы» күргәзмәсендә Татарстан бүлегенә Президент Владимир Путин килде. Аңа Габдулла Тукайның 15 телдә басылган "Шүрәле" китабын күрсәттеләр. Без Татар китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин белән элемтәгә кердек.
    879
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 13:37
    Яңа урамнар: Тылсымлы, Ак чәчәкләр, Фиалка
    Казанда яңа урамнар барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре башкарма комитеты.
    718
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 12:55
    “Әниләр киңәше” эшен башлады
    Татарстанда "Әниләр киңәше" дип исемләнгән проект эшли башлады. Әниләр балалар бакчаларын, мәктәпләрне, лагерьләрне карап, тикшереп куркынычсызлык сыйфат буенча үз бәясен бирәчәк. Әлеге проектны "Единая Россия" партиясенең төбәк бүлеге тәкъдим иткән.
    654
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 11:45
    FISE дөнья кубогы-2016 Казанда үтәчәк
    Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FISE экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль оештыручылары белән очрашты.
    602
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 10:47
    Тагын бер хоккей командасы
    МХЛ җитәкчесе Алексей Морозов Әлмәткә сәфәре барышында Татарстан хоккей Федерациясенең президенты Шәфәгать Тәхәветдинов белән һәм "Нефтяник" компанесенең генераль директоры Җәмил Насретдинов белән очрашты. Сөйләшү барышында республикада тагын бер хоккей командасы булдыру турында сүз чыкты. Яшьләр хоккей командасын Лениногорск шәһәрендә булдыру тәкъдиме бар. Шулай ук яклар яшьләр хоккеен үстерү турында да...
    887
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 10:30
    «Фатир бирәм дисәләр дә, шәһәргә китмим»
    Безнең буынны әти-әниләр калага озатты. «Подъездда яшәсәң дә, шәһәрдә яшәрсең», - диючеләр булды, тик авылдан гына китсеннәр дигәннәрдер инде. Кемдер укыды, кемдер эшләде... Шәһәрнең бер ягы бар: күңел авылга тартса да, шәһәр үзенә килеп сыенганнарны кире җибәрергә теләми ул. Арынып булмый аңардан. Һәрхәлдә, андый кешеләрне сирәк беләм. Шундыйларның берсен Әтнә...
    586
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 09:32
    Бүген Статистика хезмәткәрләре көне
    Бүген Россиядә беренче тапкыр статистика хезмәткәрләре көне үткәрелә. Шул уңайдан Рөстәм Миңнеханов әлеге һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән котлады.
    657
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 09:03
    Минтимер Шәймиев: «Без тормыш күргән, шуңа эшләребез уңышлы» (ЭКСКЛЮЗИВ)
    Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе яңа чор парламентчылыгының - 25 еллыгы, республика казанышларының сере һәм тормыш кыйммәтләре турында - Нәрсә генә эшләмәгән без! - ди Минтимер Шәрипович һәм ихлас елмая... Ул бу җөмләне әйткәнче, Кремльнең киңәшмәләр залында без аның белән тарих җепләрен шактый сүтәргә өлгергән идек инде. Борис Ельцинның: «Суверенитетны...
    1576
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 08:20
    Татарстан сөт җитештерү буенча беренчелеккә чыгарга җыена
    Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы генераль директоры Грациано Силва белән очрашты. Яклар оешма вәкаләтләре кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
    565
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 07:22
    "Шәһри Казан" 25 июнь 2015 №67
    1123
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 07:03
    “Әкият” театры сезонын яба
    Иртәгә Казанда "Әкият" курчак театрының 81 нче сезоны ябыла.
    532
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 06:53
    Яңгыр кирәк!
    Кыздыра гына... 37 градус эсселек чигенергә уйламый да. Кайбер районнарда температура көндезләрен 40 градуска җитә. Һәм бер тамчы да яңгыр яумый...
    850
    0
    0
Реклама