Ул мәңге яшәр кебек тоела иде. Чөнки үземне белә-белгәннән бирле тормышымда Илһам Шакиров һәрвакыт бар. Бәләкәй чакларымда ул безнең өйдә ( һәм миллионлаган бүтән өйләрдә дә!) радиодан җырлап тора иде.
60нчы елларда халык телевизор дигән хикмәтле тартма сатып ала башлагач, Өфе телевидениесе аша бу гаҗәп матур, йомшак, хөр тавыш иясенең төс-кыяфәтен дә күрергә насыйп булды. Тавышы кебек үк моңлы икән анысы да... Гомумән, без, теге гасырның икенче яртысы балалары, Илһам абый моңнары ышыгында үстек. Ул җырлаган «Яшь наратлар», «Янар чәчәк», «Әниемнең җылы кочагы», дистәләгән бүтән җырлар – татарның асыл моңы, хис кайнарлыгы менә нинди булырга тиеш икән дигән мәгънәне күңелләребез түренә салып куйды. Илһам Шакиров безгә җырда миллилек эталонын уеп-ясап калдырды.
Без үскән саен, Илһам да үсә, үзгәрә барды, аның музыкаль фәлсәфәсенә яңа, катлаулырак төсмерләр өстәлде. Яңадан-яңа язмаларында инде самими авыл гармуны авазы гына түгел, ә симфоник яңгырашлы аһәңнәр ишетелә башлады. «Үрләреңне менгәч», «Син сазыңны уйнадың», «Кырлай яклары», «Далаларым», Дәрдмәнд шигыренә җырлана торган «Кораб», Тукайның милләтем дип өзгәләнеп язган шигырьләренә уралган көйләр безгә инде моңлы-моңсу авыл сурәтен генә түгел, ә татарның киң карашлы, зур халык икәнен күрсәтә торган картиналарын тасвирладылар. Шулай итеп, Илһам Шакиров бәләкәй жанр саналган җырны симфоник биеклеккә күтәрде, шифалы яңгыр үләнне үстергәндәй, безне моң фәлсәфәсенә коендырып, тартып үстерде.
Илһам Шакиров – моңның илчесе, дибез. Бу инде күп тапкырлар кабатланган тәгъбир. Чыннан да, ничәмә-ничә еллар филармония арбасында иләнеп һәм чиләнеп авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә моң илтеп йөрүчене тагын ничек атыйсың? Элек шулай атта да, җәяүләп тә халыкка тансык сүз ташыган, күңел сандыгында зур байлык йөрткән, ә өстенә ямаулы чапан киеп йөргән хыялыйларны чәчән, чичән дип атаганнар. Алар – үз заманасының шагыйре дә, җырчысы да, фәйләсүфе дә. Өйләре – дала-кыр, түбәләре – зәңгәр күк булган. Илһам абый да, шул чичәннәр шикелле, җаны белән коштай ирекле яшәде. Дөнья малына битараф карады, байлыкка бер дә исе китмәде. Юбилейлары уңаеннан бүләк ителгән затлы әйберләрне, машиналарны ул якыннарына, туганнарына тарата барды. «Җилдән килгән – җилгә китә», – ди торган иде, көлеп. Өендәге иң затлы нәрсә ни дисәң, шул бер рояледер. Ашауга да талымсыз булды. Ул бары тик сүзгә һәм көйгә генә талымлы иде. Кылануны, ясалмалыкны яратмады. Гаделсезлекне кичермәде. Байрак болгап көрәшеп йөрүчеләрдән булмаса да, күңеленә тигән хаксызлыкка ачы сүз белән үз бәясен биреп, тамга салып куяр иде. Аралашканда Илһам абыйдан да ачыграк, ягымлырак, бер үк вакытта аннан да шаянрак кешене табуы кыен кебек тоелса да, асылда ул искитмәле ялгыз иде. Ләкин бу ялгызлык – ниндидер үзенә бер төрле, аңлы рәвештә үзе сайлап алган ялгызлык иде. Бөекләр ялгызлыгы...
Бер язганым булды, тагы кабатлыйм әле. Җәйнең бик яңгырлы көнендә, озак кына сөйләшеп-серләшеп утыргач, Казан читендәге фатирыма кайтырга җыенам. Нишләптер зонт алмаганмын. Илһам абый искерәк бер плащын китереп тоттырды:
– Менә шушы чапанымны ябын, югыйсә күшегерсең, – ди.
Тукталышта автобус көтеп, шул «чапан»ны ябынып тордым. Аннары кире илтергә ничектер җай чыкмадымы шунда, әллә Илһам абый үзе кирәксенмәдеме, ул плащ миндә калды. Көзгә таба, шулай ук коеп яңгыр явып торган бер көнне, тәрәзәдән күрәм: балалар мәйданчыгында җигүле ат тора. Мәйданчык тимеренә бәйләп куйганнар. Бер карыйм – тора, икенче, өченче карыйм – һаман тора. Ә яңгыр чиләкләп коя гына. Күрәмсең, якын-тирә берәр авылдан ат җигеп килгәннәр дә, хуҗалары озаклап кемдәдер чәй эчеп утыралар. Атны кызганып, теге плащны чыгарып, өстенә ябып куйдым. Тагы бер караганымда ат инде юк иде... Моны нигә сөйлим әле? Язмыш җил-яңгырларына күшегеп, тарихның давыллы фетнәләрендә айкалып-чайкалып, адашып та беткән милләтебез теге күшеккән атка охшап тора түгелме? Аны үз асылына кайтарырга, рухын җылытырга, үз-үзенә ышанычын тергезергә, образлы итеп әйтсәк, шул Илһам чапаны кирәк иде. Һәм XX гасыр безгә аны бүләк итте. Инде югалтмыйча саклыйсы гына калды.
...Илһам Шакиров бакыйлыкка күчте. «Сез карагыз аңа сөеп-назлап, нәкъ иң соңгы кабат күргән кебек. Сискәндерә бер сүз: ул да фани, тик бер өмет җанда: моң – мәңгелек!» – дип, шигырь бүләк иткән идем аның бер юбилеена. Әйе, барыбыз да фанилар, әмма буыннар алышынган саен, халкыбызны моң озата барыр дигән өмет җанны җылытып тора. Илһам моңы...
Флюра Низамова, Башкортстан, Ярмәкәй районы
Комментарийлар