Тормышыбыздагы авыр вакытларны язмыш сынавыдыр инде, дияргә яратабыз. Бераз баш авыртып, кәеф төшсә дә, балаларыбызның борыныннан ага башласа да, эштә ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да язмышка юрыйбыз. Ә әйләнә-тирәбездә меңләгән кеше. Нинди генә язмышлылар юк, нинди генә сынау үтмәгән алар башыннан. Зарланмыйлар... Менә шундыйларга карыйсың да оят булып китә.